16+

Сөлек салу яшәртә дә, сәламәтләндерә дә (ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ)

Балтач районының Чепья авылында сөлек һәм энәләр белән дәвалаучы Гөлшат Исрафилова турында ишетеп белә идем, шул якларга баргач, аның белән күрешеп сөйләшергә булдым. Гөлшат апа үзе авыл хастаханәсендә гомуми практика табибы булып эшли. Беренче белгечлеге буенча невролог.

Сөлек салу яшәртә дә, сәламәтләндерә дә (ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ)

Балтач районының Чепья авылында сөлек һәм энәләр белән дәвалаучы Гөлшат Исрафилова турында ишетеп белә идем, шул якларга баргач, аның белән күрешеп сөйләшергә булдым. Гөлшат апа үзе авыл хастаханәсендә гомуми практика табибы булып эшли. Беренче белгечлеге буенча невролог.

- Неврологка укыганда ук энә кадап дәвалау, ягъни рефлексотерапия белән таныш идем. Аның белән сөлек салу арасында бик күп уртаклыклар барлыгын төшендем. Сөлекне дә энәләр кадый торган урынга - тәндәге актив нокталарга салырга кирәк. Мин, гадәттә, аларны чиратлаш­тырып кулланам, алай иткәндә, нәтиҗәсе күбрәк. Сө­леккә килгәндә, аның белән дәвалауны хәзер рәсми медицина да таный, чөнки файдасы бик зур, - ди яңа танышым.
Гөлшат апа сүзләренчә, сөлек бөтен авырудан да дәва, әмма гемоглобины түбән, канның оешу сәләте начар булганнарга ул киңәш ителми.
- Сөлек салдырыр алдыннан тәнгә кремнар сөртмәскә, ислемайлар сипмәскә, кофе, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, хәтта сарымсак та ашамаска кирәк, чөнки аның тәме канга сеңә. Сөлекләр бик сизгер, ят исләрне яратмыйлар, - дип киңәш бирә ул.

- Сөлекнең файдасы нидә соң? - дип кызыксынам мин аңардан.
- Аның төкереге составында дәвалау үзлегенә ия йөзләп биологик актив матдә бар. Ул канга менә шуларны кертә. Нәтиҗәдә кан әйләнеше яхшырып китә. Сөлекнең теш сызлагандагы файдасын аерым әйтеп китәр идем. Аны уртка куйсаң, теш сызлавы бик тиз үтә.
Сөлекне элек яшь кызлар балларга барганда битләренә салып торган дип укыганым бар иде, имештер, бит алсуланып тора. Сөлек чынлап та яшәртү чарасы икән, чөнки канны яңарта, ди.

Кайбер сөлекче әбиләрнең бер кулланган сөлекне икенче тапкыр кулланганын беләм. Алар сөлекне суырган канын чыгару өчен суга җибәрә дә, шуны кабат алып файдалана. Бу һич тә дөрес түгел, ди. Бер сөлекне бер генә тапкыр файдаланырга кирәк икән. Юкка гына аны бер тапкыр кулланыла торган биологик шприц дип атамыйлар.
- Кулланган сөлекне суга җибәрергә ярамый, бу да дөрес түгел, аны юк итәргә кирәк. Мин үзем аны спиртлы банкага салып торам, - ди әңгәмәдәшем.

Сөлекләрне исә ул Петербургтан ук кайтарта. Гирудотерапия өчен махсус биологик фабрикаларда үрчетелгән сөлекләрне генә кулланырга куша танышым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading