Бу нинди зәхмәт, ул нидән килеп чыккан, аның белән ничек көрәшергә – башта мең дә бер сорау туа. Интернет тулы мәгълүмат, аның кайсына ышанырга, ә кайсына – юк?
Кешенең тормышына «онкология» дигән диагноз килеп керүе белән барысы да төптән үзгәрә. Һәркем ышанмау, аннары ачу, бераздан сатулашу, депрессиягә бирелү һәм үзенең авыруын кабул итү кебек стадияләрне үтә. Яман чир ачыкланган кешегә генә түгел, аның туганнарына һәм якыннарына да авыр. Бу нинди зәхмәт, ул нидән килеп чыккан, аның белән ничек көрәшергә – башта мең дә бер сорау туа. Интернет тулы мәгълүмат, аның кайсына ышанырга, ә кайсына – юк?
Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Трансляцион онкология» лабораториясе командасы яман шеш белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулларын эзләүгә зур өлеш кертә. Быел алар онкологик чир белән көрәшүче кешеләргә нәкъ менә дөрес мәгълүматны җиткерү максатыннан республикада «Ярдәм юлы» дигән проект булдырылган. Бу башлангыч – аларның фәнни белемнәре белән уртаклашу һәм авыруларга психологик ярдәм күрсәтү омтылышы. Проектының асылы турында проектның җитәкчесе, лаборатория хезмәткәре Арина Богомазова белән сөйләштек.
- Арина, «Ярдәм юлы» дигән проект ничек барлыкка килде, аның идеясе ничек туды?
- Минем төп эшчәнлегем – молекуляр онкология өлкәсендә фәнни-тикшеренү эше. Әмма чирне өйрәнү белән генә чикләнеп калу дөрес булмас иде. Шуңа күрә безнең лаборатория командасы онкология диагнозы белән очрашкан пациентлар һәм аларның якыннарына ярдәм итә, аларга фәнни яктан тикшерелгән мәгълүматны җиткерә торган проектны тормышка ашыру турында уйлана башлады.
Проект идеясе тугач, без аны тормышка ашыру мөмкинлекләрен эзли башладык. «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе – 2024» социаль инициативалар конкурсы ярдәмгә килде. Безнең проект бу конкурста җиңү яулап, финанслау алды. Бу проектның барлык бурычларын һәм ниятләнгән чараларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Бары тик аның ярдәмендә генә безнең ниятебезне тормышка ашыру мөмкинлеге туды.
Проект командасы өч кешедән тора: мин – проектның төп җитәкчесе, Регина Мифтахова – проектның фәнни кураторы, биологик фәннәр кандидаты, «Трансляцион онкология» лабораториясенең алдынгы фәнни хезмәткәре һәм Әлфия Нестерова – проектның клиник кураторы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-онколог.
Шулай ук без Сигал исемендәге Республика клиник онкологик диспансеры һәм «Без бергә» коммерцияле булмаган оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Алар безгә проект турында мәгълүматны таратырга һәм чараларны оештырырга ярдәм итә.
- Проектның төп асылы турында да сөйләп китегезче. Ул нәрсәне үз эченә ала?
- «Ярдәм юлы» проекты мәгълүмати мәйданны үстерүгә һәм Татарстан Республикасында онкологик авырулы пациентлар һәм аларның туганнары өчен белем-агарту, ярдәм итү чараларын үткәрүгә юнәлдерелгән. Проект онкология диагнозы белән очрашкан пациентларны социаль адаптацияләү проблемасын хәл итүгә зур өлеш кертә. Төп максатыбыз – инвалидлык алуга, терапия һәм яңа тормыш шартларына җайлашуга бәйле куркуларны һәм билгесезлекне киметү, фәнни нигезләнгән мәгълүматка юл ачу һәм психологлар, табиблар һәм галимнәр ярдәме белән тәэмин итү. Проект пациентларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә, дәвалау процессын хәвефсезрәк итә.
Фән яман шеш диагнозы куелган кешегә билгесезлеге белән куркыта торган юлны аңлаешлы итәргә, ачыклык кертергә ярдәм итә. Бу зәхмәт белән очрашкан һәркем аны җиңәр хәлдә булуына ышаныч өсти.
- Проект бүгенге көндә нинди стадиядән, инде ниләр эшләнде?
- Проектны гамәлгә ашыруга без 2024 елның июнендә керештек. Шул вакыт эчендә проектның сайты https://soli-dat.ru/ булдырылды, аңа онкология өлкәсендә белгечләрнең фәнни-популяр мәкаләләр йөкләнде, алар ярдәмендә һәркем үзенең сәламәтлеге, янаган куркынычлар, диагностика һәм терапия турында күбрәк белә алачак.
Ноябрь һәм декабрь айларында без пациентлар өчен 3 чара үткәрә алдык:
- 14 ноябрьдә пациентлар өчен «Онкология психологиясе: пациентлар һәм аларның якыннары өчен кулланма» сәламәтлек мәктәбен оештырылды. Чарада 40тан артык пациент һәм аларның якыннары катнашты, алар онкология авыруы белән инде көрәшә яки бу юлга әзерләнә. Чараның спикерлары психология һәм арт-терапия өлкәсендә танылган белгечләр булды.
- 28 ноябрьдә безнең команда спикеры тарафыннан «Сөт бизе яман шешен диагностикалау һәм дәвалау буенча мультидисциплинар семинар» кысаларында «Онкология авыруын үстерүнең шәхси куркынычы генетикасы" дигән лекция укылды.
- 12 декабрьдә «Терапиядән соң яшәү рәвеше» дип аталган сәламәтлек мәктәбе оештырылды. Чарада 50дән артык пациент һәм аларның якыннары катнашты.
Чараның спикерлары онкология, неврология һәм биохимия өлкәсендәге белгечләр булды.
- Проект Татарстанга гына кагыламы яки тулаем Россиягә юнәлдерелгәнме?
- Хәзерге вакытта көндезге чаралар Казан шәһәренә генә юнәлдерелгән, әмма без мөмкинлекләребезне киңәйтергә планлаштырабыз. Онлайн-ресурслардан (мәкаләләр, видеолар – без хәзер табиблар белән актуаль темаларга интервьюлар сериясен төшерә башладык) бар теләгән кеше дә файдалана ала, һәм бу сайт турындагы мәгълъматны мөмкин кадәр киңрәк тарата алырбыз дип өметләнәбез.
- Проектыгызның уникальлеге нәрсәдә, мөгаен, мондый ресурслар бөтенләй юк түгелдер?
- Онкопациентларга ярдәм итү белән шөгыльләнүче оешмалар бар. Әмма без нәкъ менә Казан шәһәренең фәнни-клиник бергәлеген тәкъдим итәбез. Элегрәк фән һәм пациентларның үзара тыгыз бәйләнеше булмаган. Без әлеге проект ярдәмендә пациентлар турыдан-туры белгечләрнең үзеннән сәламәтлекләре, диагностика һәм дәвалану турында ишетә, белә алсын өчен бу дистанцияне киметергә тырышабыз,.
- Гомумән алганда, бүген кешеләрнең онкология өлкәсендәге белем дәрәҗәсен ничек бәяләр идегез?
- Кызганычка, безнең замананың төп проблемасы – мәгълүматның артык күп һәм еш кына аның тикшерелмәгән булуында. Мондый шартларда пациент яки биология һәм медицинадан ерак булган теләсә-кайсы кеше бу мәгълүматның муллыгында югалып калырга мөмкин. Без исә мәкаләдә язылган яки спикерлар тарафыннан лекцияләр вакытында әйтелгән һәр факт, һәр фраза фәнни нигезләнгән ресурс булдырырга тырышабыз. Шулай ук мәгълүмат биреп кенә калмыйча, гади тел белән моның ни өчен нәкъ шулай эшләвен аңлатырга омтылабыз. Моның өчен, гадәттә, нигезләргә әйләнеп кайтып, мәсәлән, безнең ДНК ничек төзелгән һәм «мутация»нең нәрсә икәнен сөйләргә кирәк. Димәк, хәзер ресурслар күп булуга һәм алар һәркемгә дә аңлаешлы булуга карамастан, кешеләрнең онкологиянең ни икәнен аңлавы бик үк тулы түгел, белгеч булмаган кешене ялгыш юлга кертү бик җиңел. Шуңа күрә безгә организмда процессларның нәкъ менә ничек эшләвен һәм тән төзелешен аңлату мөһим, дип уйлыйбыз.
- Сезнең фикерегезчә, бүген онкологик чирләр ни дәрәҗәдә өйрәнелгән, галимнәр бүген нинди юнәлешләрдә эшли?
- Бүгенге көндә онкология – медицина һәм биологиянең иң интенсив өйрәнелә торган өлкәләренең берсе. Соңгы дистә еллар эчендә без яман шешләрнең барлыкка килү һәм үсеш механизмнарын аңлауда зур уңышларга ирештек. Генетика, молекуляр биология һәм иммуноонкология өлкәсендәге тикшеренүләр дәвалауның яңа ысулларын эшләргә мөмкинлек бирде, алар берничә диагнозлы пациентлар өчен савыгу шансларын сизелерлек арттырды.
Шуңа да карамастан, күп кенә сораулар ачык кала. Мәсәлән, әлегә кадәр конкрет пациентның дәвалануга реакциясен алдан әйтү, терапиянең тискәре нәтиҗәләрен тулысынча юк итү һәм рецидивларны булдырмый калу авыр. Галимнәр чирне иртәрәк ачыклау өчен биомаркерлар эзләүне, дәвалауга персональләштерелгән алымнар эшләүне, микробиом һәм метаболизм процессларының шеш үсешенә йогынтысын тикшерүне дәвам итәләр. Бу җәһәттән безнеке кебек фәнни белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар мөһим рольне уйный.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Камалова.
Комментарийлар