16+

Башкалада зур колачлы реклама корылмалары санын киметергә уйлыйлар

Өйләребездә телевизор, радио, компьютер җиһазлары күптән гадәти күренеш. Автобусларда һәм электр транспортында да телевизор карап кына барабыз хәзер.

Башкалада зур колачлы реклама корылмалары санын киметергә уйлыйлар

Өйләребездә телевизор, радио, компьютер җиһазлары күптән гадәти күренеш. Автобусларда һәм электр транспортында да телевизор карап кына барабыз хәзер.

Тукталыш саен – телевизор
Казан территориясендә 2021-2025 елларда тышкы реклама һәм мәгълүмат өлкәсен үстерү турындагы муниципаль программа нигезендә, зур колачлы реклама корылмалары санын киметү ниятләнелә. Алар цифрлы-электрон технологияләргә алмаштырыла. Җәмәгать транспорты тукталышларына кечкенә реклама экраннары һәм цифрлы мәгълүмат күрсәткечләре урнаштырыла. Мондый экраннар 200 муниципаль тукталышка көйләнә. Казан урамнары кораб җилкәне кадәр зурлыгындагы реклама корылмаларыннан – еврощиттан арыначак. Татарстан урамындагы “Тукай урамы” тукталышына, тәҗрибә рәвешендә, “Кристаллайт” экран урнаштырылган инде. Digital (Диджитал) технологиясе экранда текстларның тиз алмашынып торуын тәэмин итә. Электрон мәгълүмат күрсәткеч экраннары кече һәм урта бизнес өчен дә отышлы. Реклама әйберләре ясату һәм урнаштыру өчен акча тотылмаячак.

Башкалада 2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле, реклама эшчәнлегенә ташлама билгеләнгән иде. Компанияләргә реклама урнаштырганнары өчен түләүләр башкару кичектерелде. Нәтиҗәдә, әлеге кичектерелгән түләүләр 197,72 миллион сумга җыелган. Шуңа да карамастан, узган ел реклама эшчәнлеге салымнарыннан Казан бюджетына 140,1 миллион сум табыш кергән.

Кичектерелгән түләүләрне 2021 елның 2нче кварталыннан башлап, алдагы ике ел дәвамында аз-азлап түләп барырга мөмкинлек бирелгән. Казанда урам юллары читенә автомобильләр куеп, аларга рөхсәтсез рәвештә реклама беркетү тыелган. Урамнардан шундый 68 “автомобиль-реклама” мәҗбүри алынган. Узган ел концерт, спорт һәм тамашалар туктатып торылу сәбәпле, афишаларга игъланнар беркетү “0”гә төшкән, ягъни, афиша баганалары бушап калган.
 
Йорт саен – такта
Казанда узган ел 420 йортка яңартылган адрес тактасы беркетелгән.
Башкаладагы барлык күп фатирлы 5798 йортның 4178 йортында урам һәм йорт саны язылган такталар яңартылган инде.

 – Бу эшне 2022 елның 1нче кварталы ахырына тәмамлау бурычы тора. Адрес такталары беркетү Казанның тышкы төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә башкарыла, – диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
 Яңа торак комплексларында йортларга адрес такталарын төзелеш үткәрүчеләр, ә калган өлештә йорт милекчеләре, идарәче компанияләр урнаштыра. Казанның тарихи өлешендәге адрес такталары “ретро стиль”дә була, аңа татар, рус һәм инглиз телләрендә языла. Зәвык тәлабе зуррак булган урамнарда да текст өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә. Калган урамнарда ике дәүләт телендә – татарча һәм русча языла.

Адрес тактасын яңартмасаң, штраф каралган. Оешмаларга, идарәче компанияләргә һәм йорт милекчеләренә 4,7 миллион сум штраф салынган инде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading