16+

Күпчелек очракта өянәкләр 4-5 минут эчендә тукталачак

Татарстанда 2 меңгә якын бала һәм 5 мең тирәсе өлкән кеше эпилепсия белән авырый.

Күпчелек очракта өянәкләр 4-5 минут эчендә тукталачак

Татарстанда 2 меңгә якын бала һәм 5 мең тирәсе өлкән кеше эпилепсия белән авырый.

Төгәл саннарны берәү дә әйтә алмый, чөнки бик күпләр, кеше сүзеннән куркып, табибларга мөрәҗәгать итми, дәваланмый, ди Идел буе федераль округының баш балалар неврологы, КДМАның балалар неврологиясе кафедрасы мөдире Елена Морозова. Шулай ук ялгыш куелган диагнозлы пациентлар да бар икән.
Җир шарында бу чирдән 50 миллионга якын кеше интегә дип исәпләп чыгарылган. Баш миенең ниндидер бер өлешенә зыян килү белән бәйле бу авыру турында сөйләгәндә, аңны югалтып, авыздан күбекләр китү, көзән җыерулар күзәтелгән өянәкләрне күз алдында тотабыз.

Әмма эпилепсиянең 60тан артык төре исәпләнә, авыруның чагылышлары да төрле булырга мөмкин. Чирнең күпчелек билгеләрен ата-аналар хәтта күрмәскә яки аларга игътибар бирмәскә дә мөмкин. 

Нигездә, бу авыру бала чакта башлана һәм өлкән яшькә күчә. Әмма эпилепсияне дәвалап булмый дип уйлау ул – ялгышлык, ди табиблар, 70 процент очракта өянәкләрне туктатып була. Табибларга күренмәгән очракта исә, авыруның чагылышлары үзгәреп, көчәюе, ешаюы ихтимал. Күп очракта эпилепсия китереп чыгаручы сәбәпләр булып, генетик үзгәрешләр (әмма нәселдә бу авыру кемдәдер булырга тиеш дигән сүз түгел), перинаталь чорда яки бала дөньяга аваз салганда баш мие зарарлану, ниндидер инфекцияле яки башка авырулар нәтиҗәләре, баш җәрәхәтләре тора. Ир-атларда бу авыру хатын-кызларга караганда ешрак күзәтелә. Бу аларның ешрак җәрәхәтләр алуы белән бәйле, ди Елена Морозова.

Гомумән алганда, эпилепсия белән бәйле ялгыш фикерләр бик күп. Табиб-невролог, эпилептолог Дмитрий Морозов аларны санап китте. Әйтик, бу авыру белән тулыканлы тормыш алып барып булмый, кешенең акылы зәгыйфьләнә, ул психик яктан нормаль булмый дип уйлау дөрес түгел. Эпилепсия диагнозлы кеше гомер буе препаратлар кабул итәргә тиешлеге дә чынбарлыкка туры килми. Дарулар авыру кешегә билгеле бер вакытка билгеләнә, дәвалау дөрес булган очракта, өянәкләр бөтенләйгә юкка чыга. Эпилепсия белән чирләүче хатын-кызга бала табарга ярамый дию дә ялгышлык. Табиб билгеләгән даруларны эчкән хатын-кыз йөклелекне яхшы кичерә һәм сау-сәламәт бала таба. Дарулар бөерне утыртуы, бәйлелек тудыруы да уйдырма.

Шулай ук эпилепсия өянәге вакытында ярдәм күрсәтү ысуллары турында да хаталы күзәллау бар. Көзән җыерулары булган кеше телен йотарга яки телен тешләп җәрәхәтләргә, сулыш юлы капланырга мөмкин, диләр. Шуңа күрә өянәк вакытында аның теш арасына нинди дә булса предмет кыстырырга кирәк, дип санала. Алай түгел икән. Авыручыга да, ярдәм итәргә теләүчегә дә бу зыян гына китерергә мөмкин. Бу очракта кешене яны белән яткырырга, аның тирәсеннән җәрәхәтләргә китерә торган әйберләрне алырга, кешенең баш астына йомшак әйбер салырга кирәк.

Күпчелек очракта өянәкләр 4-5 минут эчендә тукталачак. Хәтта ашыгыч ярдәм чакыру да бу очракта кирәкми, ди табиблар. Алар авыручыга берничек тә ярдәм итә алмаячак. Өянәкләрне видеога төшерү исә күпкә зур файда китерәчәк. Алга таба, неврологка күренгәндә, шушы видеоязманы күрсәтү, дәвалау билгеләүне җиңеләйтәчәк.  Чөнки өянәк билгеләре турында сөйләгәндә, кеше хаталанырга, күзәтелгәнне дөрес хәтерләмәскә һәм бәяләмәскә мөмкин. Видео исә вәзгыятьне төгәл чагылдырырга мөмкинлек бирә.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading