16+

Ул тыйнак кеше иде

Күренекле режиссер, артист, рәссам, республиканың халык артисты һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Празат Исәнбәт - милли театр сәнгатенең традицияләрен саклап, аның үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Празат аганың театр өлкәсендәге эшчәнлеген бөтен тулылыгы белән яктырту түгел ниятем. Аның белән азмы-күпме аралашкан кеше буларак, кызыклы бер хатирәне күп еллар...

Ул тыйнак кеше иде

Күренекле режиссер, артист, рәссам, республиканың халык артисты һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Празат Исәнбәт - милли театр сәнгатенең традицияләрен саклап, аның үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Празат аганың театр өлкәсендәге эшчәнлеген бөтен тулылыгы белән яктырту түгел ниятем. Аның белән азмы-күпме аралашкан кеше буларак, кызыклы бер хатирәне күп еллар...

1957 ел. Урал төбәгендә уздырылган һәвәскәрләр конкурсында (хәзерге Екатеринбург) татар биюе башкарып җиңеп чыккан өчен, миңа Ташкент хореография училищесына юллама бирделәр. Ләкин соңарып барганлыктан, кире Оренбургка кайтырга җыенып йөргәндә, урамда Камал театрының афишаларын күрдем. Үзбәк Хәмзә театрына барсам, бәхетемә, беренче очрашкан кешем Камал театрының баш режиссеры Ширияздан Сарымсаков булды. Аңа, кыяр-кыймас кына, артист булырга теләгем барлыгын һәм Ташкентка килеп чыгуымның сәбәбен сөйләп бирдем. Шул ук көнне мине Хәмзә театрының сәхнәсенә чыгарып җырлатып, биетеп, этюдлар эшләтеп, сәләтемне сынадылар һәм театрга алырга булдылар.
Мин - Оренбург ягының караңгы бер авылында туып-үскән малай. Киләчәк тормышымда татар милли театры, музыка сәнгатенең бөек шәхесләре белән аралашып, дуслашып, хәтта татар театры сәхнәсендә атаклы артистлар белән янәшә торып уйнармын дип төшемә дә кермәде. Ә тормыш юлым, иҗат адымнарым, бәхетемә, шулай башланды.
Башта спектакльләрдәге кү­мәк күренешләрдә уйнадым. Соңрак кечкенә генә рольләр бирделәр. Хәтта атаклы сәхнә йолдызы Фатыйма Ильскаяның бенефисына багышланган Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»нда миңа Каюм ролен уйнарга насыйп булды. Ул рольне күренекле җырчыбыз Зифа Басыйрова уйнаган. Соңыннан аның белән күп еллар бергә миңа Татар дәүләт филармониясендә эшләргә туры килде.
1958 елда Камал театрында Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» комедиясе куелды. Гөлшаян ролен - Рәшидә Җиһаншина, төп герой Әхмәтне - Празат ага Исәнбәт, ә мин Ибекәй исемле малай ролен уйнадым. Шул җәйдә без Арча ягына Тукай-Кырлайга килдек. Җәйнең гаҗәеп матур бер мизгеле иде. Празат аганың ирексездән күңелен биләп алган табигать аңа кулына каләмен алырга мәҗбүр иткәндер. «Әйдә энекәш, тыныч кына утырып тор», - дип, минем йөземә карап, нидер ясый башлады. Бераз вакыт узгач кына: «Үзеңә соңрак күрсәтермен әле», - дип, дәфтәрен җыеп куйды. Театр­дан киткәч тә, Празат ага белән күрешеп, очрашып йөрдек, әмма ул минем портретым турында бернинди дә сүз кузгатмады.
Бервакыт «Шәһри Казан» газетасында Празат ага турындагы язма белән минем портретым басылган иде. 46 елдан соң үземнең яшь чагымда ясалган портретымны күрү үзе бер могҗиза түгелмени?
Шул ук вакытларда (2004 елда) Татарстан Милли музеенда режиссер, рәссам, республиканың халык артисты һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Празат Исәнбәтнең күргәзмәсе ачылды. Анда аның 40тан артык эше тәкъдим ителгән иде. Монда рәссамның Камал театрында эшләү чорында куелган спектакльләргә ясалган декорация эскизлары һәм күренекле мәдәният-сәнгать эшлек­леләренең портретлары һәм дусларча иҗат ителгән шаржлары урын алды. Шулар арасында минем дә «Артист улы» дип аталган портретым куелган. Аның күчермәсе үземдә саклана. Хәзерге көндә Празат Исәнбәтнең рәссам буларак тупланган эшләре Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музеенда саклана.
Әйе, театрда эшләгәндә дә аңа яшьлегендә сайлаган һөнәре тынгылык бирмәгән, әдәбият, сәнгать әһелләренә багышланган шаржлары, акварель буяу белән ясалган рәсемнәре шул турыда сөйли. (Ул Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлый.)
Әлбәттә, бу рәсемнәрне Празат аганың хатыны Әлфия ханымның күз карасыдай кадерләп саклавы киләчәк өчен кирәк булган. Дөрестән дә, Празат ага үзе дә, сизмәстән, зур театр тарихын сәнгатьчә туплаган. Мәхәббәт җимеш­ләре булып Празат аганың улы Ренатка да рәсем ясау һөнәре әтисеннән күчкән, күрәсең. Ул Камал театрында рәссам булып эшли.
Празат ага тыйнак кеше буларак, үзе исән чакта ул иҗат эшләре турында бер дә әйтергә кыймаган, бу хакта хәтта театр кешеләре дә белмәгән. Аның рәссам буларак тупланган эшләре беренче тапкыр хатыны Әлфия ханымның тырышлыгы аркасында Актерлар йортында күрсәтелә.
Бу шәхескә Ходай сәләтне өеп биргән. Празат ага - халык күңелен үзенең фидакарь хезмәте белән яулаган шәхес, нәкъ менә аның кебек милләтнең асыллары җәмгыятебезнең яшәешен һәм үсешен билгели, халыкның тарихын баета.
«Атаклы галим, ­шагыйрь, мәш­һүр драматург, татар әдә­биятыбыз­ның, татар сәнгатенең алып каһарманы Нәкый ага тәрбиясен алган актер һәм режиссер Празат Исәнбәтнең хезмәте тарихта җуелмаслык эз калдырды», - дип бәяли Празат аганың иҗатын Рабит Батулла.
Празат Исәнбәт әле дә булса табигате, фигыле белән халкыбыз­ның, аның белән аралашып яшәгән дуслары, сәхнәдәшләре күңелендә саклана.
Раил Сәйфуллин,
Татарстанның атказанган укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading