16+

Читтә калма бәйрәмнәрдән, көн дә килми Аҗдаһа

Татарстанда Яңа ел каникулы көннәрендә өлкәннәр һәм балалар өчен күп санлы мәдәни чаралар, спорт бәйгеләре, туристлык сәфәрләре программасы әзерләнгән.

Читтә калма бәйрәмнәрдән, көн дә килми Аҗдаһа

Татарстанда Яңа ел каникулы көннәрендә өлкәннәр һәм балалар өчен күп санлы мәдәни чаралар, спорт бәйгеләре, туристлык сәфәрләре программасы әзерләнгән.

Болар белән Хөкүмәт йортында узган брифингта таныштырылды.

2 айдан “Киләчәк уеннары”

Спорт министры Владимир Леонов әйткәнчә, республикада Яңа елны каршылау көннәрендәге бәйгеләр Россиядә физкультура һәм спорт оешмасы оештырылуга 100 ел тулу шигарендә уза. 2024 елның 1-8 гыйнварында “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” үткәрелә. Анда ГТО нормативларын да тапшырып булачак. Казанда 5 гыйнварда – теннис, ә Чаллыда 5-7 гыйнварда грек-рим көрәше буенча бәйгеләрне карарга мөмкин. “Ак Барс” хоккей командасы Казанда көндәшләрен кабул итә.

—“Киләчәк уеннары” халыкара бәйгесенә 2 ай вакыт калды. Ачу тантанасы 2024 елның 21 февралендә, ә ябу тантанасы 3 мартында була. Бәйгедә 100 илдән командалар катнашыр, дип көтелә. Казан үзенең спорт башкаласы булганлыгын тагын бер кат күрсәтәчәк. Татарстан, только, алга!-диде спорт министры Владимир Леонов.

 Балаларның бүләге югалмас

“Татнефть арена” боз сараенда 25 декабрьдә Татарстан Рәисе Чыршысы бәйрәме үткәрелә. Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков сүзләренә караганда, анда 17 мең бала катнаша.

—Чыршы бәйрәменә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да чакырылды. Әгәр мобилизацияләнгәннәрнең баласы берәр сәбәптә килә алмаса, аңа Яңа ел пакеты барыбер тапшырылачак,-дип ышандырды Ринат Садыйков.-Чыршы бәйрәменә Казанга киләчәк 6 ерак район балалары өчен кунакханәләрдә урыннар калдырылды. Әгәр кискен суытса яки буран чыкса, башка балалар өчен дә кунакханәләрдә һәм ял лагерьларында урыннар билгеләнде.

Республика буенча балалар һәм яшьләр өчен 89 ял лагеры эшли, аларга 7 394 бала җәлеп ителәчәк. Мобилизацияләнгәннәрнең балаларына ял лагерьларындагы смена бушлай. Казандагы “Урам” экстрим паркында чаралар 2024 елның 5 гыйнварыннан башлана.

Татарстанның “магниты” бар

—Татарстан ял өчен популяр төбәкләрнең берсе, кышкы каникул чорында республикага 160 мең турист килүе көтелә. Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлегендә туристлык тармагы үстерелә. Татарстанда табигать кочагында ял итү өчен 43 туристлык базасы эшли. Казан, Чаллы, Әлмәт, Кукмара шәһәрләре янында тау чаңгысы базалары популяр. Арчадагы “Кыш Бабай һәм Кар Кызы” резиденциясенә дә кунаклар күп килә. Казандагы Иске Татар бистәсе, Алабугадагы иске шәһәр, Лаештагы кино авылы туристларны көтә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Тәтештә туристлык маршруты булдырылды,-диде республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Ятимнәргә якты йөз

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләгәнчә, республикада быелның 23 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр мәктәп яны лагерьлары оештырыла. 24-30 декабрьләрдә укучылар өчен “театр сезоны” үткәрелә.

—Балалар интернатларында да чыршы бәйрәмнәре булачак, бүләкләр тапшырылачак. Әгәр тышкы һава температурасы 25 градустан да салкынайтса, балаларны мәдәни- спорт чараларына алып чыгып китмәскә, дип мәктәпләргә кисәтүләр җибәрелде,-диде Алсу Әсәдуллина.

Музейлар чакыра

Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова таныштырганча, музейлар, театрлар, концерт заллары тематик чаралар тәкъдим итә. Алабуга музей-тыюлыгында, Зөя шәһәрлегендә, Болгарда Яңа ел сулышы хөкем сөрәчәк. Казан циркы эшли.

—Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә яхшылап төзекләндерелгән Буа дәүләт театрында Яңа ел программасы әзерләнде,-диде Юлия Әдгамова.

 Казанда Яңа ел салюты булмый

Татарстан башкаласында чыршы шәһәрчекләре бу атнада ачыла башлый, парклар һәм скверларда Яңа ел программасы тәкъдим ителә.

—“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда төп Чыршы 23 декабрьдә 17.00 сәгатьтә ачыла, концерт була. Яңа ел төнендә “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдандагы һәм Черек күлдәге чыршы бәйрәмнәрендә Россия Президентының һәм Татарстан Рәисенең котлаулары видеоэкран аша тапшырыла. Казан паркларында һәм скверларында 2024 елның символы - Аҗдаһа йөгереп йөриячәк, аны тота алган кешегә бүләк бирелә,-диде шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Казанда, янгынга каршы үзгә режим кертелү сәбәпле, Яңа ел салюты булмый. Шәһәр эчендә салют аттыру тыела, моның өчен 4 махсус мәйданчык билгеләнгән. Казан ипподромы янында, Гаврилов урамында Казансу буенда, Түбән Елга аръягындагы дамбада, Мирный бистәсендә Сабантуй уза торган мәйданда гына салют аттырырга рөхсәт.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading