16+

Фуат Вәлиев укулары узачак

Сәнгать белгече, архитектор, сәнгать белеме докторы Фуат Вәлиевнең 100 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узды. Татар гамәли сәнгатен өйрәнгән, күпсанлы хезмәтләр язып калдырган сәнгать галимен искә алып 20-21 май көннәрендә Халыкара фәнни конференция узачак һәм “Хәзинә”дә аның эшләреннән күргәзмә ачылачак.

Фуат Вәлиев укулары узачак

Сәнгать белгече, архитектор, сәнгать белеме докторы Фуат Вәлиевнең 100 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узды. Татар гамәли сәнгатен өйрәнгән, күпсанлы хезмәтләр язып калдырган сәнгать галимен искә алып 20-21 май көннәрендә Халыкара фәнни конференция узачак һәм “Хәзинә”дә аның эшләреннән күргәзмә ачылачак.

Моннан тыш, хәзерге сәнгать проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл узачак. Татар милли традицияләре ничек үсә, китапларда-фәндә ничек өйрәнелә – шул хакта да фикер алышу булачак. 

 – Әтием Фуат Хөсәен улы белеме буенча архитектор иде. Ул гомере буе сәнгатьне өйрәнде. Идел буе төбәгендә беренче сәнгать фәннәре докторы булды. Аны хөрмәт итеп, зур юбилеен үткәрәбез. Алтынчы тапкыр “Вәлиев укулар” оештырабыз. Бу халыкара конференция, чит илдән катнашучылар күп. Америка, Нидерланд, Швецария, Әзербайжан, Үзбәкстаннан һәм Россия төбәкләреннән катнашучылар килә. Барлыгы 40 галим катнаша. Шуларның 15е онлайн кушылачак. Конференциянең программасы институтның һәм министрлык сайтында таныша аласыз, – диде Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. 

Фуат Вәлиевнең мирасы зур. Кызы сәнгать белгече Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова тырышлыгы белән галимнең күпсанлы хезмәтләре дөнья күрә. Үзе исән чакта галимнең 4 китабы чыкса, вафатыннан соң тагын дүрт китабы басыла. Яңарак табадан төшкәне докторлык хезмәтенә нигезләнеп нәшер ителгән. Моннан тыш  архивта өйрәнелгән хезмәтләр күп булуын да билгеләп үтте Гүзәл ханым. Институтта алып барылган күпсанлы эшләреннән тыш, әтисенең башка хезмәтләрен дә эшләп чыгарга көч кирәклеген белдерде ул. Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова әтисенең лаеклы дәвамчысы, шулай булмаса биниһая эшләр татар сәнгатенә фәнни яктан өйрәнелеп кире кайтмас иде. 

– 18-20 гасыр башына туры килә бу язмалар. Әтинең экспедицияләрдә йөргән язмалары. Татарстанда гына түгел, Әстархан, Кырымнан алып кайткан эшләре күп. Кырым татарлары буенча зур архивлары бар. 60-80 елларда татар авылларында торучылардан мәгълүматлар алган. Гамәли сәнгатьне туплаган. Фотоларда булган йортлар юк инде, шуңа күрә бу тарихи бер китап булып тора. Тарихка да зур өлеш кертә. Әтинең шулай ук кабер ташлары буенча да хезмәтләре бар. Сәнгать белеменә зур өлеш керткән хезмәтләр бу. Мәдәният министрлыгына, Сынлы сәнгать музеена рәхмәтлемен. Әтинең юбилеен лаеклы каршы алырга булышканнары өчен”, – диде ул.

Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин әйтүенчә, быел түгәрәк юбилейларга бай ел. Габдулла Тукайны, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова исемнәрен санап үтте ул. “Гамәли көнкүреш сәнгатен өйрәнүче шәхес  буларак Фуат Вәлиевкә багышланган чараларны үткәрүдә мәдәният министрлыгы катнаша. Ул яшәгән йортта мемориаль тактаны куярга тырышачакбыз”, – диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading