16+

Яңа елның алкоголь белән бәйле рекордлары

Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк, спиртлы эчемлекләрне аз гына күләмдә куллану да организмга зыян сала.

Яңа елның алкоголь белән бәйле рекордлары

Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк, спиртлы эчемлекләрне аз гына күләмдә куллану да организмга зыян сала.

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш токсикологы, Казанның 7нче хастаханәсе токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина хәбәр итте. 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алкоголь зыяны турында мең кат сөйләү дә артык түгел.  Озын яллар вакытында чамасын белмичә эчеп, хастаханәгә эләгүчеләр саны арта. Аларның 98 проценты бик авыр халәттә килеп керә һәм бөтен бәйрәмнәрне токсикология бүлегендә үткәрә, ди токсиколог. 
Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш психиатр-наркологы, республика клиник наркологик диспансерының баш табиб урынбасары Резедә Хаева сүзләренчә дә, Яңа ел бәйрәмнәре спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле сәламәтлек начарлану очраклары буенча рекордсмен булып тора. Үз ялларын ни рәвешле уздыру турында алдан уйламаган, планнар кормаган кешеләр дуслары белән кәеф-сафа корудан яхшысын тапмый. Сөенечкә, мондый традицияләр әкренләп үткәндә кала, ди табиб.

-    Бер рюмка да кеше нерв системасында үзгәрешләр барлыкка килүгә сәбәп булып тора. Алкоголь интоксикациясенең өч стадиясе бар. Беренче стадиядә эйфория барлыкка килә, кешенең кәефе күтәрелә, аның сөйләме, хәрәкәтләре тизләшә. Уртача стадиядә сөйләм монотон характер йөртә, кеше үзенең адекватлыгын югалта башлый, кыланырга тотына, үз-үзе өчен җавап бирми. Бу вакытта төрле җәрәхәтләр алу куркынычы арта. Кеше таеп егылырга, рульгә утырып авариягә эләгергә мөмкин. Авыр стадиядә исә кеше тулысынча үзенең адекватлыгын югалта,  ул хәлсезләнә, сөйләшми. Димәк, ул кар көртендә йоклап китәргә мөмкин, сәламәтлеккә зыян сала торган башка ситуацияләргә эләгә ала. Шуңа күрә исерүне булдырмый торган алкоголь күләме турында әйтә алмыйбыз. Бу күләмгә дә, кешенең сәламәтлегенә дә, булган авыруларына бәйле, - дип кисәтте Резедә Хаева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading