16+

ГТОны яхшы тапшыру үз-үзеңә: “Син булдырасың, дигән” мактау сүзләре әйтергә хокук бирә"

Советлар вакытында Олимпия уеннарына көндәшлек тудыру, үзебезнең чемпионнарны тәрбияләү өчен уйлап табылган комплекс ул. Сүзебез ГТО турында.

ГТОны яхшы тапшыру үз-үзеңә: “Син булдырасың, дигән” мактау сүзләре әйтергә хокук бирә"

Советлар вакытында Олимпия уеннарына көндәшлек тудыру, үзебезнең чемпионнарны тәрбияләү өчен уйлап табылган комплекс ул. Сүзебез ГТО турында.

ГТО тапшыру хикмәтләре: сынауларның авырлыгын үз җилкәбездә татып карарга булдык

Ул бүген дә эшли һәм миллионлаган спорт сөючене берләштерә. 
Мәктәптә сау-сәламәт балаларга ГТОны мәҗбүри тапшырталар. Студент тормышына аяк баскач, бу “өлеш” миңа тияр дип гел уйламадым. Укырга кергәндә ГТО алтын медаленең файдасы тигән иде. Аның өчен 3 балл гына бирсәләр дә, булганына шөкер иттем. Тагын файдасы тимәсме? 

ГТО бирү өчен аның рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк. Укучыларга һәм студентларга, әлбәттә, җайлы. Аларга норматив тапшыру өчен, әллә кая барып йөрисе юк. Физкультура дигән олуг фәннең укытучылары нәтиҗәләрне сайтка кертеп, урнаштырып бара. 

ГТОны бер көндә тапшырып бетереп булмый. Төп дүрт сынаудан кала, өстәмә 5 норматив бирергә кирәк. Ә 2 чакрымга йөгергәннән соң, тагын 8 күнегү ясау, ай-һай җиңел түгел. Җиде кат тирең чыгар һәм сәламәтлек тә какшарга мөмкин. Шуңа күрә нормативларны берничә ай дәвамында тапшыралар.

Төп сынаулар рәтенә  йөгерү, гәүдәне куллар ярдәмендә идәннән этәрү (отжимание) яки турникта тартылу, баскан килеш алга бөгелү (наклон) керә. 

Физик яктан әзерлегем булгач, бар нормативларым алтын билгегә тартуын чамалап куйдым. Әмма сыгылмалыкны ачыклый торган сынау гына “күз көеге” булып тора. Махсус эскәмия янында чират. “Егерме, унбиш, унҗиде”, – дигән сүзләр яңгырый. Укытучы студентларның шәхси карточкаларына нәтиҗәләр язып утыра.

Дулкынлану белән башка кайгы төшүнең аермасы зур шул. Дулкынлану – күңелдә өмет чаткылары кайнау. Ә башка кайгы төшкәндә, хәлнең синең файдага килеп чыкмаганын алдан белеп торасың. Чиратым килеп җитте. Бу дулкынлану түгел, башка кайгы төшү иде. Авыр сулап эскәмиягә бастым да, каен шикелле бөгелергә тотындым. Бу сынауны үтә алмаячагымны белеп тордым, йөгерүен дә, сикерүен дә булдыра алам, ә наклон килеп чыкмый инде. Әйтерсең, сыртка такта тыгып куйганнар. Әзрәк бөгелсәм, шарт итеп сынар төсле. Бер тапкыр тырышып карадым – 10 сантиметр, диделәр.

“Алтын” булсын өчен, 16 кирәк бит. Бөтен әйберне алтынга биреп, шушы бер сынау аркасында алтын билгедән баш тартып булмый. Хикмәтле система икән бит бу. Әгәр күпчелек нормативларың алтынга бирелгән булса, берсен генә көмешкә тапшырсаң да, алтының белән хушлашырга әзер тор. Шул вакытта гына, ГТОга әзерләнергә кирәк икәнен аңладым. 

– Әзерлексез булмый, шуңа күрә студентларга беренче курстан ук, нормативлар тапшыртмыйбыз. Әзерлек буенча махсус китаплар да бар. Гади кешеләр өчен күбрәк җәяү йөрергә, иртән 5 минут кына булса да тартылып, берничә күнегү ясарга киңәш итәм. Әлбәттә, бер көн эчендә нәтиҗә күрмәячәксез. Әмма берничә айдан соң, үзегезне танымаячаксыз, – диде КФУда ГТО тапшыруны оештыру өчен җаваплы Ольга Җәләлиева.

Мин дә наклонны икенче тапкырдан гына тапшыра алдым. Норматив бирер алдыннан яхшылап җылындым – буыннарны яздым һәм бәхет тә елмайды. ГТО – үзеңне чын спортчы итеп хис итәргә мөмкинлек бирә. Хәзер алтын бүләгемне көтәсе генә кала.

ГТО ник кирәк?
Беренчедән, ГТОны яхшы тапшыру үз-үзеңә: “Син булдырасың, дигән” мактау сүзләре әйтергә хокук бирә. ГТО тапшырып, яхшы формада булганыңны исбатлап була. Бу – бер уен, квест. Азарт, көндәшлек хисе кайнаган кешеләргә үзләрен сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Бүләккә – алтын, көмеш яки бронза билге һәм таныклык.

Икенчедән, ГТОны уңышлы тапшырган өчен югары уку йортына укырга кергәндә, ким дигәндә 2 балл өстәлә. Ә эш бирүче ГТО комплексында катнашучы хезмәткәрләрне мотивацияләү чараларын файдалана ала. Мәсәлән, сынауларны уңышлы тапшырган кешеләрне премия белән бүләкләргә мөмкин. Әмма таякның икенче башы бар. ГТО өчен премия бирү – эш бирүче ихтыяҗыннан тора. 

– Без укытучылар белән ГТО тапшырырга булдык. Үз-үзеңне сынап карыйсы килә бит. Алтын билге алдым. Безнең укытучылар арасында иң өлкән алтын билге иясе – 72 яшьлек  Александр Меркулов. Яшь барган саен ГТО нормаларының таләпләре җиңеләя. Әмма күпләр табибтан рөхсәт ала алмый. ГТО тапшыру сәламәтлеккә зыян китерергә тиеш түгел, – диде Ольга Җәләлиева.

2023 елның 1 гыйнварында ГТО комплексына үзгәреш җиле кагылачак. Шунысы хак, елдан-ел алтын билге алыр өчен таләпләр үсә. Әзерлегегезне бүгеннән башлагыз!
_____________________
Иске яңалык
ГТО хәрәкәте – Советлар Союзының бүгенге көнгә килеп җиткән нәселе. Ул илебездә 1931-1991 елларда булган. ГТО 10 яшьтән 60 яшькә кадәр кешеләрне спорт сынаулары янында берләштергән. СССР таркалу белән ГТО комплексы яшәүдән туктаган, әмма 2014 елдан Россиядә аны яңадан торгызу башланды. Бүгенге көндә ГТОны 6 яшьтән 70 һәм аннан өлкәнрәк кешеләр тапшыра ала. Яшь категориясе буенча 11 баскыч билгеләнә. 

ГТО бирү өчен 5 адым
1. Рәсми сайтта теркәлү узыгыз.
2. ГТО сынауларын үтәү өчен гариза языгыз.
3. Хастәханәдән табиб белешмәсен алыгыз.
4. Билгеләнгән көнне ГТО кабул итү үзәгенә килегез, шәхесне раслаучы документ, медецина белешмәсен онытмагыз һәм кирәкле сынауларны үтегез.
5. ГТОны алтын, көмеш яки бронза билгесенә тапшырыгыз. Сезне тантаналы бүләкләү көтә.

Космоска ГТОсыз кертмиләр
Беренче космонавтлар: Юрий Гагарин, Герман Титов, Андриян Николаев, Павел Попович ГТО нормаларын тапшырганнар.

Татарстан беренче түгел!?
Россия регионнары буенча ГТО тапшыру рейтингының беренче өчлеген Воронеж, Белгород, Төмән өлкәләре ача. Татарстан, соңгы мәгълүматлар буенча, бу исемлектә 15нче урында.

Илгизә Галиуллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading