16+

Хатын-кыз ничә яшендә күкрәген күзәтә башларга тиеш, яки күкрәк рагын ничек булдырмаска?

Табиб-онколог, маммолог Айгөл Хаҗиева сүзләренчә, яман шеш белән көрәшне иң беренче булып хатын-кыз үз кулларына алырга тиеш. Начар чирне булдырмас өчен иң кулай алым – профилактика.

Хатын-кыз ничә яшендә күкрәген күзәтә башларга тиеш, яки күкрәк рагын ничек булдырмаска?

Табиб-онколог, маммолог Айгөл Хаҗиева сүзләренчә, яман шеш белән көрәшне иң беренче булып хатын-кыз үз кулларына алырга тиеш. Начар чирне булдырмас өчен иң кулай алым – профилактика.

- Айгөл, хатын-кыз ничә яшендә күкрәген күзәтә башларга тиеш инде?
- Яман шеш елдан-ел яшәрә. Шуңа күрә мин хатын-кызларга 18 яшьтән алып ай саен күкрәкләрен тикшереп торырга киңәш итәр идем. Елына бер тапкыр гинеколог, маммологка күренеп торырга, күкрәкләргә УЗИ ясарга кирәк. Бу берни дә борчымаган очракта. Әгәр дә күкрәктә ни дә булса сизәсез икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яшь кызларга маммография узудан мәгънә юк. Рентген май катламын гына яхшы күрә. Беренче маммографияне 40 яшьтә ясыйлар. 50 яшьтән соң хатын-кыз аны ел саен узарга тиеш. Риск зонасында булган хатын-кызларны (гаиләсендә онкология булса, күкрәгендә фиброаденома, кисталар үссә) 35 яшьтән соң күзәтә башлыйлар.

- Әлеге чирнең яшәрүен табиблар ничек аңлата?
- Хатын-кызлар хәзер кияүгә соң чыга, бала табарга ашыкмый. Элек кызлар 18-20 яшьтә кияүгә чыгып, бала алып кайтса, хәзер 30га якынлашканда гына гаилә турында уйлана. Яшь барган саен хатын-кызның күкрәге дә үзгәрешләр кичерергә тиеш. Бала тапмаган хатын-кызның күкрәгендәге альвеолалар I стадиядә булып санала. Йөккә узгач, альвеолалар күбәя, күкрәк яңа буынны ашатырга әзерләнә. Бу процесс II-III стадия дип атала. Имезгәннән соң сөт бизләре VI стадиягә күчә. Күкрәк менә шушы стадияләрне үтмәсә, I баскычта гына калса – начар авыру барлыкка килә. Хатын-кыз 27 яшенә кадәр беренче баласын табарга тиеш инде.

- Тагын нинди факторлар рак таралуга сәбәпче?
- Алкоголь, тәмәке тарту, экология, стресс, артык авырлык, абортлар... Яшь хатын-кызның күкрәге сөт бизләреннән генә тора. Олыгая төшкәч, анда май катламы арта. Таза кешеләрдә сөт бизләрен май кысрыклый башлый. Әлеге “көрәш” нәтиҗәсендә яман шеш барлыкка килә. Таза кешеләрдә шикәр, инсулинның кисәк артып торуы, гипотиреоз дигән авыру китереп чыгара. Бу да күкрәкләргә начар тәэсир итә. Шуңа күрә матурлык өчен генә түгел, саулык өчен дә хатын-кызга һәрвакыт зифа буйлы булырга кирәк. Йөкле хатын-кызның күкрәгендә сөт бизләре югары тизлек белән арта, күкрәк тә шуңа зурая, бала имезергә әзерләнә. Абортлар, бала төшүләр күкрәктә барган үзгәрешләрне туктата. Организм өчен бу бик зур стресс.

- Маммография, УЗИны еш ясарга ярыймы? Нурланыш, киресенчә, рак күзәнәкләрен “уятмыймы”?
- Әлеге мәсьәләдә, күпме табиб – шуның кадәр фикер. Кемдер алар белән мавыкмаска куша. Йөкле хатын-кызларга кечкенә срокта УЗИ ясатмыйча, кан анализы гына бирдереп баланың үсүен күзәтүче табибларны беләм. Шул ук вакытта хәзерге аппаратларда нурланыш минималь. Мин үзем ярты елга бер, елына бер ясатылган УЗИның зыянын күрмим. Без болай да көн дәвамында даими нурланыш алабыз. 12 сәгать телевизор карау, 8 сәгать компьютер артында утыру – 1 флюорографиягә тиң.

- Ракны тагын нинди анализлар биреп ачыклап була?
- Рак генетик мутацияләр аркасында да барлыкка килә. Менә шуны кан анализы тапшырып ачыклап була. Риск зонасындагы хатын-кызлар өчен хәзер дәүләт хастаханәләрендә дә анализларны бушлай тапшырырга юллама бирәләр. Түләүле клиникада биргән очракта әлеге анализлар 5 мең тирәсе тора.

- Хатын-кыз үзе күкрәген ничек тикшерә ала?
- Моны циклның 5-12 көнендә эшләргә кирәк (циклның беренче көне – күремнең беренче көне). Үзегезгә уңайлы бер көнне сайлап, ай саен шул вакытта күкрәкне капшап чыгарга кирәк. Моның өчен ялангач көзге каршына басыгыз. Күкрәкләрнең берсе артык зур, икенчесе артык кечкенә булырга тиеш түгел (асимметрия). Күкрәк тирәсендә кан тамырлары кабарып чыгу да – начар билге. Бала имезгән вакытта әлеге үзгәрешләр норма булып санала. Күкрәктә җәрәхәтләр булса, аннан ис килсә дә кичектермичә табибка күренү зарур. Тышкы үзгәрешләрне карап чыкканнан соң, күкрәкне савып карыйбыз. Бала имезгәннән соң 2-3 ел дәвамында аннан сөт калдыклары агарга мөмкин әле. Иң мөһиме әлеге сыекча кызыл, ал, көрән, куе яшел, кара төстә булмасын. Өченче этап – лимфа төеннәрен капшап карау. 3-4 бармак белән күкрәкне, култык астын, умрау сөяге тирәләрен капшап чыгарга кирәк. Ни дә булса тапкан, шикләнгән очракта хатын-кыз башта гинекологына бара, ул терапевтка юллама бирә. Ул исә, кирәк дип санаса, онкологка җибәрә.

- Әлеге төр рактан исән калу мөмкинлеге бармы?
- I-II стадиядә 90-95 процент очракта дәвалап була. Бик күп хатын-кызлар үзләрендә ни дә булса таба, ләкин табибка барырга ашыкмый. Куркып йөри. Химиядән дә куркырка кирәкми. Гомерлек пеләш тә калмыйсың – чәчләр куе, көдрә булып үсә. Операциядән соң башта елына бер, аннан ике елга бер күренеп торалар. Аннан. гомумән, рак булганын куркыныч төш кебек оныталар. Рак – үлем карары түгел.

- Күкрәктәге яман шеш башка органнарга ничек күчә?
- Яман шеш күзәнәкләре кан яки лимфа агымы буенча башка органнарга тарала ала. Мәсәлән, кан аша күкрәктән бавырга китәргә мөмкин. Шулай итеп бавырда да рак башлана. Бу инде яман шешнең III-VI стадиясе.

- Куркыныч диагноз ишеткән хатын-кыз күкрәген саклап кала аламы?
- Күкрәкне калдырган очракта, бик агрессив химия курсы узарга, нурланыш терапиясе алырга туры киләчәк. Бу исә бер җирне дәвалап, икенче төрле авырулар җыясың дигән сүз. Бер яшь пациентым булды. Аңа чит илдә күкрәген калдырганнар. Дәвалануын бездә дәвам итте. Көчле химия аркасында йөрәге авырта башлаган, үпкәсендә фиброзлар барлыкка килгән, тәне шешенеп беткән. Сакланып калган күкрәге таш кебек. Нәтиҗәдә рак күзәнәкләре калган. Шушындый корбаннар сораган күкрәк кирәкме соң ул?!

- Димәк, чит ил медицинасына да йөз процент ышанып бетәргә ярамый?
- Иң яхшы дәвалану программалары Израиль белән Германиядә диләр. Мин моның белән килешмим. Аларга синең акчаң гына кирәк. Акчаң бетүгә, чыгарып аталар. Чит илдә дәваланып бетмичә кайткан пациентларым байтак.

- Күкрәктә киста, фиброаденомалар нилектән барлыкка килә?
- Алар күп очракта гормоннар тәртиптә булмаганлыктан үсә. Калкансыман биз, гинекологик авырулары булган кызларны мин ишеткән килеп керүгә үк таныйм. Андыйлар ябык, битләрен бетчә баскан була. Киста, фиброаденомалар үзлегеннән куркыныч түгел. Ләкин аларны һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк. Фиброаденома эчендә рак күзәнәге утырга мөмкин. Кеше аның белән йөзәр ел яши ала. Шул ук вакытта теләсә кайсы стресс, авыр җәрәхәт әлеге яман шешне тышка да чыгарырга мөмкин.

- Дезодорант яман шеш китереп чыгара аламы?
- Үзем дә бу турыда бик күп мәгълүмат эзләдем. Капма-каршы фикерләр күп. Гади дезодорантлар составында хлорид алюминий дигән химик матдә бар. Аның организмга тәэсире нәтиҗәсендә хатын-кызныкына охшаган ясалма эстроген гормоны барлыкка килә. Күкрәктә дә эстроген, прогестерон рецепторлары бар. Дезодорант кулланганнан соң хатын-кызның үз гормоннары белән ясалма гомоннар бәйләнешкә кереп, “акылдан шаша”. Нәтиҗәдә рак күзәнәкләре барлыкка килә. Мин үзем составында алюминий булмаган натураль дезодорантлар кулланам.

- Рак турында нинди уйдырмаларга юлыкканыгыз бар?
- Кайбер кешеләр яман шешне йогышлы дип уйлый. Минем яныма пациентлар керә дә: “Мин чиратта маска киеп утырдым, яман шеш миңа йокмастыр инде?” дигән шикләрен белдерә. Рак йогышлы авыру түгел. Киресенчә булса, мин бәлки онколог булып эшләмәс тә идем. Сөт бизләре яман шеше бары тик хатын-кызларда гына очрый дигән ялган фикер дә бар. Аның белән ирләр дә авырый...

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading