16+

Коронавирустан өйдә дәвалану авыруның катлаулануына китерергә мөмкин

Коронавирус – бүген иң актуаль темаларның берсе. Кеше аз гына йөткерсә, төчкерсә дә, үзендә әлеге йогышлы авыру билгеләре түгелме икән дип шикләнә. Кирәкме, кирәкмиме тизрәк даруханәгә йөгерә. Фармацевт киңәше белән төрле дарулар ала, ләкин үз белдеклегең белән дәвалану пневмониягә китерергә мөмкин дип саный белгечләр.

Коронавирустан өйдә дәвалану авыруның катлаулануына китерергә мөмкин

Коронавирус – бүген иң актуаль темаларның берсе. Кеше аз гына йөткерсә, төчкерсә дә, үзендә әлеге йогышлы авыру билгеләре түгелме икән дип шикләнә. Кирәкме, кирәкмиме тизрәк даруханәгә йөгерә. Фармацевт киңәше белән төрле дарулар ала, ләкин үз белдеклегең белән дәвалану пневмониягә китерергә мөмкин дип саный белгечләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева әйтүенчә, Covid-19 кешенең тын юлларына гына зыян китергәндә, дөрес дәваланган очракта, ул авыруның җиңел формасын алырга мөмкин. Ә кеше үз белдеклеге дарулар куллана башлый икән, коронавирус үпкә ялкынсынуына китерә. Катлаулы коронавирустан савыгу бик авыр. Кызганыч,  хастаханәгә  кеше авыруның 7-8нче көнендә генә эләгә. Аңа кадәр авыруы турында табибка белгертмәгән була. 

Министрлыкның баш пульмонологы Александр Визель исә даруханәләрдә кайбер препаратларны сатарга кирәк булган өчен генә дә киңәш итәргә мөмкиннәр, ди. Интернетта могҗиза тудырырга сәләтле даруларга да ышанырга ярамый, күп очракта бу реклама алымы  булып тора, иң дөресе –  табиб кушкан даруларны куллану. 

Хәзер кеше битлектән йөрергә өйрәнде. Тик менә аны дөрес кияргә генә ияләнеп бетә алмый. Баксаң, чит илдә вирус үтеп кермәсен өчен клапанлы респиратор  өстеннән тагын бер гади битлек кияләр икән. Ә бездә борынны томаларга да оныталар. Бер маска белән айлар буе йөрүчеләр дә бар. Битлекне дөрес кимәсәң, ул киресенчә,вирус тарату чыганагы  булырга мөмкин, дип саный Александр Визель. Шуңа да бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кияргә, аларны вакытында алыштырып торырга киңәш итә. 

Редакциябезгә соңгы арада үпкә ялкынсынуы белән авыручы балалар саны арта дип шалтыратучылар күп. Әллә коронавирус балаларга да йогамы дип тә кызыксыналар. Коронавирус балаларны читләтеп үтми анысы. Тик аларда бу авыру чагыштырмача җиңелрәк уза. Ә үпкә ялкынсынуына килгәндә, Республика балалар клиник хастаханәсендә пульмонолог табиб Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, үпкә ялкынсынуы күзәтелгән  балаларның артуы салкыннар башлану белән бәйле. “Ел бетмичә, төгәл саннар әйтеп булмый. Ләкин шуны әйтергә була былтыргы белән чагыштырганда бактериаль пневмония белән авыручылар быел артмады, бәкли киресенчә узга елга караганда азрактыр да әле, –  диде Илдар Зиннәтуллин.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading