16+

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: «Татарстан халкының яртысыннан артыграгында депрессия күзәтелә» (КИҢӘШЛӘР)

Өч-дүрт елдан депрессия эшли алмауга, сәләтсезлеккә китергән төп сәбәпләрнең берсе булуы бар, дип борчыла табиблар. Бүген Татарстан халкының яртысыннан артыгында депрессия билгеләре күзәтелә. Төшенкелек һәркемдә булырга мөмкин. Быел Бөтендөнья сәламәтлек көненең депрессия темасына багышлануы да шуңа бәйле. Без исә бу хакта Бехтерев исемендәге Республика психиатрия клиник хастаханәсенең психотерапия үзәге мөдире,...

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: «Татарстан халкының яртысыннан артыграгында депрессия күзәтелә» (КИҢӘШЛӘР)

Өч-дүрт елдан депрессия эшли алмауга, сәләтсезлеккә китергән төп сәбәпләрнең берсе булуы бар, дип борчыла табиблар. Бүген Татарстан халкының яртысыннан артыгында депрессия билгеләре күзәтелә. Төшенкелек һәркемдә булырга мөмкин. Быел Бөтендөнья сәламәтлек көненең депрессия темасына багышлануы да шуңа бәйле. Без исә бу хакта Бехтерев исемендәге Республика психиатрия клиник хастаханәсенең психотерапия үзәге мөдире,...

- Депрессия - беренче чиратта, авыру. Аның сәбәпләре берничә төрле: эндоген, ягъни кешенең эчке проблемалары белән бәйле; психоген, монысы тормышта килеп туган стресс­лар нәтиҗәсендә, төрле борчулардан, якыннарның үлеме, гаиләдәге фаҗигаләрдән соң килеп чыга. Шулай ук озакка сузылган соматик авырулар да күңел төшенкелегенә китерергә мөмкин. Әле беркөнне генә аягы, биле авыртудан зарланган яшь кенә хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Мин анда депрессия билгеләре күрдем.

- Депрессиянең билгеләре нинди соң?
- Медицина терминнарына тукталмыйча гына, гади итеп әйткәндә, беренчедән, кеше рәхәтлек, канәгатьләнү хисе кичерми. Телевизор караса да, урамга чыкса да, ул - битараф. Икенчедән, хәлсезлек сизә. Өченчедән, кәефе булмый. Бу төп билгеләрдән тыш йокысызлык, аппетит булмау күзәтелергә мөмкин. Кешеләрдән еш кына, авызымның тәме юк, дигәнне ишетергә туры килә. Яки киресенчә, кеше төнлә торып күп итеп ашарга мөмкин. Көчеңә, мөмкинлекләреңә ышанмау, үзеңне түбән бәяләү, һәрчак үзеңнән гаеп эзләү, кирәксез, файдасыз дип тою, ­җенси­ теләк кимү - болар барысы да авыру билгеләре. Әгәр кешедә бу билгеләрнең икесе, өчесе ике атна дәвамында күзәтелсә, депрессия диагнозын куярга җирлек бар. Ә бер көн начар булып, ике көн кеше яхшы кәеф белән йөри икән, бу бернинди дә депрессия түгел, күңел төшенкелеге генә.

- Скандинавиянең кайбер илләрендә, депрессияне кисәтү өчен, кешеләрне махсус бүлмәләрдә дәвалыйлар икән дип ишеткәнем бар. Анда организмга кояш нуры кебек тәэсир итә торган яктыртылган утлар куела икән. Кояш депрессиядән саклыймы?
- Әйе, юкка гына көзге-кышкы депрессия турында әйтмиләр. Кояш нурлары азайгач, кешедә мелатонин гормоны күбрәк бүленеп чыга башлый. Нәтиҗәдә кешенең һаман йоклыйсы килә, ул хәлсезләнә, күп ашый. Шуңа да кояшлы көндә урамда күбрәк булырга кирәк. Язга таба кояш нурлары җитмәү проблемасы үзеннән-үзе бетә.

- Дөнья куабыз, чабабыз, тормыш темпы тизләнә бара. Көн саен мәшәкатьләре дә чыгып кына тора. Депрессия белән авыручыларның артуы гаҗәп тә түгел. Бу авыруның аяныч нәтиҗәләргә китерүе борчый.
- Статистика буенча төгәл генә мәгълүматлар юк. Шулай да республика халкының яртысыннан артыграгында депрессия күзәтелә дип әйтергә була. Күпләр үзләренең хәлсез булуын йөрәк, баш авыртуы белән бәйли, депрессия дип уйламыйлар да. Кайберәүләр табибка барырга, үз хәлен сөйләргә ояла, кемдер курка. Дөрес, соңгы елларда психотерапевтларга ачылучы пациентлар артты. Авыр хәлдәге авыруларга антидепрессантлар язабыз. Кеше ул дару төймәләренә күнекми, ияләнми, берникадәр вакыттан соң хәле яхшыргач, аларны эчмичә дә яши ала. Ә менә вакытында дәваланмасаң, депрессия инфаркт, инсульт, ашказаны җәрәхәте китереп чыгарырга, гаилә, шәхси тормыш җимерелүгә, эш урынын югалтуга китерергә мөмкин. Иң куркынычы - кешенең үз-­үзенә кул салуы.

- Бөтен авырулар нервыдан диюләре хак икән алайса. Ә менә балаларда депрессия күзәтеләме?
- Гадәттә, депрессия 25 яшьтән соң ешрак күзәтелә, шуңа да карамастан балаларда да була. Безнең хастаханәдә махсус балалар психотерапевты да бар. Үсмерләрнең тәртипләре бозыла, начар укый башлыйлар, мәктәпкә йөрмиләр, дәрестән качалар, сугышалар, бәхәсләшәләр. Кечкенә сабыйларда депрессия билгеләре елау, урын-җиргә сию, төнлә куркып уяну кебек күренешләрдә чагыла. Кыскасы, балалар үзләренчә стресс кичерә, аларның үз депрессия­ләре.

- Компьютер, заманча гаджетлар да тәэсир итәдер. Күп балалар интернетсыз тормышны күңелсез дип саный бит.
- Бүген компьютерсыз яшәп булмый. Интернет аша дуслар табарга, белемне арттырырга,мәгълүмат алырга була. Ләкин виртуаль тормыштан аерылып шул дуслар белән очрашу, тере аралашу файдалы. Компьютер, телефонның файдалы якларын эзләргә кирәк. Вакытын, тормышын дөрес планлаштыра алмаган кешеләр авыруга сабышырга мөмкин.

- Шоколад ашау кәефне күтәрә, диләр. Депрессияне билгеле бер ризыклар ашап җиңеп буламы?
- Шоколад күп ашау - шикәр авыруына, тынычландыра торган үлән чәйләрен гел эчү аллергиягә дә китерергә мөмкин.Бу күпмедер дәрәҗәдә шаяртып әйтелгән сүзләр. Шулай да чик-чаманы белергә кирәк. Иң мөһиме - эчке халәтеңне үзгәртү.

Депрессиягә бирешмәс өчен психотерапевт Гомәр Зыятдинов киңәшләре


Яшәү рәвешен үзгәртегез, билгеле бер режим булдырыгыз.

Ял кирәк, әмма бу көне буе йоклап яту дигән сүз түгел.

Табигатькә чыгыгыз.

Кояш нурларын күбрәк тоярга тырышыгыз.

Бертөрлелектән качарга тырышыгыз.

Тик утырмагыз, үзегезгә яңа шөгыльләр уйлап чыгарыгыз.

Физик активлык кирәк.

Наркотик, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән ерак торыгыз.

Дуслар, туганнар, якыннарыгыз белән ешрак аралашыгыз.

Конфликтлы хәлләрдән качарга тырышыгыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading