16+

Гырлаган кеше йоклаганда 500-600 тапкыр үләргә мөмкин...

Төнге чирне дәвалауның иң гади юлы – сәламәт тормыш белән яшәү.

Гырлаган кеше йоклаганда 500-600 тапкыр үләргә мөмкин...

Төнге чирне дәвалауның иң гади юлы – сәламәт тормыш белән яшәү.

Гырлау – тирә-юньдәгеләргә йокларга комачау итә торган көчле авазлар гына түгел, ә шул ук вакытта инсульт, симерү, акыл зәгыйфьлелеге һәм башка авырулар китереп чыгару ихтималы булган куркыныч та.
Каян килеп чыга соң бу тавышлар? Аны дәвалап буламы? Табиб-сомнолог Лилия Шаһиәхмәтова белән без әлеге һәм башка шуңа кагылышлы сорауларга җавап эзләрбез.
– Тикшеренүләрдән күренгәнчә, янәшәдә яткан кешенең гырылдавы һәр төнне уртача 2 сәгать йокыны ала, – ди Лилия Шаһиәхмәтова. – Хәер, гырылдау кешенең үзе өчен дә куркыныч тудыра. Каты авазлар аркасында, йоклаган вакытта кешенең тын алуы туктый. Табиблар мондый халәтне обструктив йокы синдромы дип атый. Мондый халәт вакытында 10 секунд дәвамында (аннан күбрәк тә булырга мөмкин) тын алу туктап тора.

– Бу синдром ни дәрәҗәдә таралган?
– 30 яшьтән өлкәнрәкләрнең 5-7 проценты әлеге патология белән интегә. Шикәр диабеты (3 процент) һәм бронхиаль астма (5 процент) диагнозы куелган кешеләрдә дә күзәтелә әлеге халәт. Аның авыр формасы 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 1-2 процентында очрый.
60 яшьтән соң обструктив йокы синдромы ир-атлар һәм хатын-кызларның 20 процентында күзәтелә. Хатын-кызлар, гормональ фон ярдәмендә, бу яктан күбрәк сакланган. Саннарга күчсәк, гырлаучы 10 ир-атка шул чирдән интегүче бер хатын-кыз туры килә.
Моннан тыш, симерү, эндокрин авырулар да әлеге патологияне китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр аңкау бизләре зурайган, борын бүлеме кәкрәйгән очракта да кешегә гырылдау яный. Шуннан интегүче кеше 100 килограммнан 90 килограммга ябыкса, авазлар күпкә кимергә яисә бөтенләй бетәргә мөмкин. Шул ук вакытта йокы алдыннан тәмәке тартудан, спиртлы эчемлекләрдән дә баш тартырга киңәш ителә.

– Ни өчен симерү гырлау өчен төп фактор булып тора?
– Май тукымасы билдә генә түгел, эчке органнар, шул исәптән йоткылык тирәсендә дә җыела. Симерүдән интеккән пациентларда йоткылык тарая. Төнлә исә мускуллар йомшара һәм җиңелчә бер-берсенә бәрелешәләр. Шуңа күрә мондый пациентлар бу синдромнан ешрак интегә.

– Сулыш алуның туктап торуы ни белән куркыныч?
– Йоклаганда сулышның туктавы (аны икенче төрле апноэ дип атыйлар)  кислородның, пульс ешлыгының кимүе һәм артериаль кан басымының төшүе белән яный. Бу йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычын арттыра. Әйтик, авыр формадагы апноэ булган очракта, инфаркт яки инсульттан үлү ихтималы якындагы 12 ел дәвамында 35 процентка кадәр күтәрелә! Башка сүз белән әйткәндә, авыр дәрәҗәдәге апноэ чире белән интеккән кешеләрнең өчтән бере, әгәр тиешле дәвалау алмыйлар икән, үлеп китәргә мөмкин. Сүз уңаеннан, нәкъ менә апноэ аркасында кешеләр еш кына йоклаганда үлә. Эш шунда ки, авыр формадагы апноэ вакытында бер төн эчендә кешенең сулышы 500-600 мәртәбә тукталырга мөмкин. Һәр шундый пауза – ул буылу өянәге, организм өчен стресс, шул исәптән артериаль басымның кискен үсеше дә. Шуңа күрә йокы апноэсы дигән шик булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төнге йокы тикшереләчәк, ягъни полисомнография үткәреләчәк. Бу процедура вакытында тәнгә беркетелгән 18 датчик төн дәвамында физиологик күрсәткечләрне терки, йокы стадияләрен, сулыш параметрларын, йөрәк эшчәнлеген, кандагы кислород микъдарын билгели. Тагын бер тикшеренү – компьютер сомнографиясе. Бу очракта бармакка биосенсор беркетелә, ә күкрәккә тоташтырылган махсус датчик гырлауны, сулышны һәм гәүдә позициясен теркәп куя. Әлеге тикшеренү Россиядә 2019 елда гына кулланыла башлады.

Йокы апноэсыннан интеккән кешеләрнең, уртача статистик мәгълүматлар белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы 4-6 тапкырга арта. Бу-исерек хәлдә булган машина йөртүчеләргә караганда күбрәк.

– Гырлауны дәвалау методлары бармы?
– Гырлаган кеше табибка мөрәҗәгать итмәскә дә мөмкин. Әмма бу халәт даимигә әверелсә, кеше йокыдан арып, талчыгып уянса, көн дәвамында йокымсырап йөрсә, табибка күренергә кирәк. Дәвалауның иң киң таралган ысулы – миндальсыман биз һәм аденоидлар (йоткылык бизенең шешүе) зурайган, борын эчендәге бүлем кәкре булган очракта, моны хирургик юл белән дәвалау. Бу патология җиңел дәрәҗәдә булса гына нәтиҗәле. Йокы бозылуның урта һәм авыр формаларын дәвалауның иң нәтиҗәле ысулы – ул СИПАП-терапия. Бу – медицина компрессоры ярдәмендә сулыш алуны торгызуга юнәлдерелгән терапия. СИПАП-терапия нәтиҗәсендә рәхәтләнеп йоклау эффекты кайта һәм баш авыртуы юкка чыга, көндез йокы килү кими һәм тестостерон эшләп чыгару нормальләшә. СИПАП-терапия ярдәмендә йоклаучы пациентларның йөрәк-кан тамыры авырулары сәбәпл үлем очраклары кими.
Гырылдауны дәвалауның иң гади юлы – сәламәт тормыш белән яшәү.
__________________________________
Үләннәр белән дәвалаучы Рушания Минсәгыйрова гырлауга каршы үз ысулын тәкьдим итә:
– Әгәр гырлау борын тыгылу белән бәйле булмаса, берничә киңәш бирәм.
Авызны ябарга, борын аша сулыш алырга. Телнең арткы стенасын көчәндерергә һәм шул чакта телне көч белән бугазга таба (ягъни эчкә) тартырга. ⠀
Күнегүне көнгә берничә тапкыр ясарга. ⠀
Бу вакытта тел белән 10-15 хәрәкәт ясала. ⠀
Болай эшләгәндә аңкау пәрдәсе ныгып, кеше йоклаганда гырламый башлаячак. Икенче киңәш: муен мускулларын катырып (көчәндереп), “и”, “ы”, “у” авазларын чыгарырга. Бу күнегүне 20-25әр тапкыр кабатлап, ай дәвамында эшләргә.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading