Элек нигәдер шифаханәләрне заманадан артта калган, хастаханә исе сеңгән җир итеп күз алдына китерә торган идек. Хәзер аларны танырлык түгел. Әйтерсең Татарстанның үз җәннәт бакчалары барлыкка килгән. Атна уртасы дип тормадык, шундый бакчаларның берсенә без дә бардык.
Югары Ослан районында урнашкан «Газовик» шифаханә-профилакториясе башта бары тик газ сәнәгатендә эшләүче хезмәткәрләрне сәламәтләндерү өстендә эшләгән. Хәзер исә аның ишекләре һәркемгә ачык. Идел елгасы яр буенда, агачлар арасына тын гына күмелеп утырган шифаханә территориясенә килеп керүгә, борынга нарат сагызы исе бәреп керә. Ирексездән, монда эшләүче кешеләр нинди бәхетле дип уйлап куясың. Дөрестән дә, арыганлыкның эзе дә булмаган көләч йөзләр каршы алды безне монда.
- Соңгы елларда республика санаторияләре үзгәрә, яңара башлады. Биналарга капиталь ремонт ясала, яңа технологияләр кайтартыла. Бер урында гына тормыйлар. Шифаханәләрне халыкка якынайтабыз, - диде безне каршы алган Татарстанның шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьев.
«Газовик» территориясендә 268 кеше сәламәтлеген ныгыта. Ял итүчеләрнең 70 проценты, алдан әйткәнемчә, газ өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр. Ухта, Ноябрьск, Уфа, Әстерхан шәһәрләреннән дә ял итәргә килүче газчылар бар.
Әле иртә булуга карамастан, урман буйлап һава сулап йөрүчеләр шактый иде. Табиблар җәяү йөрергә киңәш иткән кешеләр өчен биредә 400-2000 метрлы махсус сукмаклар да ясап куйганнар. Шифаханәдән читтәрәк елга буенда Зөядә ял итәргә теләүчеләр өчен кечкенә генә катер тора. Урманга чыксаң, анда җиләге, гөмбәсе - рәхәтләнеп җый. Заманча бина янында куаклар арасына качып кына агачтан ясалган иске бина тора. Бер карасаң, шундый затлы җирдә торырга тиешле әйбер дә түгел кебек тә инде ул. Әмма биредә эшләүчеләр өчен бу - хәтер сандыгы.
- Сугыш вакытында ул солдатларны дәвалаучы госпиталь булган. Соңыннан озак еллар пионер-лагеры вазифасын башкарды. Хәзерге вакытта аны җитәкчеләр янәдән торгызырга тели, - диде «Газовик» шифаханә-профилакториясенең баш табибы Рәшит Абашев.
Саф һавада ял итеп туйганнар шифаханәдә су керә ала. Спорт комплекста урнашкан бассейнда балалары белән ял итүче Сибгатуллиннар гаиләсе бирегә Чистай якларыннан килгән. Ирле-хатынлы Илдар белән Илмира «ТрансГаз» ширкәтендә эшли икән.
- Монда табигате дә, кешеләре дә үзебезнеке. Чит илләрдә дә булган бар, ләкин анда безгә караш бүтән. Монда үз телебездә аралашабыз, үз иркебездә йөрибез. Өй дә якында гына. Өченче ел инде бу шифаханәдә ял итәбез, бик ошый. Бигрәк тә балалар белән ял итәргә рәхәт, уңайлы, - ди Сибгатуллиннар.
«Газовик»ның тагын бер үзенчәлеге бар - биредә ял итүчеләр гәрәбәгә (янтарь) генә басып йөри. Татарстанда мондый биналар бары Әлмәт шәһәрендәге «Ян» шифаханәсендә генә бар. Гәрәбә өстендә аякларына мамыктан ясалган махсус кием киеп йөри кешеләр. Шул рәвешле бөтен эчке органнарга массаж ясыйлар. Ә гәрәбә тузаны организмга яхшы тәэсир итә. Кан тамырлары, буыннар дәвалана, калкансыман биз авыруыннан интегүчеләр өчен дә файдалы. Гәрәбә ташлары белән ясалган массаж биттәге җыерчыкларны бетерә ди мондагы табиблар.
Шифаханә су процедуралары белән дә дан тота. Биредәге энҗе-минераль ванналар булганда, диңгезең бер кырыйда торсын. Ваннага салынган натрий хлорид «Газовик» шифаханәсенең 218 метр тирәнлектәге скважинасыннан чыга. Тернәкләндерү-дәвалау хезмәте, туклануны оештыру бүлеге башлыгы Лилия Саксонова белдергәнчә, аның составы Үле диңгезнекенә охшаган.
- Күбекләр бәреп торган ваннада ун минут ятсаң, яңадан туган кеше кебек буласың. Ни генә димәсеннәр, без барыбер һәрвакыт стресста яшибез. Ә ваннада бар борчуларың онытыла. Тән дә, җан да су белән дәвалана. Бездә 251 кеше дәвалана икән, аның һәрберсенә аерым караш, аерым дәвалау булдырырга тырышабыз. Ванналар псариаз, йөрәк-кан тамырлары, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән интегүчеләргә дә файдалы, - диде Лилия Саксонова.
Шифаханәдә 40тан артык төрле процедура бар. Су процедуралары ярамаганнарны коры углекислый газда утырталар. Бу нерв ситемасы эшчәнлеген яхшырта, сулышны рәткә китерә.
- Канатлар үсеп чыкмый, әлбәттә, шулай да таякларын онытып китүчеләр бар. Бер әбинең тезләре авырта иде, ун көн дәваланганнан соң таякның нәрсә икәнен дә онытты, - ди Лилия Саксонова.
Су процедураларыннан соң ял иткән тәнне тагын да язар өчен, массаж ясыйлар. Үзем дә кызык өчен генә бер ятакка менеп яткан идем, ниндидер бер аппарат умыртка баганамны сыта башлады. 10-15 минут эчендә бөтен сөякләрне урынына утыртты да куйды оста куллы машина. Умыртка баганасындагы тайпылышларны шулай дәвалыйлар икән биредә.
Процедуралардан соң чәй эчеп, кислород коктейльләре белән тамак ялгап алсаң да була. Башка шифаханәләрдән аермалы буларак, биредә коктейльгә аксым кушылмый. Ул бары тик татлы тамыр, гөлҗимештән ясала. Туңдырмага охшаган күбекле эчемлек гастрит, матдаләр алмашы, иммунитетны ныгыту өчен менә дигән дәва.
Әллә баш табибның сөйләвен бирелеп тыңлап, әллә инде шифаханә һавасы тәэсирендә, көн буе таякка таянып йөргән бер журналистыбыз чыннан да таягын онытып калдыра язды бит. Бер көнлек булса да, ял ял инде ул.
Автор фотолары
Комментарийлар