16+

Күрү сәләтен урлаучы чир

Бернинди билгеләрсез үсеш алган, әмма, нәтиҗәдә, сукыр калуга китергән күз авырулары бар.

Күрү сәләтен урлаучы чир

Бернинди билгеләрсез үсеш алган, әмма, нәтиҗәдә, сукыр калуга китергән күз авырулары бар.

Глаукома – шундыйлардан. Аны “шыпырт кына күрү сәләтен урлаучы” дип тә атыйлар. Чөнки глаукома үсеш алганда, кеше бернинди авырту сизми. Шуның белән куркыныч та ул. Еллар буе яшерен генә үсеш алып, ул кешене кинәт сукыр итәргә мөмкин. 

Глаукома – илебездә күз күрүе буенча инвалидлыкка китерә торган төп авыруларның берсе. Әмма аның килеп чыгуының төгәл сәбәпләре әлегә кадәр билгеле түгел, тулысынча дәвалау ысуллары да уйлап табылмаган. Күз эчендәге сыекча йөреше бозылу нәтиҗәсендә күздәге кан басымы күтәрелә, сетчатка һәм күз нервының күзәнәкләре кысыла һәм үлә башлый. Шулай да глаукома диагнозы куелган кешенең күрү сәләтен саклап калырга мөмкин. Чирне вакытында ачыклау һәм аны мөмкин кадәр тизрәк дәвалый башлау чирне тоткарларга ярдәм итә. Димәк, күз табибына даими күренү һәм күздәге кан басымын үлчәү мөһим.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарында глаукомадан интегүчеләр саны 100 миллион кеше исәпләнә. Безнең илдә статистика шулай ук борчу уята: 1,3 миллион кешегә глаукома диагнозы куелган. Соңгы дистә елда авыручылар саны 20 процентка арткан.
Татарстан Республикасында өлкәннәр арасында 38 меңнән артык глаукома очрагы теркәлгән.

-    Татарстан Республикасында бүгенге көндә глаукома белән 38 мең пациент яши. 2020 елда мондый пациентлар 36 мең иде. 2023 елда әлеге авыру 2 мең кешедә ачыкланган. Пациентлар саны артуны уңай күренеш дип кабул итәргә кирәк. Чөнки бу, беренчедән, пациентларның яше артуы турында сөйли – быел уртача гомер озынлыгы 75 елдан артык тәшкил итте. Икенчедән, бу республиканың офтальмология хезмәтенең глаукоманы актив ачыклавы һәм мондый пациентларны күзәтүе турында сөйли, - ди Республика клиник офтальмологик хастаханәсе табибы Ольга Зверева.

Авыру барлыкка килүнең төгәл сәбәпләре билгеле түгел дидек. Әмма авыруга китерергә мөмкин бер  төркем факторлар ачыкланган:
1.    Яшь. Мәгълүм булганча, глаукома күпчелектә өлкәннәр авыруы санала. Ул теләсә-ничә яшьтәге кешедә табылырга мөмкин, әмма 55 яшьтән узганнарда бермә-бер ешрак ачыклана. 75 яшьтән узганнарның 25 процентында глаукома үсеш ала.
2.    Нәселдәнлек. Әгәр дә нәселдә глаукомадан сукыр калучылар булса, аеруча игътибарлы булырга кирәк.
3.    Уртача һәм катлаулы дәрәҗәдәге ерактан күрмәү. Бу очракта күз алмасында кан йөреше начарайган була.
4.    Йөрәк-кан тамырлары авырулары.
5.    Шикәр чире.
6.    Мигреньнәр.

Дәваланмаган очракта, глаукомның башлангыч стадиясеннән башлап сукыраюга кадәр уртача 15 ел уза. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмохирургы Сергей Усманов билгеләп узганча, глаукоманы дәвалау ысуллары һәр пациентка аерым сайлана. Башта авыруга тамыза торган дарулар язалар. Әгәр дә күәдәге кан басымы шул ысул белән контрольдә тотыла икән, шуңа тукталалар. Әгәр дә консерватив дәвалау ысуллары ярдәм итми икән, табиблар лазер яки хирургиягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Дәвалау билгеләгәндә глаукоманың төре, стадиясе, авыруның яше, гомумсәламәтлеге һәм башка бик күп факторлар исәпкә алына. Заманча технологияләр глаукома диагнозы куелган кешенең күрү сәләтен һәм яшәү сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading