16+

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Язга аяк бастык. Гадәттә, кыштан соң организм талчыга, хәлсезләнә, витаминнар җитмәү күзәтелә. Юкка гына, язның беренче көнендә үк Бөтендөнья иимунитет көне билгеләп үтелмидер.

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Язга аяк бастык. Гадәттә, кыштан соң организм талчыга, хәлсезләнә, витаминнар җитмәү күзәтелә. Юкка гына, язның беренче көнендә үк Бөтендөнья иимунитет көне билгеләп үтелмидер.

– Иммунитет – организмны бактериаль, вируслы, гомумән, барлык тышкы факторлардан саклаучы кебек. Иммунитет барлыкка килүдә лимфа төеннәре, талак, арка мие роль уйный. Тумыштан килгән, һәм барлыкка килгән иммунитет бар. Әйтик, кешеләр хайваннарда очрый торган чирләр белән авырмый. Кайбер авыруларны кичергәннән соң кешедә иммунитет барлыкка килә. Ясалма иммунитет вакцина нәтиҗәсендә формалаша. Иммунитет организмда антитәнчекләр барлыкка китерә. М төргә кергәннәре кыска вакытлы була, бер ай тирәсе генә яши дә, юкка чыга, ә G төрле антитәнчеләр озак саклана”, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече, республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе Дмитрий Лопушов.

Казанда хәтта вакцина ясату турында сөйли торган Иммунитет + дигән махсус проект та эшли башлаган.

Дмитрий Лопушов иммунитетны ныгыту өчен дөрес туклану мөһим дип саный. Моның өчен углеводлар, майларга, аксымга бай ризыкларны җитәрлек ашарга кирәк. Начар гадәтләр, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану антитәнчекләр барлыкка килүне тоткарлый. Әйләнә-тирә мохитнең, экологиянең йогынтысы да бик зур. Коронавируска килгәндә, иммунитет бары авырсаң гына барлыкка килә. Ләкин авырганны көтеп утыру мәгънәсезлек, чөнки кеше организмына вирус бик начар тәэсир итәргә мөмкин. Авырмаучылар, организмда коронавируска карата антитәнчекләр беткән кешеләр өчен иң ышанычлысы – вакцина ясату, дип саный белгечләр.
 

Иммунитетны ныгыту өчен терапевт Альбина Шаһидулиннадан 3 киңәш:
1. Дөрес тукланыгыз. Яшелчә, җиләк-җимешләр күбрәк ашагыз. С, Д витаминына бай ризыкларга өстенлек бирегез.

2. Тиешенчә йоклагыз. Эш белән ялны аралаштыру мөһим. Галимнәр ачыклаганча, йокысы туймаган кеше күбрәк ашый икән. Йоклаганда кеше энергия туплый.

3. Саф һавада булу. Көн саен саф һавада булырга тырышыгыз. Начар гадәтләрдән арыныгыз, хәрәкәттә-бәрәкәт икәнне онытмыйк.

 Эльвира Мозаффарова әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading