16+

Марат Сайхунов: «Әгәр баш аена ике тапкырдан да күбрәк авырта икән, кичекмәстән табибка күренергә, томография тикшерүе узарга кирәк»

Башы авыртмаган кеше бармы икән? 90 процент кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да, баш авыртуыннан интегә. Баш авыртуының сәбәпләре, аны дәвалау ысуллары турында медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең неврология бүлеге мөдире Марат Сайхунов белән сөйләштек.

Марат Сайхунов: «Әгәр баш аена ике тапкырдан да күбрәк авырта икән, кичекмәстән табибка күренергә, томография тикшерүе узарга кирәк»

Башы авыртмаган кеше бармы икән? 90 процент кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да, баш авыртуыннан интегә. Баш авыртуының сәбәпләре, аны дәвалау ысуллары турында медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең неврология бүлеге мөдире Марат Сайхунов белән сөйләштек.

- Моннан биш мең еллар элек үк баш авыртуыннан зарланганнар. Борынгы папирусларда да бу хакта мәгълүматлар сакланып калган. Танылган философ, медицинаның «атасы» Гиппократ та үзенең фәнни хезмәтләрендә авыру турында язган булган. Әмма ничек кенә булмасын, бу борынгы авыруга китергән сәбәпләрнең кайберләрен медицина белгечләре бүген дә төгәл генә ачыклап бетерә алмый, - ди Марат Сайхунов.

Медицинада баш авыртуларын ике төркемгә бүлеп карыйлар. Баш авыртуларының 80 процентын тәшкил иткән беренче төркемгә күпләргә таныш мигрень һәм баш мускулларының киеренкелегеннән килеп чыккан авырулар керә. Нәкъ менә соңгысы хәзер кешеләрдә аеруча еш очрый икән: ул күп очракта көндәлек ыгы-зыгы, мәшәкатьләр, борчылу, стресс, күп уйлау, ялсыз эшләү, талчыгу, компьютер каршында хәрәкәтсез утыру кебек сәбәпләр аркасында килеп чыга. Бу очракта баш миендә структур үзгәрешләр күзәтелми. Икенче төркем баш авырулары инсульт, яман шешләр, төрле имгәнүләр, бәрелүләр, ялкынсыну, умыртка баганасының муен өлеше остеохондрозыннан килеп чыгарга мөмкин.

- Статистика күрсәткәнчә, башы авыртып җәфаланучыларның 85 проценты табибка мөрәҗәгать итми. Күпләр, үтәр әле дип, үз белдеге белән дәвалана. Кайчакта, чынлап та, авырту кими, уза сыман. Кайсы очракта табибка барырга кирәк?
- Авыртуны дару басарга мөмкин. Әмма тиешенчә дәвасы булмагач, башның алга таба тагын да көчлерәк авыртуы бар. Кеше даруларны күбрәк эчәргә мәҗбүр була. Шуны да истән чыгармаска кирәк, авыртуны басар өчен аена 15 көннән дә күбрәк дару эчәсең икән, бу үзе үк баш авыртуы китереп чыгара. Әгәр дә кешенең башы аена ике тапкырдан да күбрәк авырта икән, һичшиксез, табибка күренергә, томография тикшерүе узарга кирәк.

Медицинада «кызыл флаглар» дигән төшенчә бар. Ягъни кайбер билгеләр күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка барырга киңәш ителә. Әйтик, баш кинәт авырта башлады, ди. Моны пациентлар «яшен суккан шикелле» дип тә чагыштыра. Бу очракта кешенең башына субарахноидаль кан савуы бар. Ягъни тамыр өзелеп, баш мие тирәсенә кан яңгыр кебек ява. Инсульттан аермалы буларак, кеше бу хәлдә йөри, сөйләшә, бары башы гына каты авырта. Бу очракта «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртырга кирәк. Шулай ук озак еллар баш белән җәфаланган кешенең авырту билгеләре үзгәрсә, көчәйсә, сәламәтлек өчен куркыныч.

- Мигрень дигәне нәрсә?
- Мигрень - грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «ярты баш» дигәнне аңлата. Бу вакытта нәкъ менә башның ярты өлеше авырта. Мигрень вакытында авырту берничә сәгатьтән өч көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Кешенең күңеле болгана, косарга мөмкин. Бу вакытта авырулар яктылыкны, көчле тавышларны кабул итмиләр. Мигрень өянәге еш кабатланмаса да, көчле формада уза. Кеше ятып кына тора. Эшли дә алмый. Кайбер кешеләр 20-30 еллап мигреньнән интексәләр дә, баш авыртуының сәбәбен hәм үзенә ничек булышасын белми. Ә бүген бу чиргә каршы бик нәтиҗәле дарулар бар. Шуңа да табибларга вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баш авырулары хроник чирләр рәтенә керә. Аларны тулысынча дәвалап булмый. Шулай да, махсус дарулар ярдәмендә, авыртуны киметергә мөмкин. Мигрень кайбер очракта нәселдән дә күчә. Мигрень вакытында дөрес тукланырга, аерым диета тотарга кушалар. Каһвә, какао, газлы сулар, каты сорттагы сырлар, шәраб, сыра кебек аз градуслы алкогольле спиртлы эчемлекләр, ысланган продуктлар баш авыртуын көчәйтергә мөмкин. Кайбер гормональ контрацептивлар да баш сызлавына китерә.

- Кемдер башым чигәдән кыса, кемдер маңгайдан авырта дип зарлана. Бу нәрсәне аңлата?
- Әйе, кайбер пациентлардан, башыма кыршау, каска кидерткәннәр сыман, дигәнне ишетергә туры килә. Әгәр чигәдән кыса икән, баш мускулларының киеренкелегеннән туган авыру турында әйтергә була. Маңгайдан авыртса, димәк, баш сөягендәге бушлыкларга салкын тигән, гайморит, төрле синуситлар кебек ялкынсынулар күзәтелергә мөмкин. Башның арткы өлеше, гадәттә, кан басымы югары булганда, остеохондроз вакытында авырта. Күзләр белән маңгай бергә авыртканда, күздәге кан басымын тикшертергә кирәк. Кыскасы, теләсә кайсы очракта да төгәл диагнозны бары махсус тикшерү узып кына билгеләргә мөмкин.

- Магнитлы көннәрдә баш катырак авыртамы?
- Әйе, магнит давыллары башка тәэсир итә. Әмма аннан да бигрәк һава торышының еш алышынуы, терекөмеш баганасындагы атмосфера басымының кинәт үзгәреп китүе кеше сәламәтлегенә көчлерәк тәэсир итә. Кемнең организмы авырлыкларны ничек кичерә бит. Шуңа да үзеңне акрынлап чыныктырырга кирәк. Көн саен 40 минут тирәсе җәяү йөрергә ияләнегез. Һәркем моны мөмкинлегеннән чыгып эшләргә тиеш. Тир бәреп чыгу - үзенә күрә бер сигнал сыман. Димәк, күнегүләрне көчәйтергә кирәк түгел. Шул рәвешле, организм үзенә йөкләнгән төрле авырлыкларны кичерергә өйрәнә.

- Баш авыртуыннан кемнәр күбрәк интегә?
- Гадәттә, 45-60 яшьтәге кешеләр баш авырта дип зарлана. Шулай да соңгы арада яшьләр арасында да башы авыртучылар бар. Бу нәкъ менә баш мускулларының киеренкелегеннән килеп чыккан сырхау. Хатын-кызлар арасында зарланучылар күбрәк. Статистика буенча, башы авыртучылар арасында өч хатын-кызга бер ир-ат туры килә. Бу хатын-кызлардагы гормональ үзгәрешләр белән дә бәйле. Эше компьютер, саннар, акыл белән бәйле кешеләрдә бу ешрак күзәтелә. Ә менә гел хәрәкәттә булган, физик эш белән шөгыльләнүчеләр сирәгрәк зарлана. Балаларда да баш авыртулары күзәтелә. Беренчедән, аларда да стресс җитәрлек. Икенчедән, бик күп вакыт компьютер артында утыралар. Актив уеннар уйнаучы балалар хәзер бик аз.

- Төрле үлән чәйләре баш авыртуын баса аламы?
- Баса алса, бик яхшы. Тик чәй белән генә авыруны бетереп буладыр дип уйламыйм. Күбрәк хәрәкәт кирәк. Иртә белән гимнастика ясау да бик мөһим. Моны балаларга да кечкенәдән өйрәтсәң яхшы. Кеше эшкә соңга калса да, битен юмыйча китми бит, биш минут булса да күнегүләр ясау гадәткә керсен иде. Эш белән ялны аралаштырырга кирәк дигән сүзләр тапталган булса да, бик мөһим мәгънәгә ия. Бу фән ягыннан да өйрәнелгән. вакытында кеше ял да итә белергә тиеш. Аннары хәзер күпләр яшәгән көннең кадерен бәяләми, шатлана белми. Ә бит уңай энергия нәтиҗәсендә бүленеп чыккан гормоннар баш авыртуын гына түгел, хәтта яман шеш күзәнәкләрен үтерергә дә сәләтле. Сөенә белергә кирәк.Тыштан гына түгел, эчтән көлеп яшәү мөһим. Дарулар сызлауны басарга мөмкин, ә авыру белән организм үзе көрәшә.

Башны ничек ял иттерергә?

Невролог Марат Сайхуновтан киңәшләр

бер урында хәрәкәтсез 15-20 минуттан да озак утырмаска тырышыгыз;
эштән соң җылы душ керү файдалы;

киеренкелекне бетерү өчен театр, концертларга барып ял итү кирәк;

компьютер каршында эшләгәндә, урынны алыштырып, ял итеп алыгыз;
эш белән ялны аралаштыра белегез;

кеше, кимендә, алты сәгать йокларга тиеш. Шунысы да бар, төнге 12гә кадәрле бер сәгать йокы 12дән соңгы ике сәгать йокыны алыштыра;

физик активлык кирәк;

саф һавада ешрак йөрегез;

кешенең яраткан шөгыльләре булырга тиеш;

уңай эмоцияләр белән, канәгать булып, шөкер итеп яшәгез;

салкыннарда башыгызга кимичә йөрмәгез. Эсседә шулай ук кояштан сакланырга кирәк;

баш авыртканда, табиб белән киңәшләшеп, ибупрофен даруын файдаланырга була.

Эльвира Мозаффар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading