16+

Манту урынына нәрсә ясатырга?

Минем баламда аутизм, ул - тумыштан инвалид. Без кыйммәтле дәвалану курсы узабыз, нәтиҗәсе дә сизелә. Шифаханәгә юллама алу өчен, барлык анализларны да тапшырырга, прививкаларны ясатырга кирәк. Әмма манту ясатканнан соң, балабызның хәле начарлана. Укол ясаган урыны кычыта, айлар буе өйрәнгәннәре онытыла, балада үсеш сизелми. Чарасызлыктан, манту урынына Т-Спот анализын сайладык....

Минем баламда аутизм, ул - тумыштан инвалид. Без кыйммәтле дәвалану курсы узабыз, нәтиҗәсе дә сизелә. Шифаханәгә юллама алу өчен, барлык анализларны да тапшырырга, прививкаларны ясатырга кирәк. Әмма манту ясатканнан соң, балабызның хәле начарлана. Укол ясаган урыны кычыта, айлар буе өйрәнгәннәре онытыла, балада үсеш сизелми. Чарасызлыктан, манту урынына Т-Спот анализын сайладык. Ул кан аша туберкулезны ачыкларга ярдәм итә. Бу анализ балага зыян китерми, әмма ул бик кыйммәт - 5300 сум. Манту урынына тагын нәрсә ясатырга була, киңәш бирсәгез иде.

Марина, Казан.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме күрсәтүне һәм бала табу хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина аңлатуынча, манту урынына хәзер мәктәпләрдә диаскинтест файдаланыла башлады. Манту реакциясен ачыклый торган прививка чынлап та еш кына төгәл нәтиҗәләр бирми, балада аллергия күзәтелсә яки ул цитруслы, баллы берәр нәрсә ашаган булса, кулына инфекция эләксә, укол урыны кызарырга, ялкынсынырга мөмкин. Ә диаскинтест - туберкулез таякчыгының организмда булу-булмавы турында тулы мәгълүмат бирә торган прививка, ул организмга зыян китерми. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев исә, әлеге очракта тиешле белгечләр белән киңәшләшеп, баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, аңа туры килгән анализ төрен сайларга кирәк, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading