Бу санны журналистлар белән очрашуда Татарстанның баш онкологы, Республика онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов җиткерде.
4 февраль Бөтендөнья онкологиягә каршы көрәш көне уңаеннан узган елга нәтиҗә ясап, Рөстәм Хәсәнов онкология белән авыручыларның саны күбәюен әйтте. Шуңа да карамастан, авыруны башлангыч стадиядә ачыклаулар арткан, ә бу исә аны дәвалау мөмкинлеге бар дигән сүз.
- Онкология белән авыручыларның саны дүрт процентка артты, шуңа да карамастан уңай үзгәреш бар. Элек яман шеш авыруларын вакытында ачыклау 54 процент тәшкил итсә, хәзер ул 57 процентка җитте. Әлеге чир белән авыручы кешеләр озаграк яши башлады, - диде баш онколог. 2014 нче елның азагына онкология белән учетта торучылар саны 85939 кеше исәпләнгән. Онкологиянең төрләренә килгәндә, беренче урында - тән тиресе рагы, икенче урында сөт бизләре рагы, өченче урында - калын эчәк.
Казан шәһәре баш онкологы Фоат Әхмәтҗанов әйтүенчә, авыруны вакытында ачыклаганда, 90 процент очракта дәвалап була. Авыручыларның «яшәрүе» дә дөреслеккә туры килми. Рак белән авыручыларның күбесенең уртача яше 60 тан олы.
Республикада онкология өлкәсендә зур эш алып барыла. Россиядә һәм бөтен дөньяда аналогы булмаган паллиатив ярдәм нәкъ менә Казанда күрсәтелә. Моннан кала, Фоат Әхмәтҗанов Казан медицина университетының педиатрия бүлегендә онкология укытуны кертүне алга китеш буларак билгеләп үтте.
Белешмә: Узган ел онкология авыруларыннан дөньяда 8,2 миллион кеше үлгән, шуларның 4 миллионы 30-69 яшьлекләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар