16+

Стилист Надежда Әюпова: «Гүзәл зат икәнеңне оныту ул – җинаять»

«Матур булып түгел, ә бәхетле булып ту». Мәгълүм гыйбарә, әмма ни генә димәсеннәр, әле бер генә хатын-кызның да матурлыктан баш тартырга җыенганы юк. Тагын да гүзәлрәк, нәфисрәк булу өчен стилистлар да, модельерлар да, имиджмейкерлар да, пластик хирурглар хезмәтенә дә таянырга була. Акчаң булса, әлбәттә. Аз чыгымнар белән дә матур булып...

Стилист Надежда Әюпова: «Гүзәл зат икәнеңне оныту ул – җинаять»

«Матур булып түгел, ә бәхетле булып ту». Мәгълүм гыйбарә, әмма ни генә димәсеннәр, әле бер генә хатын-кызның да матурлыктан баш тартырга җыенганы юк. Тагын да гүзәлрәк, нәфисрәк булу өчен стилистлар да, модельерлар да, имиджмейкерлар да, пластик хирурглар хезмәтенә дә таянырга була. Акчаң булса, әлбәттә. Аз чыгымнар белән дә матур булып...

- Надежда Викторовна, хатын‑кыз бер колагы белән кризис хакында тыңлый, икенче колагына алкаларын кия... Бүген үзен ышанычлырак, тынычрак тоту һәм матурлыгын җуймас өчен нишләргә тиеш гүзәл зат?
- Миңа калса, ул беренче чиратта әйләнә-тирәне яратырга, көн саен табигатькә карап хозурланырга, аннан илһам, егәр алырга тиеш. Берәүгә дә сер түгел, Россия­дә ир‑атлар җитми. Әгәр дә хатын‑кыз өйдә егәр ала алмый икән, әйтик, аның ире юк яки булып та аннан куәт ала алмый икән - бу очракта табигать коткара. Ир‑ат гаиләнең тоткасы булып, акча эшләргә тиеш. Ә акчаны бөтен кеше дә эшли алмый. Өйдә акча егәре булмаса, егәр бөтенләй юк. Без матди дөньяда яшибез, шуңа да сәүдә үзәгендә күзне йомып йөри алмыйбыз. Яхшы машиналарга, матур коттеджларга, затлы итеп киенгән кешеләргә дә битараф түгелбез. Табигатебез шундый. Әгәр дә инде өйдә егәр алыр нәрсә бөтенләй юк икән, әйткәнемчә, мәхәббәт егәрен табигатьтән алырга кирәк. Егәр белән тулы хатын‑кыз матур, сөйкемле күренә, аның күзләре яна, тән тиресе ялт итеп тора. Тормышыбыз ул кадәр камил түгел, ә табигать камил. Хатын‑кыз аннан күп әйбергә өйрәнергә мөмкин. Хәтта үзенең, балаларының зәвыгын да тәрбияли ала.

- Ай‑һай, бер дә тырышмыйча, саф һавада табигатькә сокланып йөреп кенә матур булып булса икән дә бит...
- Ул чагында көннәр буе диванда утырмаска, камыр ризыклары, майонез, колбаса, консервлар ашамаска, ә үзеңә матур булырга дигән максат куярга кирәк. Чыннан да, үз-үзләрен карамый торган, сулган хатын-кызлар күп. Табигать аларга матурлыкны биргән, әмма аны сакларга да кирәк бит. Матурлык нәрсә ул? Ул эчтән килә торган егәр. Күп кенә хатын-кызларда менә шул егәрне күрмим. Алар үз өсләрендә эшләмиләр: тазаралар, бөтен әйберне рәттән ашыйлар, битләрен карамыйлар, спорт белән шөгыльләнмиләр, гардероб турында уйламыйлар... Күбесе үзләренә бөтенләй дә килешмәгән кием кия.

- Камиллеккә ирешер өчен сез санаганнарның кайсы башыннан тотыныр­га киңәш итәсез?
- Мин әйтмим, киемнән башлагыз, дип. Һич югы биттән башлагыз. Иртән торгач, битлек ясап 15 минут ятып торыгыз. Аннан юып төшерәсез. Сатуда 40 сумлык битлекләр дә бар. Инде гел дә акча юк икән, иң гади маска: тәнегез коры икән, битлекне бер тамчы зәйтүн мае, әзрәк бал өстәп йомырка сарысыннан ясагыз. Башка берни дә кирәкми. Әгәр дә тәнегез майлы икән, йомырканың агын туглап ясагыз. Шуны биткә сөртәсең дә, 15 минут ятып торганнан соң, юып аласың.

Аннан тәнне тәрбияләүгә күчегез. Тәнегезгә май сөртегез дип һәрвакыт әйтәм. Аның бер кыенлыгы да юк. Душ кереп чыгуга, юеш тәнгә май сөртәсең. Бүген табигый майлар күп. Акчагыз юк, кокос мае ала алмыйсыз икән, зәйтүн мае сөртегез. Чөнки тәнебезне карарга кирәк. Ул аңа мохтаҗ. Май сөртергә бер минут вакыт кирәк. Уч төбенә майны салдың, кул тигәнчә йөреп чыктың. Гадәтләнергә генә кирәк.

- Биткә, тәнгә игътибар булды. Кыз күрке булган чәч бар бит әле.
- Чәчкә дә шул ук маскалар. Душка керер алдыннан чәчләрегезгә зәйтүн мае сөртегез, юк икән, көнбагыш мае да ярый. Шул көйгә бер‑ике сәгать, һич югы ярты сәгать йөрегез.

- «Яшь көенчә килә каласым» дип җырда да юкка гына өзгәләнмиләр. Надеж­да Викторовна, сезнең мисалда әнә шул яшь көе сак­лануның серләрен ачыйк әле.
- Минем үземнән дә, сезгә ничә яшь, ничек гәүдәгезне бу көе саклый аласыз дип кызыксынучы күп. Мин инде аларга ничә яшь икәнне әйтеп тормыйм. Чөнки чыннан да шок булачак. Нинди диета тотуым, ниләр эшләвем кешегә кызык. Минем бүгенге көнгә булган серем - ул хезмәт. Сүз дә юк, миңа да авыр, минем дә эшлисем килми. Әмма мин көн саен һәр иртәдә спорт белән шөгыльләнәм. Гимнастика белән йоганы бергә кушам. Беләкләр җилфердәп тормасын, тәртиптә булсын өчен махсус гимнастика ясыйм. Арт сан, бил, күкрәкләр өчен дә гимнастика кирәк. Монда иң мөһиме - тән тиресенең торышы. Тән тиресе коры һәм ул асылынып төшкән икән, хатын‑кыз өчен иң куркынычы шул. Үзен шушы көнгә китереп җиткергән хатын-кыз, белмим, ничек итеп көзгегә карый икән? Мин шаккатам моңа. Бездә хәзер су бик начар. Хлорлы. Әгәр дә сез тәнегезне карамыйсыз икән, аның ахыры начар булачак.

- Ни генә эшләмә, һәр нәрсә акчага барып төртелә бит...
- Юк. Мин ышанмыйм. Акча ул кәгазь генә.

- Сүз башында да, матди дөньяда яшибез дип, акча энергиясенә кагылдык бит.
- Ай... (уфтанып куя... - Р.Ф.) Әмма беренче урынга - акчаны, икенче урынга матурлыкны куеп, үзеңнең гүзәл зат икәнеңне һәм синең бу дөньядагы төп бурычың хатын булуны оныту ул - җинаять. Мин карьера ясаган, үзләренә бик кыйммәтле машиналар сатып алган, затлы өйләрдә яшәүче бик күп хатын-кызларны беләм, әмма аларның төс-битләре мактанырлык түгел. Чөнки аларның үз-үзләрен карарга вакытлары юк. Менә алар - тормышта иң мөһиме акча, дип санаучылар. Алар шул акчага ике куллап ябышалар да, өсләренә 60 меңлек күлмәкне киеп куйгач, бар да яхшы дип уйлыйлар. Шул ук шәлперәеп төшкән аякларына кыйммәтле джинсы тарттырып куя да бар да супер дип белә. Юк. Булмый. Хатын‑кызда табигый матурлык булганда, ипле итеп сөйләшкәндә, каударланмыйча үз‑үзен тыныч, ышанычлы тотканда гына бар да супер була. Ә болар атыла-бәрелә чабалар, ашыгалар - кеше рәтле яшәргә вакытлары да юк. Дөрес, янәшәңдә сине кайгыртып торучы ир‑ат юк икән, әлбәттә, акча турында уйларга кирәк. Ә үзеңнең матурлыгыңны саклар һәм формада булу өчен зур акчалар кирәк түгел. Мин хатын-кызларга матурлык салоннарына йөрергә, кремнар алырга галәмәт акчалар сарыф итәргә кушмыйм. Үзегезнең суыткычта булган табигый продуктларга күчегез, суны күбрәк эчегез, дим. Чөнки организмга су җитми, тән тиресе дым аз булганга картая. Көнгә 1,5-2 литр су эчсәгез, тән тиресенең дымлануын тоярсыз.

- Хатын‑кыз өстенә кигән киемендә нәрсәгә акцент ясарга тиеш, бүген нәрсә актуаль? Башкалар хәтеренә соры тычкан буларак кереп калмасын өчен, ул нинди булырга тиеш?
- Артык нык буянмаска, табигый булырга кирәк. Әллә нинди акылдан язарлык катлаулы прическалар да, ябыштырылган тырнаклар да, ясалма керфекләр дә кирәкми. Үз‑үзең белән гармониядә булу хуплана. Киемгә килсәк, табигый тукымалар, этник мотивлар актуаль. Мин хатын-кызларга гардеробта джинсы да, свитер да түгел, ә ике күлмәк тотарга киңәш итәр идем. Гап‑гади тезгә кадәр озын, җиңле күлмәкләр. Ул чәчәкле дә, борчаклы да, шакмаклы да булырга мөмкин. Әмма чәчрәп торган ачык төсле түгел, ә элеккеге әйбер кебек (винтаж тибындагы) бераз сүрәнрәк төсләрдә булса яхшы. Бу күлмәкләрне джинс чалбарлар белән дә, сапогилар белән дә кияргә мөмкин. Шарф бәйлисең икән, аның да җитен яки киҗе‑мамык тукымадан, яки ефәктән булуы яхшы. Гап‑гади итеп киенгән, үзен бик гади тоткан хатын‑кызга каравы күңелле. Хатын‑кызга карауга ук «вау» дип кую бүген актуаль түгел. Киресенчә: «Кара әле бу кыз ничек гап‑гади итеп кенә куйган, ә ничек матур тора», - дип аны өйрәнеп, кызыксынып күзәтүең хәерлерәк. Тап‑тар синтетик күлмәкләрен, чалбарларын тәненә тарттырып куйган кызларга караганда, үз‑үзе белән гармониядә булган хатын-кызлар һәрвакыт матур күренәчәк.

- Әйдәгез, кием сайлаганда китә торган ялгышларга тукталыйк әле.
- Без ялтырап торган, җете әйберләр яратабыз. Бар андый хатын-кызлар. Алар әнә шул ялтыравыкка ташлана. Кызганыч, хатын‑кыз үзенә килешкәнне түгел, ә үзенә ошаган киемне сайлый. Аның беренче хатасы шул. Ул аны йә манекенда, йә журналда күреп калган була. Аннан безнең хатын-кызлар «болганчык» төсләрне яраталар. Тормышыбыз аннан башка да соры. Юк, кып-кызыл, зәп-зәңгәр, ал төсләрне сайлагыз димим. Якты төсләргә бирик өстенлекне. Аннан киемнең өлгесенә игътибар итегез. Катлаулы булмасын ул. Юкса сез шәхес буларак югалачаксыз - кием генә калачак.

Тагын бер әйбер: безнең хатын-кызлар иркен күлмәкләрне яратмыйлар. Мин, киресенчә, иркен киенергә киңәш итәм. Ике размерга зуррак кием иркенлек бирә. Ирекле хатын‑кыз булырга кирәк. Эштәгеләр, ирем, әни ни әйтер, дип яшәүдән арыныйк. Әйдәгез, үзебез өчен яшик, үзебезне яратыйк. Минем ирем, балам, әнием ничек тели дип түгел, ә минем ничек яшисем килә, дигән сорау куйыйк үзебезгә. Иртән торабыз - үзебез турында уйлыйбыз. Аннан балалар, ир, аннан эш. Әйдәгез, үз-үзебез белән дус яшик. Картаймыйк. Кеше үз мөмкинлегенең ун процентын гына файдалана. Без шул йокымсырап яткан мөмкинлекләрне уятып җибәрергә, үзебезгә «70 яшьтә дә йөгереп йөреячәкмен» дип программа билгеләргә тиеш. Әгәр дә хатын‑кыз үз алдына «яшьлекне озынайтырга телим» дигән программа куеп, менә моны, менә тегене эшләргә кирәк дип бурычларны тезеп китми икән, ул тиз картая...Мин шундый бер очракны беләм. Француз үзенең татар хатыны белән монда килеп, гаиләләрдә булганнан соң шакката һәм шундый сорау бирә: «Ни өчен сезнең хатын-кызлар 50 яшьтә әбиләр кебек күренә? Безнең Парижда хатын‑кыз 50дә бары чәчәк ата башлый». Моның белән нәрсә әйтәсем килә? Хаталанасыгыз килмәсә, бервакытта да: «Миңа бит инде 50 яшь», - димәгез. Икенче хата - безнең кызлар олыгаерга ашыга. Олы хатыннар кебек киенә башлый. Яшьләрчә кием‑салым беткәнме? Кайбер 30ы да тулмаган кызларның пиджакларын, моны 50дән соң киярсең дип, салдырганым да бар. Кием үзе үк 10‑15 яшькә яшәртергә сәләтле бит.

Фото: dorozhanka.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading