16+

Балалар арасында җәй көне имгәнү очракларын ничек булдырмаска?

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә һәр минут саен алты бала төрле тән җәрәхәтләре ала. Ә бу - елына 3 миллионнан артык дигән сүз. Көн саен хастаханәгә 1300гә якын яшь россияле эләгә, ни кызганыч, аларның 19 очрагы фаҗига белән тәмамлана.

Балалар арасында җәй көне имгәнү очракларын ничек булдырмаска?

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә һәр минут саен алты бала төрле тән җәрәхәтләре ала. Ә бу - елына 3 миллионнан артык дигән сүз. Көн саен хастаханәгә 1300гә якын яшь россияле эләгә, ни кызганыч, аларның 19 очрагы фаҗига белән тәмамлана.

"Болар барысы да бик җитди, - дип сөйли травматолог-ортопед, Республика балалар клиник хастаханәсенең амбулатор травматология һәм ортопедия үзәге мөдире Ленар Дзюменко. - Безнең республикада бәхетсезлек очраклары аркасында һәлак булган балалар саны кимесә дә, саннар барыбер борчулы, чөнки бу хәлләрнең күбесен булдырмый калырга мөмкин иде".

2018 елда Татарстанда бәхетсезлек очраклары аркасында 17 яшькә кадәрге 77 бала һәлак булган. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 26 процентка кимрәк. 2019 елның беренче кварталында 15 бала һәлак булган.

Ни өчен шулай килеп чыга? Җәй көне куркыныч факторлар күбрәк, ә имгәнү очраклары еш кына авыр характер йөртә. Моннан тыш, уку елы тәмамланды, һәм бар буш вакытын балалар еш кына ничек тели, шулай үткәрә. “Иң беренче чиратта сулыкларга игътибар итегез, - ди травматолог-ортопед Ленар Дзюменко. - Көн бик эссе торганда, суда коенасы килә, ә әти-әниләр көне буе эштә. Ләкин шуны онытмыйк: мондый һава торышы торса да, су салкын әле. Икенчедән, яшүсмерләр еш кына җиһазландырылмаган урыннарда коена һәм моның ахыры күбенсенчә күңелсез тәмамлана".

Соңгы елларда балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары җәйге җәрәхәтләр исемлеген әйдәп бара. Тәрәзәләрдә - москит челтәрләр, аларның куркынычы турында табиблар даими сөйләп торса да, бу игътибардан читтә кала бирә.

 "Олылар кечкенә балаларның диван, урындык яки өстәлдән тәрәзә төбенә җиңел генә менә алулары турында оныта. Әмма бу – зур хата. Ни кызганыч, балалары фаҗигагә юлыккан әти-әниләр дә моның киресен соң гына аңлый. Моны булдырмас өчен саклану кагыйдәләренә алданрак игътибар итү кирәк. 7 яшькә кадәр балаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз. Тәрәзәләргә махсус чикләү куегыз, тоткычларын да кирәк чакта алына-куела торган итеп көйләп була, хәзер кибеттә дә бик күп махсус беркеткечләр сатыла. Москит челтәренә беркайчан да ышанмагыз.Тәрәзә янында җиһазлар тотмагыз, аны читкә этегез, - ди травмотолог.- Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә күпсанлы җәрәхәт алган 3,5 яшьлек бер бала ята: аның куллары, аякларына зыян килгән һәм баш сөяге сынган. Баланың тормышы өчен табиблар бик озак көрәшкән, бәхеткә, хәзер аның сәламәтлегенә инде берни дә янамый, әмма тернәкләндерү чоры бик озак булачак».

Бүген шулай ук күңелсез хәлләр велосипедчылар һәм самокатта җилдерергә яратучылар катнашында да килеп чыга. Мисал өчен алар еш кына юлга очып чыга яки җәяүлеләр өстенә "килеп керә".

«Май аеннан бирле Республиканың балалар клиник хастаханәсенә велосипедта һәм самокатта йөргәндә килеп чыккан күңелсез очракларда баш һәм умыртка сөягенә зыян килгән 20 бала дәвалануга салынган», - ди табиб-нейрохирург, ДРКБның нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов.

Офтальмологлар мәгълүматлары буенча, җәй көне балалар арасында күз җәрәхәтләре алу саны да бермә-бер арта.
"Җәрәхәт алып хастаханәгә китерелгән балаларның күбесе - өч яшьтән 15 яшькә кадәрге малайлар", - дип билгеләде Республика клиник офтальмология хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-офтальмологы Айгөл Бариева.

Гадәттә, алар мондый төр җәрәхәтне уен вакытында ала. Төп сәбәп: күзгә металл һәм чәнечкеле предметлар, тимер чыбыклар, балык тоту кармаклары, ташлар һәм таяклар эләгү.

Күп очракта имгәнүләр оператив дәвалауга мохтаҗ, ни кызганыч, күзләрне саклап калып та булмый.
 «Әйе, килешәм: тәүлегенә 24 сәгать буена  баланы күзәтеп булмый, шулай да күп кенә күңелсезлекләрне булдырмый калырга мөмкин! Җәрәхәт алу куркынычын киметегез: химия, даруларны, эш җиһазларын махсус урыннарда саклагыз. Өлкән балаларга барысын да аңлатыгыз һәм күрсәтегез».
Шулай ук, Татарстанда һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәте балалар катнашында килеп чыга, дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

2021 елның биш аенда балалар катнашында 168 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда сигез балигъ булмаган баланың гомере өзелгән, 172 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Балаларны саклау өчен аларны дөрес сайланган автокреслода йөртергә кирәк - бу фаҗигале нәтиҗәләргә китермәячәк һәм авыр җәрәхәтләрдән котылырга ярдәм итәчәк.

Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина, мотоцикл йөртү очраклары да еш күзәтелә һәм борчуга салган факторларның берсе. Әти-әни баласын тезләренә утыртып та йөри, балигъ булмаган балага машина рулен тапшыра. Кайбер балалар олыларга әйтмичә дә машина ачкычын алып чыга һәм бу хәлләр аяныч төгәлләнә. Хәтерләсәгез, Югары Ослан районында Ключищи авылы янындагы юл һәлакәтендә өч кеше һәлак булды. 16 яшьлек машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очкан һәм түбәсенә капланган. Бу фаҗигадә өч кеше һәлак булган - руль артында булган яшь егет һәм 19 яшьлек кызлар... Бу мәсьәләдә игътибарлырак булсак иде.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading