16+

Авыл халкының кәефе төшенке 

Сөт бәяләре белән бәйле вазгыять көзгә таба яхшы якка үзгәрергә тиеш. Һәрхәлдә, Россиянең иң эре сөт эшкәртүче заводлары шулай дип фаразлый.  Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләште. 

Авыл халкының кәефе төшенке 

Сөт бәяләре белән бәйле вазгыять көзгә таба яхшы якка үзгәрергә тиеш. Һәрхәлдә, Россиянең иң эре сөт эшкәртүче заводлары шулай дип фаразлый.  Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләште. 

536 миллион сумлык ярдәм
Узган ел республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыклары тарафыннан 107,3 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, 2021 ел белән чагыштырганда, үсеш – 3,9 процент. Шул ук вакытта Россиядә ул 1,8 процентка кимегән. Шуның белән тулаем җитештерү күләме буенча республика Россиядә икенче урында тора.

– Татарстан шәхси хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләрнең баш санын саклау буенча иң зур күрсәткечләргә ия. Аларның саны – 261 269 баш, шул исәптән 101 мең сыер. Ел саен республика бюджетыннан шәхси хуҗалыкларга 426 миллион сум акча бүлеп бирелә. Аның күп өлеше сыерларның баш санын саклап калуга юнәлдерелә. 2022 елга сыерлар саны 511гә арткан. Быел бу максатлар өчен  536 миллион сум каралган, – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов комитет утырышында.  

Документлар «Мои субсидии» цифрлы сервисы аша электрон рәвештә тапшырыла һәм ул субсидияләр бирүне тизләтә, моннан тыш үтәкүренмәле итә. Моның өчен заявканы шәхси кабинеттан бирергә кирәк. Техник мөмкинлекләре булмаганнарга  документларны муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре яки авыл җирлекләре тапшыра. Авыл халкының дәүләт ярдәмен алуы шушы юнәлештә муниципалитетларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә  бәйле, дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Кош-кортка да бар субсидия
Аерым алганда, субсидия сөт юнәлешендәге мини-ферма төзү өчен бирелә: 8 сыерга ферма төзергә – 600 мең сум. Әлеге субсидияне алу өчен гариза бирүчедә ким дигәндә өч сыер булырга тиеш. Биш сыерга 300 мең сум күләмендә бирелә (кимендә ике сыер булу мәҗбүри). Программада катнашучылар ярты ел эчендә ферманы төзеп бетерергә, биш ел дәвамында сыерлар анын киметмәскә һәм арттырырга тиеш. 2022 елда бу субсидияне 169 шәхси хуҗалык алган. 

Докладчы нәсел танасы һәм бер мәртәбә бозаулаган сыерлар  сатып алуга бирелә торган субсидияләр белән дә таныштырды. Берсенә  60 мең сум һәм икенчесенә 70 мең сум исәбеннән бирелә. Моннан тыш, лейкоз авыруы булып сугым цехына тапшырылган бер баш сыер өчен өстәмә рәвештә тагын 10 мең сум түләнә.

Савым сыерларын тотуга  чыгымнар  өлешен каплауга субсидияләр: хуҗалыктагы 1 сыер өчен – 2 мең,  2 сыерга  –  3әр мең, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4әр мең сум бирелә. 3 яшьтән өлкәнрәк атларны тоту өчен субсидияне бер баш атка 5 мең сум исәбеннән алырга була. 

Ленар Гарипов хәбәр иткәнчә, быелдан  кош-кортлар өчен субсидия бирү кабат  яңартыла. Бу төр субсидия ике ел бирелмәгән булган. 

– Шәхси хуҗалык 50-100 баш кош сатып алганда, 1 баш каз бәбкәсенә 200 сум, 1 баш күркәгә 200 сум, 1 баш үрдәк бәбкәсенә 120 сум, 1 баш чебигә 100 сум күләмендә субсидия бирелә. 2023 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган кошның баш саны турындагы мәгълүмат электрон хуҗалык китабыннан (ЭПК) алына. Республика бюджетыннан бу максатларга 70 миллион сум биреләчәк. Заявкалар сайлап  алу 15 майдан  29 майга  кадәр булачак, – диде Ленар Гарипов. 

Биектауда – 204, Бөгелмәдә 2 генә
Төп докладтан соң депутатлар үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиевның авыл ипотекасына кагылышлы соравы бар иде. 

– Аны кемнәр төзи? Нигездә – Биектау. 2020 елда анда 204 йорт төзелгән, Лаешта – 317, Питрәчтә – 266, ә Бөгелмәдә нибары ике, Чүпрәледә бер, кайдадыр биш. Ни өчен министрлык бу хакта үзенең сүзен әйтми? – диде ул.

Ленар Гарипов әйтүенчә, Биектау, Лаеш, Питрәч шәһәргә якын, шуның белән халыкта кызыксыну уяталар. 

– Шәһәрдән ераграк җирләрдә азрак төзелә, чөнки җәлеп итүчәнлеге азрак. Мин сезнең сүзегез белән килешәм. Бу безнең өчен дә актуаль мәсьәлә, аның буенча эшләячәкбез, – диде ул.  

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов халыкта яшелчәчелек белән шөгыльләнергә кызыксыну уятырга кирәк дигән фикердә. 
– Авыл җирләрендә буш һәм ярымбуш бакчалар күп. Авыл халкы тарафыннан мөрәҗәгатьләр яки терлекчелек кебек үк, яшелчәчелек белән шөгыльләнергә дә җәлеп итү өчен ниндидер тәкъдимнәр юкмы? Бәлки ул орлык алуга, башка нәрсәләргә субсидия форматындадыр, – диде ул. 

Шул ук вакытта, сөт сатып алу бәяләренең төшүен исәпкә алып: 
– Авыл халкының кәефен белү максатыннан ниндидер сораштыру яки Росстат анализлары форматында тикшерүләр үткәрелмәдеме? Терлекләрнең баш саны кимемиме? – дип тә кызыксынды. 

– Баш саны саклана, әмма авыл халкының, аларның гына түгел, фермерларның, башка авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләрнең дә кәефе төшенке. Шуның белән бәйле рәвештә республика җитәкчелегеннән бюджеттан 523 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирүне сорадык. Июнь аенда аны таратырга планлаштырабыз. Без, әлбәттә, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре, авыл җирлекләре белән баш санын уйламыйча киметмәсеннәр дип сөйләшәбез.

Мондый ел беренче генә түгел, 2006, 2010, 2018 елларда да шундый ук хәлләр булды. Ләкин базардагы хәл көзгә кадәр үзгәрергә тиеш, шуның белән терлек санын саклап калырга тырышачакбыз, – диде министр урынбасары. 
– Нинди фаразлар? – дип төпченде Марат Әхмәтов. 
– Августка начар булырга тиеш түгел. Һәрхәлдә, Россиянең иң эре сөт эшкәртүче заводлары шулай дип фаразлый, – диде Ленар Гарипов. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Позор бит инде. 1 литр су бәясе кибеттә 20 сум , сөт 80 сум тора. Ә авыл халкының каймак кебек сөтен 15 сумнан алалар. 1 тонна фураж 15000 тора. Э сыер кыш чыгару очен 2 тонна кирэк ашлык. Субсидия бирделэр 2000 . Эдэм колкесе, зоопарок очен асрамый ич авыл халкы хайван. Аз булса да акча эшлэргэ дип асрыйбыз. Бетте дип санагыз инде авылны. Эш юк, килэчэгенэ кистелэр бу бэя тошеру белэн. Ничек яшэргэ дип уйлыйсын да, кала гына курмэ авылда дибез балаларга.

    Мөһим

    loading