16+

Рәшит Байбиков: «Энурезның вакытлыча гына проблема түгел, ә җитди авыру икәнен аңларга кирәк»

- Оныгыбызга - биш яшь. Әле хәзер дә астына сия. Әнисе моңа әллә ни зур игътибар бирми. «Үз вакыты белән туктар әле»,- ди. Тик бала тиздән мәктәпкә бара бит инде, бу аңа зур уңайсызлыклар тудыра. Безгә берәр киңәш бирсәгез иде. Исемем редакция өчен генә, Балтач Биш яшькә җиткән сабыйның астына...

Рәшит Байбиков: «Энурезның вакытлыча гына проблема түгел, ә җитди авыру икәнен аңларга кирәк»

- Оныгыбызга - биш яшь. Әле хәзер дә астына сия. Әнисе моңа әллә ни зур игътибар бирми. «Үз вакыты белән туктар әле»,- ди. Тик бала тиздән мәктәпкә бара бит инде, бу аңа зур уңайсызлыклар тудыра. Безгә берәр киңәш бирсәгез иде. Исемем редакция өчен генә, Балтач Биш яшькә җиткән сабыйның астына...

- Оныгыбызга - биш яшь. Әле хәзер дә астына сия. Әнисе моңа әллә ни зур игътибар бирми. «Үз вакыты белән туктар әле»,- ди. Тик бала тиздән мәктәпкә бара бит инде, бу аңа зур уңайсызлыклар тудыра. Безгә берәр киңәш бирсәгез иде.

Исемем редакция өчен генә, Балтач


Биш яшькә җиткән сабыйның астына сиюе җитди авыру булып санала. Медицинада ул энурез дип атала. Бу авыруның үзенчәлекләре, сәбәпләре, дәвалау юллары турында Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы, Казан шәһәренең баш эксперт уролог-андрологы Рәшит БАЙБИКОВ белән сөйләштек.

- Рәшит әфәнде, бу авыру ни сәбәпле килеп чыга?
- Энурезның килеп чыгу сәбәпләре төрле. Беренчел энурез тугач ук гел астына җибәрә торган биш яшьтән узган балаларда очрый. Икенчел энурез исә йогышлы авырулардан соң барлыкка килгән авырулар, бәвелне тоту системасы җайланып бетмәү, балага туган вакытта килгән психик зыян, йокы бозылу, сидек юлы ялкынсыну, стресс аркасында килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, бала 6-12 ай дәвамында кече йомышын үтәргә өйрәнде ди. Тынычсызлык, әти-әнисе аерылышу яки гаиләдә яңа сабый туу, башка авыр стресс нәтиҗәсендә, аңарда энурез башлануы бар.

- Бу авыру нәселдән күчә аламы?
- Галимнәр аның геннар аша аутосом-доминант төр буларак күчүен раслаганнар. Әгәр әни кеше балачагында энурездан интеккән икән, бу гадәтнең аның сабыена күчү куркынычы 42 процентны тәшкил итә. Әтисеннән 39 процент очракта күчәргә мөмкин. Әгәр әтисе дә, әнисе дә кечкенә чакларында асларына җибәрә торган булган икән, балаларында 77 процент очракта энурез булуы бар.

- Кагыйдә буенча, бала ничә яшьтән чүлмәккә утырырга тиеш?
- Алты айга кадәр балада бәвел бүлеп чыгару системасы җайлашып бетми. Бала, кече йомышын сидек куыгы тулган саен, шартсыз рефлекс буларак үти. Тәүлегенә 20 тапкыр да бушанырга мөмкин. Алты айдан бала сидек куыгының тулганын сизә башлый, моны үзенең торышы белән башкаларга сиздерергә тырыша. Әйтик, йомышын үтисе килсә, тынгысызлана, еларга, көчәнергә мөмкин. Бер яшьтән соң балада шартлы рефлекс формалаша башлый. Гадәттә, балаларның күбесе дүрт яшьләргә үзләрен олылар кебек контрольдә тота, кече йомыш үтисе килүен тоя. Әгәр йокыдан торганда баланың бәвел куыгы тулы булып, ул бәдрәфкә бара икән, димәк, бәвел бүлеп чыгару функциясен контрольдә тоту формалашып беткән. Нәтиҗә ясап әйткәндә, дүрт яшьтән узган бала төнлә дә, көндез дә тыелып тора белергә тиеш. Көненә 7-9 тапкыр кече йомышны үтәү норма булып санала.

- Энурезны кисәтү юллары бармы?
- Ананың йөклелек чорын яхшы кичерүе, бала тапканда катлаулыклар булмау, сабыйны дөрес тукландыру, имезү, памперслардан вакытында баш тарту, стресслардан саклану, гаиләдә уңай мөгамәлә - болар барысы да баланың нормаль үсешенә, шул исәптән энурез кебек авыруны да кисәтү чарасы булып тора.

- Балага ничә яшькә кадәр памперс кидертергә киңәш итәсез?
- Памперслар бездә әле 1990 елларда гына барлыкка килде. Сүз дә юк, алар әниләр өчен бик җайлы: урамга чыкканда, кунакка, кибеткә, сырхауханәгә барганда уңайлы. Әмма гигиена күзлегеннән караганда, өйдә чакта кызларга да, малайларга да памперслар кидертергә киңәш итмим.


Баланы никадәр иртәрәк памперссыз йөрергә өйрәтсәгез, бу аның сәламәтлеге өчен яхшырак. Памперслар «компресс» ролен үтәп, сидек юллары һәм җенес системасы әгъзаларына зыян салырга мөмкин.


- Энурезны дәваламасаң, үзеннән-үзе уза дип ишеткән бар. Бу мөмкинме?
- Әйе, энурез үзеннән-үзе узарга мөмкин дигән фикер яши. Хәтерлим әле: бер малай, пешкәннән соң, астына җибәрүдән туктаган иде. Аденоидлар белән энурезны бәйләп караучылар бар. Йоткылыкта бизләрнең үсүеннән барлыкка килгән шеш- аденоидларны алдырганнан соң, энурез беткән очраклар күзәтелә. Ләкин энурезга китергән сәбәпләрнең күп төрлелеген исәпкә алсаң, ата-аналар чаң сугарга тиеш. Авыруны вакытында дәваласаң яхшы. Моның өчен беренче чиратта, авыруны китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга, аларны бетерергә кирәк. Кайбер очракта бу авырудан котылу өчен бер дару гына җитми, комплекслы дәвалану узарга туры килә. Нәтиҗә булсын өчен иң мөһиме: сыеклыкны дөрес куллану һәм бәвел бүленеп чыгу системасы җайлашу.



- Без кечкенә чакта әбием гел бер вакыйганы искә ала иде. Авылда мәктәптә укучы бер малай астына җибәрә торган булган, бу гадәттән котылу өчен, кырдан куян тизәген җыеп ашаган. Шуннан соң, авыру үзеннән-үзе беткән, имеш.
- Коточкыч мисал. Беркайчан да әти-әниләр үз белдекләре белән генә баланы дәваламасыннар иде, бу очракта халык медицинасы алымнары да нәтиҗәсез. Иң яхшысы - педиатр, уролог, невропатолог, психолог кебек белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең республикада балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең өч катлы системасы тудырылган. Үчасток педиатрыннан алып һәр адымда сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелә. Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре һәр баланы кайгыртып хезмәт итә.

- Энурезны вакытында дәваламасаң, нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
- Малайларда бу киләчәктә потенция, ягъни ирлек көченә тәэсир итәргә, кызларда цистит, сидек юллары ялкынсынуына китерергә мөмкин. Гомумән, балаларга энурез кыенлыклар тудыра: шәхес буларак формалашырга комачаулый, неврозга китерүе бар. Бала үзен түбән бәяли, үсмерләрдә, олыракларда энурез яшәү сыйфатын начарлата. Психик, эмоциональ проблемаларга сәбәпче була. Балалар үз яшьтәшләре белән сөйләшергә ояла. Җәйге лагерь, экскурсияләргә барганда да уңайсыз. Яшьтәшләре дә «балык тоткан» иптәшен күреп көләргә, оялтырга мөмкиннәр.


Энурезлы балалар гел шулай куркып яшәп, депрессия башлануы бар, алар төшенкелеккә бирелә, үз эченә бикләнә. Сабыйларның 15 проценты төрле юллар белән бу авырудан котылырга омтыла, хәтта үзенә кул салучылар да бар. Мондый балаларның әти-әниләренә дә авыр, алар да стресс кичерә.


- Баласында энурез булган ата-аналарга нишләргә?
- Иң мөһиме: энурезның вакытлыча гына проблема түгел, ә җитди авыру икәнен аңларга кирәк. Күп аңлашылмаучанлыклар әти-әнинең белмәвеннән килеп чыга. Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга һәм вакытында дәваларга киңәш итәм. Һәр сабыйның балачагы бәхетле узсын иде.

Статистик мәгълүматлар буенча, биш яшьлек балаларның 15 процентында астына сиючеләр очрый. Җиде яшькә кадәргеләрнең 10 проценты атнасына өч тапкырдан артык урын өстен «юеш»ләтә. 18 яшьлекләрдә, олыларда энурез 1-1,5 процент очракта күзәтелә. Малайларда бу авыру, кызларга караганда, 1,5-2 тапкырга күбрәк була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading