16+

“Англицизм” кануны кирәк, әмма ул дәүләт телләрен куллану мөмкинлеген калдырмый

Закон проекты Дәүләт Думасына кертелде генә, аны эшләп бетерү мөмкинлеге бар, һәм без закон кабул ителгәнчегә кадәр аның нигезләмәләре аныкланыр дип өметләнәбез.

“Англицизм” кануны кирәк, әмма ул дәүләт телләрен куллану мөмкинлеген калдырмый

Закон проекты Дәүләт Думасына кертелде генә, аны эшләп бетерү мөмкинлеге бар, һәм без закон кабул ителгәнчегә кадәр аның нигезләмәләре аныкланыр дип өметләнәбез.

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында депутатлар «Россия Федерациясе дәүләт теле турында»гы федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты текстын төгәлләштерү тәкъдиме белән чыктылар.

Аерым алганда, ул Россия составында республикаларның дәүләт телләрен һәм Россия территориясендә яшәүче халыклар телләрен куллану мөмкинлекләрен тулыландыруны күз уңында тота. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап үткәнчә, бу закон проекты Дәүләт Думасында күп сораулар тудырган. 

Билгеле булганча, октябрь аенда Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасына Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак, рус телен җәмәгать киңлегендә файдалануны тәэмин итү турындагы закон проекты кертелде, аның нигезендә чит ил сүзләрен куллануны кайбер өлкәләрдә чикләргә тәкъдим ителә. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сүзләренчә, мондый инициатива, һичшиксез, кирәкле һәм хуплауга лаек.

–    Инициатива авторлары билгеләгәнчә, "Закон проектының төп мәгънәсе – рус телен яклау һәм "англицизмнарны", чит ил сүзләрен куллануны бөтен Россия территориясендә һәм, барыннан да элек, ачык киңлектә – реклама өлкәсендә, товарларны сатканда, кулланучыларга хезмәт күрсәткәндә, массакүләм мәгълүмат чаралары продукцияләрендә, шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкарганда һәм башка өлкәләрдә чикләү. Бу инициатива кирәкле һәм ул хуплауга лаек. 
Закон проекты тарафыннан проектлана торган нигезләмәләр Россия Федерациясенең дәүләт теле коммерция билгеләмәләрендә, торак комплекслары, төбәк һәм җирле әһәмияттәге объектлар исемендә мәҗбүри кулланылырга тиешлеген фаразлый, болар – транспорт, мәктәп, хастаханә, спорт объектлары һәм башкалар. Монда бернинди дә сорау юк. Чит ил сүзләреннән арыну идеясе күптән борчый иде. Әмма, кызганычка каршы, закон проектында тәкъдим ителгән формулировкалар шул ук өлкәләрдә республикаларның дәүләт телләрен һәм Россия халыкларының телләрен куллану мөмкинлеген калдырмый. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелде генә, аны эшләп бетерү мөмкинлеге бар, һәм без закон кабул ителгәнчегә кадәр аның нигезләмәләре аныкланыр дип өметләнәбез, – диде ул.

Профильле комитет әгъзалары фикере Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан хупланган. Дәүләт Думасында Татарстан парламенты позициясен тәкъдим итү республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка йөкләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading