Әгәр баланың йөзендә, учларында, терсәкләре һәм тезләре тирәсендә таплар барлыкка килгән икән, димәк, хастаханәгә барырга кирәк дигән сүз. Бу симптомнар комплекслы дәвалауны таләп итә торган авыру билгесе булырга мөмкин.
Балаларда атопик дерматит турында нәрсә белергә кирәк? Шәхси практика белән шөгыльләнүче табиб-педиатр Роза Сабирҗанова белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез.
Нәрсә ул атопик дерматит?
Атопик дерматит – тире ялкынсыну чире, аны элек "нейродермит" яки "атопик экзема" дип атыйлар иде. Ул барыннан да элек бер яшькәчә сабыйларда чыга.
Бу балалар организмының әйләнә-тирә аллергенга карата сизгерлеген арттыруга бәйле иң иртә иммунологик процессларның берсе.
Чир билгеләре балага бер яшь чагында, хәтта беренче атналарда һәм айларда да барлыкка килергә мөмкин.
Атопик дерматит симптомнары кискенләшә яки кими ала, ягьни ул һәркемдә төрлечә үтә. Балаларның бер өлешендә җенси өлгерү чорында аның билгеләре юкка чыга, икенчеләрендә атопик дерматит гомере буена ияреп бара.
Балаларда атопик дерматитның килеп чыгу сәбәпләре
Балаларда атопик дерматитның төп сәбәпләрен ике төркемгә: аллергеннар һәм специфик булмаган триггерларга аерырга мөмкин.
Азык-төлеккә (диңгез продуктлары, шоколад, чикләвек һ. б.), тузанга (дөресрәге, тузан талпаннарына), күгәреккә, йонга яки чәчәкләр серкәсенә аллергия барлыкка килергә мөмкин.
Специфик булмаган триггерларга коры һәм кайнар һава, кайнар су (яки хлорлы су), кер порошоклары яки башка көнкүреш химиясе, подгузниклар, тыгыз яки кычыта торган киемнәр киеп йөрү, шулай ук стресс керә.
Еш кына төп аллерген булып сыер сөтендәге аксым тора. Шушы ук күренешне ризыкка булган аллергия дип тә аңларга була. Ләкин монысының төп аермасы шунда ки, ул төрле характерда булырга (тиз уза торган, кискен, озакка сузылучан), хәтта анафилактик шокка кадәр җитәргә мөмкин. Ә поллиноз – ел фасылына бәйле аллергия. Бу билгеле бер үсемлекләрнең һәм агачларның чәчәк аткан вакытына туры килә. Иң элек ул аллерген һава аркылы күзгә, борынга, сулыш юлларына эләгә. Ризыкларда төрле өстәмәләр күп, инфекцияне шулар китереп чыгара ала. Ә менә олылар күбесенчә тузанга, даруга аллергиядән интегә.
Билгеле бер вакыттан соң аллергия билгеләренең эволюциясе башланырга мөмкин. Аны хәтта балаларда «атопический марш» дип тә йөртәләр. Сабый чагыннан ук билгеле бер ризыкны кабул итмәгән организм ике-өч яшькә һава белән бәйле аллергеннарга – тузанга, чәчәк серкәсенә сизгерлеген арттыра. Алга таба балада астма да башлануы да бар. Әмма барлык балада да шулай була, дип кистереп әйтергә ярамый. Бәхеткә, ризыкка, мәсәлән, шул ук сыер сөтенең аксымына булган аллергия еш кына уза да. Әлеге аллергиядән яшүсмер вакытта котылырга мөмкин. Тик билгеле бер төрдәге ризыкларга аллергия гомер буена сузыла. Мәсәлән, диңгез ризыкларына һәм арахиска.
- Авыруның барлыкка килү механизмы ахырга кадәр өйрәнелмәгән. Нәселдәнлек факторлары һәм тире төзелешенең бозылуы да зур роль уйный, - дип сөйли табиб-педиатр Роза Сабирҗанова. - Авыруны азыктагы аллергеннар, климаттагы үзгәрешләр, стресс, киеренке хәл-борчылулар, кискен вируслы инфекцияләр көчәйтә.
Балаларда атопик дерматит китереп чыгаручы төп факторлар:
- генетик үзенчәлекләр;
- аллергия китереп чыгаручы продуктлар: шоколад, цитрус, чикләвекләр, шулай ук терлек йоны, тузан;
- климат һәм начар экология;
- стресс, борчылулар.
Балаларда атопик дерматит төрләре һәм стадияләре.
Авыру ике яшькә кадәрге балаларда; ике яшьтән 13 яшькә кадәрге яшүсмерләрдә; 13 яшьтән һәм өлкәнрәкләрдә барлыкка килә.
Профилактика дигәндә, мөһим факторларның берсе – булачак ананың тәмәке тартмавы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, авыл балалары аллергия белән сирәгрәк авырый. Чөнки алар кечкенәдән үк хайваннарны күреп, белеп, тотып карап үсә, җир, туфрак белән бәйләнешләре тыгызрак була. Шәһәр баласы исә гомеренең беренче айларында бөтенләй стериль шартларда тәрбияләнә. Аннан соң күкрәк сөте белән дә мөмкин кадәр озаграк тукландырырга кирәк. Ким дигәндә, алты ай. Иң яхшысы, әлбәттә, сабыйның 1,5 яшькә кадәр күкрәк сөте ашавы яхшы. Ни генә булмасын, беренче чиратта, аллергологка мөрәҗәгать итү таләп ителә. Бары ул тиешле дәвалану курсы билгели ала.
Фото: http://Pixabay
Комментарийлар