16+

Бүген Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Рөстәм Миңнеханов монда тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән сезонлы яшелчәләр ассортименты белән танышты.

=Бүген шәһәрлеләргә Балтач, Нурлат һәм Саба муниципаль районнарыннан фермерлар һәм җитештерүчеләр үз продукциясен алып килгәннәр, шулай ук республика инвесторлары һәм фермерларыннан азык-төлек продуктлары, яшелчәләр, ит һәм казылык әйберләре сатыла.

Татарстан Президенты итләр рәтләрен, Саба муниципаль районы эшкуарлары ярминкәгә китергән яшелчә продукциясен карады, шулай ук сатып алучылар белән аралашты, ит бәяләре белән кызыксынды (бер килограммга 450-480 сум сыер ите, 480-530 сум ат ите).

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ генераль директоры Олег Власов һәм башкалар озата йөрде.

Белешмә өчен:

2022 елда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда 10 сентябрьдә эшли башлады. Алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда 1 октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә иртәнге 6дан алып 15 мәйданчыкта сәүдә оештырылган. Республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать предприятиесе яшелчә һәм ит продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен арзан бәядән товарлар тәкъдим итәчәк.

ТР Президенты Матбугат хезмәте
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading