16+

«Операцияне «бисмилла» әйтеп башлыйбыз»

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары ел саен матбугат хезмәткәрләре белән очраша. Хастаханә белән болай да һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшлибез, ә бу көнне журналистларга «тыелган» бүлмәләргә дә ишекләр ачыла. «ШК» журналистлары да хастаханәнең операцияләр ясау һәм реанимация бүлекләрендә булып кайтты.

«Операцияне «бисмилла» әйтеп башлыйбыз»

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары ел саен матбугат хезмәткәрләре белән очраша. Хастаханә белән болай да һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшлибез, ә бу көнне журналистларга «тыелган» бүлмәләргә дә ишекләр ачыла. «ШК» журналистлары да хастаханәнең операцияләр ясау һәм реанимация бүлекләрендә булып кайтты.


Ни өчендер бу клиника, авыруларны дәвалый торган медицина учреждениесеннән бигрәк, сабыйлар йорты буларак күз алдына килеп баса. Хастаханә ишегалдында елмайган балаларны күреп, башкача уйлап та булмый. Баксаң, аларның күбесе инде савыккан, өйләренә ашыга. Ә хастаханә эчендә балаларны елмайту өчен күпме көч башкарыла... Анда - аерым дөнья.

Республика балалар клиник хастаханәсендә барлыгы 11 операция залы бар. Яңа туган сабыйдан алып 18 яшькәчә төрле диагнозлы балаларны китерәләр. Елына 12 меңнән артык операция башкарыла. Бу - атнасына уртача 250 операция дигән сүз.

- 18 яшемнән бирле медицина өлкәсендә эшлим. Һәр операцияне уң кулдан, «бисмилла» әйтеп башлыйбыз. Авырулар, ата-аналар, хезмәткәрләрнең үзләре өчен дә биредә барлык шартлар да тудырылган. Гыйбадәтханәләр дә бар, - ди 28 ел шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә Халикова.

Операция блогы бүлегенең җитәкчесе, балалар хирургы Рифат Идрисов әйтүенчә, хастаханәдәге заманча югары технологияле җиһазлар барлык төр операцияне дә ясарга мөмкинлек бирә, табиблар чит илләрдә тәҗрибә туплый, һәркем - үз эшенең остасы.

- Көненә - 24 сәгать, елына - 365 көн. Безнең эш сәгатебез әнә шундый. Тәүлек буе балаларга югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә тырышабыз. Офтальмология, йөрәк-кан тамырлары авырулары, баш һәм арка миенә, урология буенча катлаулы операцияләр башкарыла. Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән чит төбәкләрдән дәваланырга килүчеләр дә җитәрлек. Баш табиб Рафаэль Шәвәлиев - идеяләр тәкъдим итүче, ә без шул тәкъдимнәрне тормышка ашырабыз, - ди табиб.

Операциядән соң балалар махсус уяну (пробуждение) бүлмәсенә озатыла. Алар операциядән соң күзләрен ачканда уңайлы булсын өчен барысы да эшләнгән, уенчыкларга кадәр бар. Бүлмә 50 пациентка исәпләнгән. Биредә авырулар берничә сәгать яталар, аннары аларны палаталарга күчерәләр.

Республиканың балалар реанимация-консультация үзәге тәүлек буе эшли. Авыр хәлдәге авыруларны хастаханәгә вертолетларда, реанимобильләрдә тиз арада китереп җиткерү мөмкинлеге тудырылган. Ата-аналар өчен дә барлык шартлар бар.

- Без хастаханәдә инде ике ел дәваланабыз. Авыруыбыз үпкә белән бәйле. Бала янына теләсә кайсы вакытта килергә була, янында калырга да мөмкин, палаталар уңайлы. Ачык йөзле, тәҗрибәле табиблар, шәфкать туташларына бик рәхмәтлебез, - ди баласы янында кизү торучы аналарның берсе.

Балалар яткан килеш үсә

Хастаханәдә паллиатив ярдәм күрсәтү бүлеге эшли. Бу төшенчә безнең республикага әле соңгы елларда гына килеп керде. Паллиатив ярдәм - кешегә гомеренең соңгы мизгелләрендә булышу дигән сүз. Төп максат - дәвалап булмый торган диагнозлы балаларны тәрбияләү, аларның тормыш шартларын яхшырту, хәлләрен җиңеләйтү. Ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган балалар яткан килеш үсә, ашый, эчә, хәтта туган көнен дә уздыра. Без килгән көнне бер баланың койкасы янында шарлар эленеп тора иде. Күптән түгел бер яшь тулган көнен билгеләп узганнар икән.

- Бу балалар яшәми, ләкин исән. Элек катлаулы диагноз куелган сабыйлар арасында үлем очраклары күп иде, бүген шул рәвешле аларның яшәү озынлыгын озайта алабыз. Авыру балаларның туганнары, якыннары, әти-әниләре өчен дә рухи ярдәм мөһим. Алар кайда булсалар да, балалары өчен тыныч. Балалары янына күңелләре кушкан чакта килә алалар, төнләме, көндезме - ишекләр һәрчак ачык, - ди реанимация хезмәте җитәкчесе, балалар анестезиясе һәм реаниматологиясе буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында баш белгеч Игорь Закиров.

Табиб фикеренчә, мондый дәвалап булмаслык авыруларга китергән сәбәпләрнең күбесе экология, йөклелек чорындагы проблемалар, бала тудырган чактагы өзлегүләр белән бәйле. Ничек кенә булмасын, паллиатив ярдәмгә мохтаҗ сабыйлар саны арта баруы бик кызганыч.
- Иң мөһиме - балалардагы авыруларны карында чакта ук ачыклап, дәвалап өлгерергә кирәк, - ди Игорь Закиров.
Республика балалар клиник хастаханәсе һәр баланы кайгырта. 40 ел элек ачылган хастаханәне бүген чит илдә дә беләләр. Һәр пациентның гомере өчен табиблар бердәм команда булып көрәшә. Иң зур җиңү - баланың савыгуы, елмаюлы карашы.


Республика балалар клиник хастаханәсе саннарда

Хастаханәдә 2157 хезмәткәр эшли: 438 табиб, 959 шәфкать туташы, 14 Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы. Ел дәвамында 900 студент, аспирант, ординатор, курсант биредә тәҗрибә туплый. Хастаханәдә эшләүче 100дән артык хезмәткәр Европа һәм Американың алдынгы клиникаларында укулар узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading