16+

Татарстан табиблары үгез сөзгән 62 яшьлек ир-атны аякка бастырган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары гөмбә җыйганда үгез сөзгән ир-атны коткарды. Аның сынган кабыргалары үпкәгә зыян китергән була.

Татарстан табиблары үгез сөзгән 62 яшьлек ир-атны аякка бастырган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары гөмбә җыйганда үгез сөзгән ир-атны коткарды. Аның сынган кабыргалары үпкәгә зыян китергән була.

Август азагында 62 яшьлек ир хатыны белән Кукмара районы урман посадкаларының берсендә гөмбә җыярга китә. Өлкән яшьтәге пар очраклы рәвештә көтүлеккә чыга, шунда аларга үгез ташлана. Хатын-кыз зыян күрми, ә менә ир кешене үгез сөзә, ә аннары җир буйлап берничә метр сөйри.

Ир-атның кабыргалары һәм умрау сөяге сына. Өлкән яшьтәге пациентка беренче ярдәмне Кукмара район Үзәк хастаханәсендә күрсәтәләр, әмма хәле начарлана башлый, чөнки сынган кабыргалар үпкәгә зыян китерә. Ирне шунда ук республика клиник хастаханәсенең санитар авиациясе вертолетында Казанга күчерәләр.

"Без травматологлар белән бергә сынганган кабыргаларга һәм умрау сөягенә титан пластиналары белән остеометраллосинтез үткәрдек, җәрәхәтләнгән үпкәне тектек.  Хәзерге вакытта пациент канәгатьләнерлек хәлдә, чыгарга әзерләнә», — дип сөйләде РКХнең 1нче торакаль бүлеге мөдире Валерий Матвеев.

Чыганак: minzdrav.tatarstan.ru/

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading