16+

Михаил Бурмистров: «Онкология чире йогышлы авыру түгел, андый диагноз куелганнардан йөз чөерергә ярамый!»

Яз җитүе миңа сөенче кебек тәэсир итте. Быел иртәрәк тә абайладым аның башлануын. Кала урамнарында йөргәндә таш йортлар күләгәсеннән якты якка чыкканда ук сизелде аерма. Сәламәт кеше моңа куанмыймы инде! Менә шул шул: сәламәт булсаң гына ямьле дөнья. Әйе, байтак кына вакыт интектереп теңкәгә тигән зәхмәтне җиңеп аякка басуыма сөенеп...

Михаил Бурмистров: «Онкология чире йогышлы авыру түгел, андый диагноз куелганнардан йөз чөерергә ярамый!»

Яз җитүе миңа сөенче кебек тәэсир итте. Быел иртәрәк тә абайладым аның башлануын. Кала урамнарында йөргәндә таш йортлар күләгәсеннән якты якка чыкканда ук сизелде аерма. Сәламәт кеше моңа куанмыймы инде! Менә шул шул: сәламәт булсаң гына ямьле дөнья. Әйе, байтак кына вакыт интектереп теңкәгә тигән зәхмәтне җиңеп аякка басуыма сөенеп...


Әлбәттә, шатлыгым белән уртаклашасым килә. Нинди зольмәттән чыгуымны белгертү өчен, Казан онкология үзәгендә дәвалануымны әйтүем дә җитәр кебек. Төгәлрәге, Республика клиника онкология диспансерының ашказаны юлы (үңәч) хирургиясе бүлегендә операция ясатырга туры килде. Анда эшләүче табибларга рәхмәт. Сихәтләнүем - тулысынча аларның тырышлыгы. Мин хастаханәгә дүшәмбе көнне кердем һәм шул ук атнаның җомгасында, скальпель кискән җөйләргә соңгы тапкыр перевязка ясатып, өйгә кайтып киттем. Марля тампоннарын куйганда шәфкать туташының: «Бу - ювелир эше!» - дип, хирург­ны мактавы истә калды.

«Ювелир» дигәнебез - операция ясаучы хирург, медицина фәннәре докторы профессор Михаил Бурмистров. Һәр авыру операция ясаучының алтын куллы оста булуын тели, билгеле. Тикшерүләр узып йөргәндә үк мин Бурмистровның югары профессионал булуын ишеттем. Ә инде очрашып сөйләшкәч, соңгы шик-шөбһәләрем дә таралып юк булды. Мөлаем карашлы бу кешенең ирләрчә көчле итеп кул кысып күрешүе, шул ук вакытта үзен гаҗәп тә тыныч тотуы - сүзе эшеннән аерылмый торган инсан икәнлегенә инандырды.

Инде менә терелеп аякка баскач тагын очраштык, бу юлы интервью алыр өчен эзләп таптым мин аны. Михаил Владимирович белән әңгәмәмне хастаханәдә ишеткән бер хәлне искә төшерүдән башладым. Һаман онытылмый, күңелемне тырнап тора шунда сөйләнгән хәл һәм, дөресен генә әйткәндә, кулыма каләм алырга этәргеч биргән хикмәт тә шул иде.

Палатада ятканда, бер иптәш: «Сезне ничектер, мине оныттылар бу дөньяда. Онкология үзәгенә баруымны белүгә, таныш-белеш кенә түгел, дуслар һәм хәтта кайбер туганнар да араны өзде. Хәлне белешер урында, хәзер сөйләшмиләр дә. Телефоннан шалтыратмыйлар, миңа җавап та бирмиләр...» - дип уфтанып алган иде.

Бу сүзләр ул чакта артык уйландырмады. Һәркемнең үз хәле хәл дип карарга күнегәсең сырхауханәдә. Бәлки шуңадыр. Ни гаҗәп, андый моң-зарны тагын ишетергә туры килде миңа. Операция ясатып өч айдан соң тикшерүләр узган чагында очраган авырулар арасында да күтәрелде ул сүз. Нәкъ тегенекенә охшаш хәл. Әнә берсенең кайбер танышлары, аның килүен күргәч, урамның икенче ягына ук чыгып китәләр икән...

Ни соң бу? Авырган кешегә ярдәм итәр урында аннан йөз чөерүне аңлап та, аңлатып та булмый. Бәлки, диагноз куркыта торгандыр...

- Бу - бары тик наданлык! Онкология чире йогышлы авыру түгел, куркырга кирәкми аннан. Ә менә әхлак ягын уйлап карау зыян итмәс, - ди ул.
Әлбәттә, белгеч хаклы: бу йә аңлап бетермәү, йә рухи гариплек.

- Михаил Владимирович, менә нәрсәне әйтсәгез иде: узган ел республикада Онкологиягә каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде, шуның белән бәйле рәвештә, халыкны агарту эше алып барылдымы? Гомумән, ул чара нинди нәтиҗәләр бирде?
- Халыкның медицина буенча белемен күтәрү эшен алып бару һәрвакыт зарур. Әлеге чара кысасында, халыкны күпләп тикшерү уздырылды. Нәтиҗәсе уңышлы килеп чыкты: аннан алдагы ел белән чагыштырганда, үлем-китемне сизе­лерлек киметүгә ирештек. Ә бит онкология белән авыручылар саны арта бара... Чир никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау шулкадәр өметлерәк.

- Никадәр гомерне газраил кулыннан йолып алуыгыз һичшиксез куандыра. Тик менә бу зәхмәтнең барыбер тарала баруы сагайта. Безнең заманда тормыш шартлары яхшыра да кебек инде, ә ул каһәр төшкән чирнең арта баруы ни сәбәптән икән соң?
- Беренче сәбәп - кешенең дөрес тукланмавында, ризыкның сыйфатсызлыгында. Аннан соң - экологиянең начарлануы, анысы икенче урынга чыкты хәзер.

- Сез әйткәннәргә чик куя алабыз ич без. Хуп. Ә инде чир аяктан екса, аны дәваларга - мисалга, минем очракта операция ясатырга Казанда ныклы нигез булуына үзем шаһит. Үзем яткан бүлектә кешене операциягә әзерләү, ясау һәм, ниһаять, операциядән соң аны карау бик яхшы алып барылуын күреп, күңелем булды. Катлаулы булуына карамастан, эш яхшы оештырылган.
- Бу, әлбәттә, профессор Евгений Сигал җитәкләгән коллективыбыз - табиблар һәм шәфкать туташлары тырышлыгы нәтиҗәсе. Биредә өлкән шәф­кать туташы Кадрия Гафиатуллинаның фидакарьлеген дә аерым искә аласым килә.

- Без, авырып ятканнар, аларның барысына рәхмәтле. Хаста­ханәдәге эшнең бөтен нечкәлек­ләрен белеп бетермәсәк тә, төп эшне хирург башкаруын аңлыйбыз. Бу һөнәр иясенә табигый сәләт бирелергә тиештер, минемчә. Һәм шул ук вакытта хирург та айдан төшми... Озын сүзнең кыс­касы, Михаил Владимирович, үзегезнең ни өчен бу һөнәрне сайлавыгызга килсәк...
- Чыннан да, кеше ­очраклы гына хирург була алмый. Тәҗ­рибәмнән чыгып әйтәм.Мин үзем мәктәптә укыганда ук хирург булам дип уйлый идем. Нәкъ шул хыялымны тормышка ашырырга теләп, сигезенче сыйныфтан соң мин медицина көллиятенә укыр­га кердем. Һәм бер үк вакытта биредә медбрат булып эшкә керештем. 1988 елдан бирле эшлим монда, ул чакта әле ул 15нче шәһәр хастаханәсе дип атала иде. Аннары Казан дәүләт медицина институтында укыдым. Студент чагымда «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә волонтер булып та эшләдем. Кеше тормышында хирургның хәлиткеч роль уйнавын шунда күрдем. Күрдем дип, еш кына ашыгыч операцияләрне башкарырга да туры килә иде. Җыеп кына әйткәндә, диплом алу белән бергә, мин скальпель тотып эшләү тәҗрибәсен дә туплый башладым. Әйткәнемчә, 1988 елдан бирле шушында хезмәт куям.

- Киләсе елга 30 ел тула икән.Сез инде хәзер тәҗрибәле хирург булу белән бергә фән өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкәнсез - медицина фәннәре докторы, профессор. Шулай да, яшьрәк чагыгызны искә төшереп, үзегезнең остазыгыз кем булуын әйтә аласызмы?
- Ерак йөрисе юк: хастаха­нәдәге бүлек башлыгы профессор Евгений Иосифович Сигал - минем җитәкчем. Аның җитәкчелегендә күтәрелдем фән дигән «тау» буйлап. Евгений Иосифович - күренекле шәхес! Безнең тармакта операция ясауның яңа алымын - лапароскопияне иң беренче булып ул кертте. Гади генә итеп әйт­кәндә, ярып ташламыйча кечкенә генә тишекләр ясап операция үткәрү ул. Авыру кеше, әлбәттә, аны күпкә җиңелрәк кичерә, кечкенә җөйләр тизрәк төзәлә...

- Хәзер үзегез яшьләрне өйрәтәсезме соң?
- Әлбәттә. Минем кул астымда җиде егет медицина фәннәре кандидаты диссертациясен яклады. Докторлык диссертациясен яклаучылар да бар. Белем эстәргә, тәҗрибә арттырырга бөтен Россия­дән һәм хәтта БДБ илләреннән дә белгечләр килә безгә. Киләсе атнада БДБ илләреннән курсантлар җыелачак. Аларга лекция укыячакмын, мастер-класс күрсәтәчәкмен...

- Табиблар һәрвакыт җитди. Хастаханәдә башкача мөмкин дә түгелдер. Ә менә профессор Бурмистровның ничек ял итүен белеп булырмы икән?
- Ялга вакыт каламы дип сорагыз сез! Әле бит безнең командировкалар да бар. Фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашырга һәм анда чыгыш ясарга туры килә. Димәк, алдан әзерләнергә дә кирәк... Ял итәргә вакыт бик аз кала. Шулай да, эшләрдән бушаган арада, мин китап укырга яратам. Нинди әсәрләр дигәндә, җитди документалистикага өстенлек бирәм. Күбрәк тарих темасына язылганнар белән кызыксынам һәм узган гасырдагы Ватан сугышы турындагы документаль китапларга да күңелем төшә. Соңгысы, бәлки, бабамның йогынтысыдыр: ул - фронтовик, танк йөрткән. Анатолий Максимович Мәскәү янында сугышка кереп, Берлинга хәтле барып җиткән...


Михаил Бурмистровтан киңәшләр
Кеше үзендә онкология авыруы барлыгын белде ди. Аңа нишләргә?
Беренче чиратта, каушамаска, курыкмаска. Бу әле ­дөнья бетте дигән сүз түгел! Төшенкелеккә бирелмәскә, үз-үзеңә, тереләм, дип максат куярга һәм дәвалаучы табиб белән союздаш булырга кирәк. Онкология хастасының 1нче һәм 2нче стадиядәгеләре дәвалауга бирешә һәм җиңелә. Шуңа күрә, үзеңне сау хис итсәң дә, тикшерелергә оялма. Никадәр алданрак беленсә, шулкадәр тизрәк бетерелә ул зәхмәт. Гомумән, ирләргә - 45 яшьтән, ә хатын-кызларга тагын да иртәрәк тикшерелергә киңәш итәр идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading