16+

Колак авыртуы күкрәк балаларында да күзәтелә

Балалар мәйданчыгында онытылып китеп уйнаган баланың, берничә минуттан колагы авыртып, әнисенә килеп сарылуы тормышта еш күзәтелә. Хәер, колак авыртуыннан сызланмыйча үскән балалар юктыр да. 

Колак авыртуы күкрәк балаларында да күзәтелә

Балалар мәйданчыгында онытылып китеп уйнаган баланың, берничә минуттан колагы авыртып, әнисенә килеп сарылуы тормышта еш күзәтелә. Хәер, колак авыртуыннан сызланмыйча үскән балалар юктыр да. 

Республика балалалар клиник хастаханәсенең балалар табибы, отоларинголог Ләйсән Азизова да, аны һәр бала гомеренә кагылышлы чирләрнең берсе дип тәгаенли.
– Яз җитте. Җиңелчә киенәсе килә. Балаларның уйнаганда башлыклары да гадәттә колак яныннан ачыла. Колак ялкынсынуын ничек чамаларга?
– Колак авыртуыннан зарланган балаларның күбесендә отит авыртуы күзәтелә. Аның берничә төре бар. Иң еш очрый торганы – урта колак ялкынсынуы. Бу очракта колак пәрдәсе шешеп чыга, кызара, авырта. Балалар бик тынычсызлана, елыйлар. Күкрәк баласы күрсәтә дә, әйтә дә алмый, ул ашамаска мөмкин, тыпырчына башлый. Ләкин балага кыен икәнлеген әнисе шушы билгеләрдән да аңларга тиеш. Әзрәк үсә төшкәннәре, әйтик, бер-ике сүз әйтүдән кала, әллә ни сөйләшә белмәсәләр дә елап колагын күрсәтә. Нинди генә очракта да сузарга ярамый, баланы кичекмәстән табибка күрсәтергә кирәк.

– Алда май бәйрәмнәре. Күп кенә гаиләләр авылга кайталар, шәһәр халкы исә бакчаларына бара. Әгәр дә шушы хәл килеп чыкса, табибка күренү мөһимлеге дә “тоткарлана”. 
– Колак авыртуы бик яман. Әгәр дә бер-ике көн эчендә табибка бару мөмкинлеге юк икән, авыртуы басылсын өчен балага дару бирергә кирәк. Баланың яшенә, йота алу сәләтенә карап, ул сироп формасында да, төймә, колакка тамызыла торган тамчылар да булырга мөмкин. Ледокаинга нигезләнеп эшләнгән колак тамчылары даруханәләрдә күп төрле, аларны табиб күрсәтмәсеннән башка да кулланырга ярый. Тик шунысы бар, колакка дару салгач та авыртуы тиз арада гына басылмаска да мөмкин. Кайбер әти-әниләр төн уртасында балаларын “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә алып киләләр дә: “Дару эчергәнгә бер сәгать инде һаман да авырта”, – диләр. Колакның авыртуы әкренләп басыла. Шуңа да авыртуны баса торган даруларны эчү отышлырак. 

– Колакның ялкынсынуына баланың башлыксыз йөрүләре сәбәпчеме?.. 
– Юк, һәр очракта да аңа бәйле түгел. Балалар урамга чыгып йөгерәләр дә, сикерәләр дә, төрлечә уйныйлар. Аларның борын эчендә маңка сыман сыеклык җыела. Бала аны күп очракта сеңгерми, эчкә тарта. Әти-әниләрне дә: “Баланы үзе кашык тотып ашарга өйрәткән кебек борынын да вакытында сеңгерергә өйрәтергә кирәк”, – дип кисәтәбез. Маңка, ягъни сыеклыкны гел эчкә тартып торгач, ул ишетү көпшәсенә эләгә. Ишетү көпшәсе йоткылык өсте белән урта колакны тоташтыру хезмәтен үти. Менә шушы ишетү көпшәсенә маңка эләксә колак тона, бала үзгә бер халәт – уңайсызлык (дискомфорт) тоя башлый. Кайбер балалар моңа игътибар да бирмәскә мөмкин. Кайчагында авырту барлыкка килә. Авырта башлагач та беренче мәлләрдә мин әйткән даруларны кулланырга кирәк. Бер үк вакытта баланың борынына томау да төшә икән, борынга да дару салу хәерле. Чөнки борын әйбәт суласа колак та тизрәк ачыла, авыртуы да басыла. Табиб билгеләгән даруларны төгәл эчәргә һәм дәваланып беткәч тә берничә мәртәбә тикшеренергә, ягъни күренеп торырга кирәк. 

– Урта колакның ялкынсынуы күбрәк ничә яшьлек балаларда күзәтелә?
– Төрле яшьтәге балалар авырый. Күкрәк балаларында да еш күзәтелә ул. Дөрес, аларда аның сәбәпләре дә башка. Баланы имезгәннән соң ук яткызсак бала ашаганын косып та чыгара һәм ул колагына эләгергә мөмкин. 3-7 яшькәчә аралыкта балаларның отит белән авырмыйча калганы юк. 

– Вакытында дәваламаган очракта урта колак ялкынсынуы катлауланырга мөмкинме? Ул очракта нинди хәл көтә?
 – Отитның төрле формалары бар. Колак пәрдәсенең ялкынсынуы катараль формада күзәтелгәндә ул кызрара гына. Әгәр аның ялкынсынуы көчлерәк икән, бактерияләр җыелса үлекли башлый. Авыру катлауланып, үлекле отит барлыкка килә. Анысы тагын да куркыныч. Үлек кайчагында үзе колак пәрдәсен ертып, тышка чыга. Ә кайбервакытта без моны хирургик юл белән эшлибез, ягъни үлекне колак пәрдәсен тишеп алабыз. Колакны үлектән вакытында коткарырга кирәк. Юкса үлек колак артына китәргә, колак артындагы сөяккә җыелып, аның ныклыгын бозарга, моның белән генә чикләнмичә, үлек баш миенә үк менәргә мөмкин әле.

– Авыруның бу дәрәҗәгә җитеп катлаулануы еш күзәтеләме? 
– Соңгы вакытларда ешайды. Ул бит әле төрле микробларга да бәйле. Аннары күп кенә әти-әниләр вакциналарга, бигрәк тә пневмоккок вакцинасына каршы. Ләкин болай эшләргә ярамый. 

– Колак авыртканда авыртуны баса торган тамчылар кулланырга ярый, дидегез. Ә дәвалау? 
– Үз белдегең белән дәваларга ярамый әлбәттә. Шундый очраклар була, баланың колагына кайбер әти-әниләр спирт яки май тамызалар. Яисә җылыта башлыйлар. Аларның үз баласына булышасы килә, ләкин бит боларның берсе дә ярдәм итми, киресенчә зыян китерергә мөмкин. Табиб күрсәтмәсеннән башка гына берничек тә дәвалап булмый. 

– Балаларда колак авыртуы елның кайсы чорында күбрәк күзәтелә?
– Безнең клиникага “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә килүче балаларның 80 процентында колак авыртудан зарлана. Ел әйләнәсе бер хәл. Артмый да кимеми дә дигәндәй. Җәй көне тышкы отит борчый, колак пәрдәсенә кадәр булган тире ялкынсына. Сыеклык килә башлый, без аны ага дибез. Чөнки тиредә дә тир һәм май бизләре бар. Инфекция таралу сәбәпле алар шешә. Колак тишеге ябыла башлый, колак тиресендә нерв җепселләре үтү сәбәпле, бик авырта, бала колагына тотынырга да ирек бирми. Аның авыртуы биткә дә, тешләргә дә, хәтта күзләргә кадәр менә. Колак тиресе шешенеп китү тышкы отит дип атала. Гадәттә су коенганнан соң күзәтелә ул. Дөрес дәвалаган очракта, отитны 5-7 көн эчендә җиңәргә дә була. Чынлыкта ул дәвалауга тиз бирешүче чирләрдән. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading