16+

Авылыгызга югары тизлекле интернет кирәкме? Моның өчен 15 ноябрьгә кадәр тавыш бирергә ашык

Татарстанда 2019-2021 еллар эчендә 3 527 социаль әһәмияттәге учреждение җепселле-оптик элемтә ярдәмендә Интернет челтәренә тоташтырылган. Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев белән “Таттелеком” иҗтимагый акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Нуретдинов республикада “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” илкүләм программасы нигезендә алып барыла торган эшләр турында сөйләделәр.

Россиянең цифрлы үсеш министрлыгы 2019 елның 29 июлендә Татарстанда 1913 социаль учреждениене Интернет челтәренә тоташтыруны башкару өчен подрядчы оешмалар арасында электрон аукцион уздырган. Анда безнең “Таттелеком” җәмгыяте җиңеп чыккан. Контракт бәясен 1,953 миллиард сумнан 1,101 миллиард сумга киметүгә ирешелгән.

Өч ел эчендә 1 613 фельдшер-акушер пункты, 697 дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә бинасы, 584 мәгариф һәм 458 мәдәният учреждениесе, шулай ук Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы корылмалары Интернет челтәренә тоташтырылды,- диде Айрат Нуретдинов.

Татарстанда 1335 торак пунктта мобиль рәвештә Интернет челтәренә кереп булмый, ә 624 авылда Интернет юк.

— Россиянең цифрлы үсеш министрлыгы белән “Ростелеком” җәмгыяте торак пунктларны кәрәзле элемтәгә һәм Интернет челтәренә ялгау буенча 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән программа гамәлгә ашыра. Россиядә 2030 елга 24 меңнән артык торак пункт мобиль элемтә белән тәэмин ителәчәк. Киләсе елда 100 кешедән башлап 500 кешегә кадәр халкы булган авылларның 10 проценты 4G (LTE) мобиль элемтәле булачак,- диде Альберт Яковлев.

Россиянең дәүләт хезмәте күрсәтү порталында үзегезнең авылда 4G (LTE) мобиль элемтәсе булдыру өчен 2021 елның 15 ноябренә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Күбрәк тавыш җыйган авыл югары тизлекле Интернетка чираттан алданрак ялганачак.

Татарстанда киләсе ел-Цифрлы үсеш елы. Альберт Яковлев:”Киләсе елда авыллардагы 1710 медицина пунктына республика бюджетыннан бушлай компьютерлар урнаштырылачак”, дип алдан хәбәр итеп куйды.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading