“Балага кислород җитми, ашыгыч рәвештә таптыртырга кирәк”, диделәр. Мин баланы операция юлы белән табарга теләгән идем, ләкин табиблар “үзең дә таба аласың!”, дип каршы чыкты. Язмышыбызга шулай язылгандыр инде... Менә шул көннән соң башланды да инде безнең барлык проблемалар
Скопировать ссылку
“Балага кислород җитми, ашыгыч рәвештә таптыртырга кирәк”, диделәр. Мин баланы операция юлы белән табарга теләгән идем, ләкин табиблар “үзең дә таба аласың!”, дип каршы чыкты. Язмышыбызга шулай язылгандыр инде... Менә шул көннән соң башланды да инде безнең барлык проблемалар
Алисә Закирова белән озак еллар “Шәһри Казан” редакциясендә бергә эшләдек. Ул – офис-менеджер, мин – журналист. Әллә исемнәребез бер булганга, әллә икебез дә Балык Бистәсе районында туып-үскәнгә һәрвакыт якын булды ул кыз миңа. Яшьләребез бер чама булуга карамастан, мин гел аңа киңәш сорап килә идем. Төпле фикере, тормышка олыларча карашы һәрвакыт сокландыра иде мине. Алисәнең әни булуы, кызы Таңсылуны алып кайтуы да минем күз алдымнан узды. Бер дә җиңел бирелмәде аңа кызы. Ходайдан сыналып, ләкин сынмыйча алып кайткан бала ул.
- Таңсылуны 34 атнада – җитлекмәгән килеш таптым. Кисәк кенә анализларым начарлана башлады. “Балага кислород җитми, ашыгыч рәвештә таптыртырга кирәк”, диделәр. Мин баланы операция юлы белән табарга теләгән идем, ләкин табиблар “үзең дә таба аласың!”, дип каршы чыкты. Язмышыбызга шулай язылгандыр инде... Менә шул көннән соң башланды да инде безнең барлык проблемалар, - дип искә ала Алисә ул вакытларны.
Хатын-кыз өчен иң якты, иң матур ана булу мизгелләре тоташ бер хәсрәткә әверелә аның. Таңсылу җитлекми туа, карында вакытта гипоксия кичерә, баш миенә кан сава... әле яши дә башламаган кызының инде бер кочак диагнозы. Утырып еларга, үз-үзен кызганырга теләге дә, вакыты да булмый ананың. Кызын аякка бастырырга, сау-сәламәт кеше итәргә кирәк бит. Бер ай буе хастаханәдә ятып чыгалар. Шундый авыр юл узсалар да, Таңсылуның сау-сәламәт бала булып үсәчәгенә шикләнми ата белән ана. Ләкин бар да җайланды гына дигәндә Ходай тагын бер олы сынау әзерләп куйган икән әле аларга.
- 1 яшь тә 1 айда Таңсылу йөреп китте. Шул вакытта уң аягына авырлык белән басканын сизеп, табибка мөрәҗәгать иттек. “Ныклап йөри башлаганын көтегез, әлегә төгәл диагноз куярга иртәрәк”, - дип кайтарып җибәрделәр. Бераздан ортопед чыннан да аягында проблема барлыгын раслады. Ул вакытта әле авыруны массаж, гимнастика белән генә җиңәрбез дип уйлаган идек. Тора-бара кызыбызның уң аягы икенчесеннән бер сантиметрга кыскарак икәне, уң кулы да начар эшләгәне ачыкланды. Ул озаклап йөри алмый, тигез җирдә дә сөртенеп егыла, кайвакыт төннәрен аягы авыртуга елап уяна башлады. Безгә уң якта гемипорез дигән диагноз куйдылар. МРТ нәтиҗәсе буенча баш миендә киста барлыгы ачыкланды. 2 яшь тә 2 айда ДЦП диагнозы да килеп кушылды. Бу барлык авырулары да баш миенә кан сауганы аркасында барлыкка килгән, - ди Алисә.
Комментарийлар