16+

Американы баетып утырабыз: Россия нигә доллардан баш тарта? 

Финанс министры Антон Силуанов аңлатканча, Илнең муллык фонды (Фонд национального благосостояния – ФНБ) чыганакларындагы 35 процент доллар күләмен бөтенләй бетерү, британия фунтын – 5, ә япон йенын 5 процентка калдыру ниятләнелә. Кытай юаньы – 30, ә евро 40 процентка кадәр җиткереләчәк.

Американы баетып утырабыз: Россия нигә доллардан баш тарта? 

Финанс министры Антон Силуанов аңлатканча, Илнең муллык фонды (Фонд национального благосостояния – ФНБ) чыганакларындагы 35 процент доллар күләмен бөтенләй бетерү, британия фунтын – 5, ә япон йенын 5 процентка калдыру ниятләнелә. Кытай юаньы – 30, ә евро 40 процентка кадәр җиткереләчәк.

Фондның алтын өлеше 20 процентны тәшкил итәчәк. Бу Россиянең алтын валюта резервы түгел, ләкин, ФНБ чыганакларындагы алтын өлеше Россиянең алтын валюта резервы хисабына керә. 2021 елның май аена ФНБда 13,825 триллион сум акча исәпләнә.

Президент сүзе
Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә узган Петербург халыкара икътисад форумында: “Без доллардан баш тартырга теләмибез. Америка хезмәттәшләребез безгә моны эшләргә мәҗбүр итә”, – диде.

Президент әйтүенчә, АКШ төрле санкцияләрдә долларны куллана. Америка санкцияләре сәбәбендә, мәсәлән, Россия хәрби-техник хезмәттәшлектә әлеге валюта белән исәп-хисап ясый алмый. Валюта базарындагы хәлләр энергетика компанияләрен долларда исәп-хисап ясаудан баш тартырга этәрәчәк, дип саный илбашы.

Россиянең кайбер нефть компанияләре доллардан китәргә теләми. Тик аларның да башка сайлап алу, ягъни долларда эш йөртү мөмкинлеге булмаган шартларда калулары ихтимал. 
 – Монысы инде дөньяның резерв валютасы булган долларга каты китереп сугачак, – ди Россия Президенты Владимир Путин.

Белгечләр ни уйлый?
Икътисадчы Александр Бахтин фикеренчә, хезмәт хакларын “рубль”дә алучы һәм түләүләр башкаручы кешеләргә акчасының 30-40 процентын валюталарда һәм валюта активларында сакларга кирәк. Шулай ук икътисадчы Георгий Ващенко: “Кешеләрнең дәүләт һәм коммерция банкларында саклана торган шәхси долларлары һәм башка илләр валюталары кертемнәренә куркыныч янамый”, – ди. 

Бельгия икътисадчысы Бруно Кольман илебездәге финанс үзгәрешләренә карата мөнәсәбәтен белдергән. Дөньяның бөек державалары рәтендә Россия дә үзенең валюта резервларында алтын өлешен (запасын) арттыра, дип яза ул. 
 – Россия шактый резерв акча фондына ия, аның Муллык фонды күләме дөньяда алтынчы урында. Россиянең икътисады дөньяда беренче унлыкта, – дип яза Бруно Кольман.

Кольман фаразлавынча, башка илләрдә доллардан читләшү булмаячак әле. Кытай гамәлләрен игътибар белән күзәтү зарурлыгын искәртә ул. Пекин доллардан баш тартса, халыкара финанс дөньясында үзгәрешләрнең килеп чыгуы бар.

Эксперт Владимир Брагин әйтүенчә, ФНБда доллардан баш тарту рубль курсына тәэсир итмәячәк, ләкин АКШ долларына сорау-ихтияҗ кимергә мөмкин. 

Россия Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков: “Доллардан баш тарту - эзлекле гамәл. Хәзер инде күзгә үк ташланып тора. Мондый гамәл илебездә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә бара. Алар төп резерв валютасының ышанычлылыгына шикләнә башлады”, – ди. 

Европа илләренең долларга бәйлелектән котылу максатында, яңа валюта – евро куллана башлаганнарына инде шактый еллар узды. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, Россия Кытай белән товар әйләнешләрендә исәп-хисапның бер өлешен юань һәм рубльдә башкара.

Илнең муллык фондында доллар күләмен киметү, Россия финанс министры Антон Силуанов әйткәнчә, 1 ай дәвамында гамәлгә ашырылачак. Бәлки бу “доллардан баш тарту” Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның АКШ Президенты Джо Байден белән очрашуы алдыннан бер стратегик адымдыр.

АКШ доллары халыкара базардагы алыш-бирештә исәп-хисап ясауда төп валюта буларак, АКШ икътисадына зур табыш китерә. Мисал өчен, Россиядә АКШның 1 долларын бүгенге курсларда уртача 73 сум түләп алабыз. Элекке СССРда 1961 елдагы акча реформасыннан соң АКШның 1 доллары безнең акчада 90 тиен торган, совет чорында доллар бәһасе 55 тиенгә кадәр төшкән еллар да булган. Россия кадәр зур ил доллардан баш тартса, АКШ икътисадына сизелерлек зыян салыначак. Моны булдырмас өчен АКШ Президенты Джо Байден кайбер санкцияләрне йомшартыр, бәлки. Россия Президенты Владимир Путин “без долларга каршы түгел” ди бит. Илебездә доллардан “баш тарту” сәясәте тәэсирендә доллар курсы төшә башласа, гади халык өчен файдага да әле ул. 1 долларга 73 сум түләп, Американы һәм банкларны баетып утырабыз, ләбаса.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading