16+

ВИЧ белән зарарланганны күпләр сизми дә кала

Авыруны йоктырганнан соң гриппка охшашлы билгеләр күзәтелә (тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә). Татарстан СПИД үзәгендә оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Артур Әлмөхәммәтов белән шул авыру турында сөйләштек.

ВИЧ белән зарарланганны күпләр сизми дә кала

Авыруны йоктырганнан соң гриппка охшашлы билгеләр күзәтелә (тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә). Татарстан СПИД үзәгендә оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Артур Әлмөхәммәтов белән шул авыру турында сөйләштек.

– ВИЧка синең нинди җенес, милләттән, социаль статуска ия булуың барыбер. Ул сиңа кагылмаячак дип уйлап йөрү ул беркатлылык. Вирус бары тик кан, җенес сыеклыклары һәм күкрәк сөте аша гына күчә. Аналь җенси акт вакытында вирус йоктыру очраклары да бар. Республикада нигездә аның белән 35-60 яшьлекләр зарарлана.

– Кеше үзенең зарарлануын ничек белә?
– Еш кына очраклы рәвештә: тест тапшырганда ВИЧ барлыгы ачыклана.

– Сакланмаган секс өчен борчыласың икән, нишләргә?
Очраклы җенси элемтә, яки яңа партнерыгыз белән презервативлар кулланмаган булсагыз, ВИЧка анализ бирегез. Бу чирнең инкубация чоры өч ай дип исәпләнә. Әгәр шик-шөбһә барлыкка килгән икән, 72 сәгать дәвамында безнең үзәккә табибка мөрәҗәгать итә аласыз. Кирәк дип тапкан очракта, җенси элемтәдән соң зарарланудан качу өчен профилактика максатында дару язып бирәчәкләр.
Әгәр дә тормышыгызны җенси мөнәсәбәтләрдән башка күз алдына китерә алмыйсыз икән, саклануның иң нәтиҗәле ысулы – латекс презервативлары кулланыгыз. Алар сезне төрле күңелсезлекләрдән ышанычлырак яклый.
ВИЧ кан салганда, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментлары начар стерильләштергәндә күчәргә мөмкин.
ВИЧ эләктерү, СПИД белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо-һәм бисексуалистлар, наркоманнар, фахишәләр керә.

– ВИЧ ачыкланган кешене нәрсә көтә?
– Кеше үзенең ВИЧ-статусы турында никадәр тизрәк белеп алып, дәвалана башласа, шулкадәр озаграк яши. Ә моның өчен, ким дигәндә, үз авыруың турында белергә кирәк.

— ВИЧлылар арасында: «Мин бит дару эчәм, тагын нәрсәдән куркырга соң?» – дип уйлаучылар бар.
– Хәзер гамәлгә кертелгән дәвалау-антиретровирус терапиясе  дип атала. Ул вирусны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, аның кеше организмында үрчүен киметеп, эшкә сәләтле иммун системасын саклап калырга ярдәм итә. Мисал өчен, бер авыру 15 елдан артык ВИЧ сәбәпле антиретровирус терапиясендә утыра. Һәм һәрвакыт аның будильнигы “Дару эчәргә” дигән сигнал бирә. Әлбәттә, бу ялыктыра, кайчак онытып та җибәрәсең. Әмма бу мөһим чара.

– Әгәр дә кеше антиретровирус терапиясендә икән, ул башкалар өчен куркыныч тудырмыймы?

Моны кабул итүче ВИЧ статуслы кешенең канында вирус билгеле бер күләмгә кадәр кими. Әлеге терапия авыруның хәлен тотрыкландыруга юнәлдерелгән. ВИЧлы кешенең уртача гомер озынлыгы 2-5 елдан 25 ел һәм аннан да күбрәккә сузылырга мөмкин. Табибка күренеп торган һәм тиешле даруларны кабул иткән пациентлар тулы канлы тормыш белән яши һәм бернинди чикләүләр дә сизми. ВИЧлы кеше ярты елдан соң инде җенси партнерына вирусны хәтта сакланмаган җенси мөнәсәбәт вакытында да тапшыра алмый.

ВИЧлы кеше өчен иң куркынычы – даруларсыз калу. Һәм кызганыч, төбәкләрдә мондый хәл булгалый. Татарстан буенча ВИЧ инфекциясе буенча эпидемиологик вазгыять тотрыклы. Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда, бу чир белән зарарланучылар һәм таралу күрсәткече бездә 2 тапкырга түбәнрәк теркәлә.
Бүгенгә республикада ВИЧ инфекциясен йоктырган 15 104 кеше исәптә тора. Бу елның 7 аенда 531 яңа ВИЧ-инфекция очрагы ачыкланган. Алар барысы да табиблар тарафыннан контрольдә тотыла, аңлату эшләре алып барыла.

– ВИЧ-инфекцияле кешеләр үзләренә карата кимсетеп карау белән еш очрашамы?
– Кызганычка каршы, безнең җәмгыять ВИЧ турында аз хәбәрдар. Күпләр ВИЧ-инфекциянең ничек тапшырылуын белми, нәкъ менә шуңа күрә кешеләр дөрес нәтиҗә ясамый һәм ВИЧлы кешеләрнең тормышын катлауландыра.
ВИЧ бүген – хөкем карары түгел. Үз вакытында диагностика үткәрү һәм дәвалау инфекцияле кешегә дә нормаль тормыш алып барырга, гаилә төзергә, бәхетле булырга мөмкинлек бирә.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X