16+

Таза кешеләр: үзләренә – чир, илгә – югалтулар

Тазару – теләсә кайсы яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызларда барлыкка килергә мөмкин булган матдәләр алмашуының хроник бозылуы.

Таза кешеләр: үзләренә – чир, илгә – югалтулар

Тазару – теләсә кайсы яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызларда барлыкка килергә мөмкин булган матдәләр алмашуының хроник бозылуы.

Тазару дигәндә, майның кирәгеннән артык хасил булуы һәм организмда аның туплануы нәтиҗәсендә, тән массасының артуы күздә тотыла.
Бүген артык тән массасы – медицина патологиясе генә түгел, ә мөһим социаль проблемаларның берсе дә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, олы кешеләрнең 39 проценты артык тән авырлыгыннан интегә, ә 13 процентының теге яки бу дәрәҗәдәге симерү күзәтелә. Бу авыру кешеләрнең тормыш сыйфатын сизелерлек начарайта, пациентларның эшкә сәләтлелеген һәм гомер озынлыгын киметә.
2009 елдан Россиядә артык тән авырлыгыннан интегүче кешеләр саны үсеше 36 процент чамасы тәшкил иткән. Бүген илебез халкының 11 проценты симерүдән җәфалана, ди Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

-    Тулаем алганда, бүген симерү XXI гасырның йогышлы булмаган пандемиясе буларак карала... Әлеге төркем буенча үсеш 36 процент чамасы тәшкил итә, - диде Мурашко «Симерү һәм метаболизм тайпылышлары» халыкара конгрессында. 
Ул билгеләп үткәнчә, таза кешеләр саны артуда үз ролен пандемия дә уйнаган, чөнки профилактик чаралар киметелгән.

Министр сүзләренчә, Россиядә симерүдән 3,5 миллионга якын кеше интегә. Кешеләрнең тән массасы арту сәбәпле, Россия 2025 елга кадәр тулаем эчке продуктның 4 процентка кадәрен югалтырга мөмкин икән.

Тазару дәрәҗәләре
Тазаруның берничә классификациясе бар. Кагыйдә буларак, кешенең тән авырлыгы идеаль тән массасыннан никадәр тайпылганын дәрәҗәләргә бүлеп карыйлар. Идеаль авырлык дигәндә, буй һәм тән массасының гармонияле ярашуы күздә тотыла. Моның өчен махсус формула буенча тән массасы индексы (ИМТ) исәпләнә:

ИМТ = авырлык : (буй метрларда)2  
Мәсәлән: кешенең авырлыгы - 92 кг, буе 1,65 м. Буе квадратта - 2,7225. 
Димәк, ИМТ = 92 : 2,7225=33,8

ИМТга бәйле рәвештә пациентның авырлыгы бәяләнә: 
ИМТ 18,5-25 – тән массасы тиешле дәрәҗәдә; 
25тән 30га кадәр – тән массасы тиешле күрсәткечләрдән югарырак, тазару билгеләре бар; 
30дан 34,9га кадәр – симерүнең беренче дәрәҗәсе;

 35тән 39,9га кадәр – икенче дәрәҗә; 
40тан 44,9га кадәр – өченче дәрәҗә; 
45тән артык – дүртенче дәрәҗә симерү. 

Югарыда китерелгән мисалда беренче дәрәҗәдәге симерү күзәтелә.

Беренче дәрәҗә тазаруның сәбәпләре
Беренче дәрәҗәдәге симерү, кагыйдә буларак, аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга. Кеше элеккеге рацион буенча туклана, әмма физик активлык кимегән була. Шулай ук матдәләр алмашу процессларының тизлеге кимүе дә тән массасының артуына китерә ала. Нутриентлар (туклыклы матдәләр) элеккегечә үк керә, ә аларны сарыф итү кими. Мондый очракта артык калорияләр организмда май рәвешендә туплана башлый. Майны янга калдыру процессы башлануның сәбәбен, һичшиксез, эзләргә кирәк. 

Беренче дәрәҗә тазаруның сәбәпләре төрле булырга мөмкин:
•    Артык күп ашау; 
•    гормональ система бозылу;
•    генетик сәбәпләр;
•    ашкайнату органнары эшчәнлеге бозылуы һәм авырулары;
•    кайбер төр даруларны куллану;
•    психоген факторларга бәйле рәвештә артыгын ашау;
•    стресслар, йокы туймау.

Башлангыч стадия симерүнең симптомнары
Еш кына тазаруның беренче дәрәҗәсе косметик проблема буларак кына карала. Пациент ниндидер кыенлыклар күрми яки алар билгеле бер шартларда гына чагылыш таба. Мәсәлән:
•    баскычтан уртача интенсив темпта күтәрелгәндә, йөгергәндә, физик йөкләнешләр вакытында җиңелчә генә тын бетү;
•    тиз ару;
•    йокымсырау;
•    уртача психоэмоциональ тайпылышлар – кәеф төшү, бөтенләй ашыйсы килмәүнең кайчак “филне йотардай” халәткә әверелүе; 
•    бар уйларның азык-төлек темасында бөтерелүе 

Беренче дәрәҗә симерү тотрыклы яки үсеш ала торган булырга мөмкин. Беренче очракта тән авырлыгы ниндидер сәбәптән арта да, шул дәрәҗәдә туктала. Еш кына бу ниндидер авыру сәбәпләре аркасында килеп чыга, әмма кеше шул ук вакытта элеккеге физик активлыкны саклый. Җыелган май күләме шул килеш кала, ә яңасы җыелмый.

Беренче дәрәҗә тазаруны табиб дәваларга тиеш. Авыруның сәбәпләрен ачыклау өчен, ИМТны бәяләү генә җитми, тикшеренүләр дә узарга кирәк:
•    эндокринолог һәм диетологка күренергә;
•    кан анализы тапшырырга;
•    ЭКГ, УЗИ ясарга.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча эндокринолог яки диетолог тазару белән бәйле патологияләр үсеш алу куркынычын бәяли алачак һәм дәвалау схемасын сайлаячак.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading