16+

Тырнакларыбыз ни турында сөйли?

Организмга тәэсир итә торган барлык факторлар шул ук вакытта тырнакларыбызга да йогынты ясамыйча калмый.

Тырнакларыбыз ни турында сөйли?

Организмга тәэсир итә торган барлык факторлар шул ук вакытта тырнакларыбызга да йогынты ясамыйча калмый.

Тырнакларга карап, үзебездә нинди авырулар барлыгын белеп була икән. Тырнаклардагы аркылы сырлар, мәсәлән, ашкайнату системасында проблемалар булуны белдерә, билгеле бер режим белән тукланмау да моңа сәбәпче булып тора. Аннан соң тырнакларда сырлар хасил булу хроник авыруларның ялкынсынуын күрсәтеп торырга мөмкин.

Тырнаклардагы буй-буй сырлар эчке органнарның (бөер, бавыр, ашказаны-эчәклек тракты) сәламәт булмавы турында сөйли. Тырнакларның кабарынкы булып берникадәр калкып торуы - йөрәк һәм үпкәләрнең нәзберек булуының билгесе.

Тимер җитмәсә, тырнаклар эчкә батып тора. Төссез, ак тырнаклар анемиядән булырга мөмкин. Сары төстә икән, димәк, бавыр сәламәт түгел яки сездә гепатит авыруы (әгәр дә кеше тәмәке тартмаса, чөнки никотин үзе үк тырнакларны саргайта). Зәңгәрләнеп торган тырнаклар йөрәкнең начар эшләвен күрсәтә. Кулдагы һәр бармак билгеле бер орган белән бәйләнгән була, ди табиблар. Баш бармак баш мие һәм баш сөяге белән бәйләнештә торса, имән бармак - үпкәләр белән, урта бармак - нечкә эчәк белән, атсыз бармак - бөерләр, ә чәнти бармак йөрәк белән бәйләнгән.

Тырнаклардагы вак-вак таплар - организмга цинк җитмәүнең билгесе. Исемсез бармактагы ак таплар - бөерләрдә кальций җыелуның сәбәбе. Имән бармакның тырнагында таплар хасил булса, димәк, үпкәләргә кальций җыелган. Тырнак төбендәге ярымайның нинди төстә булуына карап та авыруларны ачыкларга була. Зәңгәр төстә булса, бавыр эшчәнлеге бозылган дигән сүз, кызыл төстә икән, йөрәк начар эшли. Шикәр авыруы булган кешенең тырнаклары төерле сары төстә була.

Тырнаклар сына, икеләнә икән, димәк, аларның хуҗасы тәмәке тарта яки режим буенча тукланмый. Тырнакларның мондый халәте синтетик юу чараларының тәэсире нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Ярымайның бик зур булып торуы тахикардиягә (йөрәк авыруы) ишарәли, ә ярымайның бөтенләй дә булмавы йөрәк неврозы белән бәйле булуы ихтимал.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading