16+

Коронавируска бәйле, мәктәпләр ябылырмы?

Казанда бер атна эчендә 9 мәктәптә сыйныфлар карантинга ябылган.

Коронавируска бәйле, мәктәпләр ябылырмы?

Казанда бер атна эчендә 9 мәктәптә сыйныфлар карантинга ябылган.

Казанда узган атнада авырып китү очраклары арту сәбәпле, 9 мәктәптә сыйныфлар ябылган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистларга хәбәр итте.

"Мәктәпләр ОРВИның теләсә нинди симптомнары булган авыруларны ачыклау буенча үтә сак режимда эшләүләрен дәвам итә. Соңгы атнада балаларның 25 процент булмавы сәбәпле, Казанның 9 мәктәбендә берничә сыйныфлар укудан туктатылды. Дүшәмбе көнне фильтрда карау барышында температура яки респиратор авырулар симптомнары булган 123 бала ачыкланды - алар кире өйләренә җибәрелде", - дип билгеләп үтте санитар табиб.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 1 сентябрьдән бирле 25 педагог коронавирус йоктырган, шуларның 14е савыгып эшкә чыккан инде. Шулай ук укучылар арасында уку елы башыннан 7 баланың ковид белән авыру очрагы теркәлгән. Моннан тыш, санитар табиб әйтүенчә, Татарстанда мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү планлаштырылмый. 

Шулай ук моңарчы, узган тәүлектә Татарстанда тагын 28 кешенең СОVID-19 йоктырганын хәбәр иткән идек.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading