16+

«Зур операция ясап, гомеремне саклап калды»

Язмыш дулкыннары, күрәчәк кешене кайчагында гаҗәеп кешеләр белән очраштыра.

«Зур операция ясап, гомеремне саклап калды»

Язмыш дулкыннары, күрәчәк кешене кайчагында гаҗәеп кешеләр белән очраштыра.

Мине дә язмыш моннан 37 ел элек шундый кеше белән таныштырды. Казанның 5 нче номерлы хастаханәсендә гинекология бүлеге мөдире, хирург, Татарстанның атказанган табибы Сөембикә Фәсах кызы Гәрәева ул. Миңа зур операция ясап, гомеремне саклап калган кадерле докторым күпме хатын-кызларның сәламәтлеген ныгыткан да, күпмесен дәвалап, әни булу бәхетен биргән фәрештә ул!

Сөембикә Гәрәева 1947 елның 29 декабрендә Лаеш районы Саралан авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Мәктәптә укыганда татар теле буенча олимпиадада җиңгәне өчен аңа Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабын бүләк итәләр. Тирән белемгә, яңалыкка омтылучан кызга “Киләчәктә кем булырга?” - дигән сорауга җавап табарга шушы китап ярдәм итә. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казан медицина институтына юл тота ул. Булачак тормыш иптәше, Актаныш егете Рамил белән алар шушы югары уку йортында очрашалар. 1970 елда ике студент гаилә корып җибәрәләр.

1972 елның язында Сөембикә диплом ала. Нәкъ шул елда Казанның 5 нче номерлы хастаханәсендә гинекология бүлеге ачалар. Диплом практикасын Казанның 5 нче балалар тудыру йортында узган яшь кызның тырышлыгын бик яхшы белгән бүлек мөдире Разета Якупова Сөембикәне үзе белән алып килә. Һәм ялгышмый. 2017 елга кадәр аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны теркәлгән. 45 ел гүзәл затларыбызның сәламәтлеге сагында уяу тора ул!

Бүгенге көндә Сөембикә ханым лаеклы ялда. Тормыш иптәше Рамил белән 53 ел тигезлектә, үстергән балаларының хөрмәтендә яшиләр. 2 кызлары да дә әти-әниләре эзеннән китеп, табиб булалар. Яраткан 3 оныклары үсеп килә. Аларның да олысы травматолог-ортопед һөнәрен сайлап, аспирантурада укый.

29 декабрьдә, минем өчен кадерле булган  Сөембикә Фәсах кызы үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтте. Туган көне уңаеннан Сөембикә Фәсах кызына иң изге теләкләремне юллыйсым килә: ходай сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен иде. Сез һәрвакыт сөйкемле, ачык йөзле, мәрхәмәтле булдыгыз. Алдагы көннәрегездә дә туганнарыгызның, дусларыгызның, үстергән балаларыгызның хөрмәтен тоеп, кайгы күрмичә , бәхетле  тигезлектә яшәгез! 

Гараева Сюмбика Фасаховна, гинеколог - Казань
Зур хөрмәт белән: Галимуллина Гөлзаһирә Сәлахетдин кызы. 
Казан шәһәре. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading