- Кальций күкәй кабыгында да бар түгелме?
- Аны халык медицинасында кулланалар. Күкәй кабыгын төяләр дә аңа лимон кислотасы өстиләр. Табиблар бу рецептны кулланырга киңәш итми, чөнки бу катнашманың организмга ничек тәэсир иткәнен белеп булмый.
- Сөякләрне физик күнегүләр ярдәмендә дә ныгытып буладыр бит...
- Йөгерү, җәяү йөрү, бию белән шөгыльләнүнең файдасы зур. Соңгы вакытта кеше аз хәрәкәтләнә башлады, кер юу машинасы, тузан суырткычлар эшләп тора, артык бөгеләсе, сыгыласы да юк. Балалар да киптерелгән бәрәңге ашый, кока-кола эчә. Аларның да зыяны юк түгел. Көннәр буе компьютер артында бер хәрәкәтсез утыралар. Чынлыкта, кеше һәр көнне биш-ун мең адым атларга тиеш. Вакыт белән исәпләгәндә, иртән - ярты сәгать, кич белән - ярты сәгать. Бу остеопорозны гына түгел, башка бик күп авыруларны да булдырмый калырга ярдәм итә.
Билгеле үләнче, биолог, фәннәр кандидаты Михаил Гордеевтан киңәшләр
Остеопороз барлыкка килүнең иң киң таралган сәбәбе - хатын-кызлар гормоны эстрогеннарның җитешмәве. Дәвалану үләннәренең бик күп чирләрдән дәваланырга ярдәм итүен барыбыз да белә. Алар арасында эстроген күләмен арттыра торган үләннәр дә бар. Әйтик, тукранбаш чәчәге, мәтрүшкә, колмак күркәсе - шундыйлардан.
Бер аш кашыгы тукранбаш өстенә бер стакан кайнар су салып (яки ике аш кашыгына 300 мл су), бер сәгать төнәтәбез (яисә (төнгә термоска салып калдырабыз), аннары сөзеп алып, көненә өч тапкыр ашарга 10-15 минут кала эчәбез.
Хатын-кызлар, шулай ук ирләргә кыяклы бөртеклеләрне бүрттереп ашарга киңәш ителә. Аларда җенси бизләрнең эшчәнлеген яхшырта торган Е витамины бар. Бала табу яшендә һәм иртә менопауза булганда - бүрттерелгән бодай, ә соң менопауза булганда, бүрттерелгән арпа ашагыз. Бөртеклеләр артык бүрткән булмасын, аз гына борын төрткәне әйбәт. Аларны көненә 3-5 аш кашыгы ашагыз.
Сөяк массасы тыгыз булсын өчен организмда сөяк тукымасының төзелеш материалы хезмәтен үтәгән минераль матдәләр җитеш булырга тиеш. Моның өчен табиблар рационга кальций һәм фосфорга бай ризыклар ашарга куша. Әмма кальций үзләшсен өчен, Д витамины кирәк. Организмда Д витамины запасын булдыру өчен кирказон дигән үлән төнәтмәсе ярдәмгә килә.
1 чәй кашыгы үләнгә бер стакан кайнар су (яки 2 кашыкка 300 мл су) салып, бер сәгать төнәтәбез. Сөзеп, көненә өч тапкыр ашарга 10-15 минут кала эчәбез.
Остеопороз турында сөйләгәндә, кремний запасы булырга тиешлеген дә истән чыгармыйк. Кремний сөякләрнең ныклыгын арттыра. Ул наратбашның бөтен төрләрендә (хвощ), каз үләне (спорыш), болын яраны, урман яраны, саз яранында бар. Элек буыннар сынганда халык табиблары яран төнәтмәсен эчәргә кушкан. Ул сөяк тукымасын тергезергә булыша.
Аны әзерләү өчен бер аш кашыгы яфрак белән чәчәкләре өстенә бер стакан су салып кайнатабыз. Бер сәгать төнәткәч, көн дәвамында эчәбез.
Комментарийлар