16+

Реанимация яки интенсив терапия бүлмәсендә яткан балалар янына ата-аналарын кертергәме, юкмы?

«Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына хастаханәләрнең реанимациясендә яки интенсив терапия бүлмәләрендә яткан балалар янына ата-аналарына керергә рөхсәт бирүне сораган закон проектын кертте.

Реанимация яки интенсив терапия бүлмәсендә яткан балалар янына ата-аналарын кертергәме, юкмы?

«Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына хастаханәләрнең реанимациясендә яки интенсив терапия бүлмәләрендә яткан балалар янына ата-аналарына керергә рөхсәт бирүне сораган закон проектын кертте.

Депутатлар бу хокукны кануни нигездә беркетергә тели. Хәзерге вакытта реанимациядә яткан баланың хәлен белергә ата-ана фәкать баш табиб рөхсәте белән генә керә ала. Күп очракларда бу тыела. Закон проекты авторлары сүзләренчә, «ата-­ананы бала янына кертмәү җәмәгатьчелектә ризасызлык тудыра, еш кына дәвалауның нә­тиҗәсен дә киметә. Күп кенә чит илләрдә ата-­аналарга стационар медицина ярдәмен алган, шул исәптән реанимация, интенсив терапия бүлмә­ләрендә яткан авыру бала янында булырга рөхсәт ителә».
Шул уңайдан без берничә кешенең фикерен сораштык.

Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасы депутаты:
- Мин әлеге закон проектын дөрес дип саныйм, ата-аналар балалары янында булырга хокуклы. Әмма, авыруның хәленә карап яки башка сәбәпләр аркасында, бу рөхсәт ителмәскә дә мөмкин. Миңа калса, соңгы сүзне табиблар әйтергә тиеш. Бала өчен ата-­ананың аның янында булуы хәерлеме, әллә юкмы - табиб хәл итә.

Рафаэль Шәвәлиев, Балалар республика клиника хастаханәсе баш табибы, Казан шәһәр Думасы депутаты:
- Дәүләт Думасы комитетының әлеге инициативасын хуплыйбыз. Балалар клиника хастаханәсенә әлеге практиканы без керттек инде. Балалары янында булырга теләгән һәм бу мөмкин булган очракта, ягъни авыруның хәленә карап, әлеге мөмкинлек бирелә. Бала белән ата-ана арасындагы психологик бәйләнеш сәламәтләнү процессына уңай йогынты ясый.

Игорь Закиров, ­Балалар республика клиника хастаханәсенең реанимация хез­мәте җитәкчесе:
- «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 323 нче Федераль законның 51нче маддәсе стационар шартларда балага медицина ярдәме күрсәтелгәндә аның белән бергә медицина оешмасында әнисе яки әтисе дә булуны рөхсәт итә. Реанимация яки интенсив терапия бүлекләрендә пациентның туганнарына аның янында булуны тыя торган закон юк. Күзәтүләрдән чыгып, ата-анасы янәшәсендә баланың стационарда дәвалану вакыты кыскаруын, сәламәтләнү процессының тизрәк баруын беләбез. «Детский паллиатив» хәйрия фонды җитәкчесе Карина Вартанова, әлеге мәсьәләнең практик якларын өйрәнү өчен, безгә тәҗрибә уртаклашырга да килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading