16+

Депутатлар начар яшәми. Декларацияләр шуны күрсәтә

2021 елда Татарстан депутатларына икътисади кризис кагылмаган да диярсең. 2020 елда парламент вәкилләренең гомуми кереме 1,7 млрд сум булса, узган ел 2,2 млрд сумга җиткән! Депутатлар тапшырган декларацияләр белән таныштык әле. Әйбәт яшиләр.

Депутатлар начар яшәми. Декларацияләр шуны күрсәтә

2021 елда Татарстан депутатларына икътисади кризис кагылмаган да диярсең. 2020 елда парламент вәкилләренең гомуми кереме 1,7 млрд сум булса, узган ел 2,2 млрд сумга җиткән! Депутатлар тапшырган декларацияләр белән таныштык әле. Әйбәт яшиләр.

Республиканың төп канун чыгару органында утыручыларның күпчелеген эшмәкәрләр һәм төрле оешма җитәкчеләре тәшкил итүен исәпкә алсак, Татарстан бизнесы бик үк начар диеп булмый.

2021 ел өчен тапшырылган декларацияләрдән күренгәнчә, Дәүләт Советында иң бай депутат дип “Ак Барс” Холдинг компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров санала. 2020 елда 97 млн сум эшләгән Иван әфәнде 2021 елда керемнәрен 212 млн сумга кадәр җиткергән. Ә менә хатыны 1 млн сум чамасы гына акча эшләгән. Күчемсез милеккә килгәндә, Иван Егоров карамагында 3 җир кишәрлеге, ике фатир һәм 2175 квадрат метр мәйданлы йорт бар. Хатыны шулай ук җир кишәрлеге, ике йорт, иренең фатирында үз өлешенең хуҗасы булып санала. Декларациядә Егоровларның баласы күрсәтелмәгән.

Бу елны “көмеш” “Татнефть-Добычи” җитәкчесе Рөстәм Хәлимовка эләгә. Узган ел ул гаилә бюджетын 134,4 млн сумга җиткергән. Ә менә хатыны 160 мең сум гына акча эшләгән. Хәлимовларның берничә җир кишәрлеге, торак йортлары, фатиры һәм 2016 елда чыгарылган “Mercedes-Benz GLE 400 4Matic” машиналары бар.

“Казан май комбинаты” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин да беренче өчлеккә кергән. Аның еллык кереме – 121,5 млн сум тәшкил иткән. Халыкка кризис тәэсир иткәнме, әллә инде күбрәк сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлаганнармы... Кыскасы, “Mr. Ricco” кетчуплары һәм “Ласка” майонезы чыгаручы Дмитрий әфәнде 2020 елдагы 1нче урыннан өченчегә төшкән. Күчемсез милек өлкәсендә дә үзгәрешләр юк: алар өч фатир, җир кишәрлеге һәм бер йорт хуҗалары булып исәпләнә.

“Казан шәһәре торак инвестицияләр компаниясе” генераль директоры Эмиль Хөснетдинов Дәүләт Советына, өстәмә сайлаулар нәтиҗәсендә, 2021 елда гына килеп керде. (Исегездә булса, парламентның кайбер вәкилләре Дәүләт Думасына сайланып, вәкаләтләреннән азат ителгән иде бит). Узган ел Эмиль әфәнде 97,8 млн сум эшләгән. Аның 1,6 мең (!) күчемсез милке бар. Аларның гомуми мәйданы 21,6 мең квадрат икәнен исәпкә алсак, боларны машина кую урыны дип исәпләргә була. Хөснетдиновлар 4 сутый гына җире булган 111 квадрат метр йортта торалар. Моңа өстәп, хатынының тагын 4 йорты һәм 70 сутый тирәсе җир кишәрге дә бар. Гаиләдә ике катер, “Land Rover Defender” һәм “Volvo XC60” машинасы исәпләнә.

Ә менә беренче бишлеккә кергән “Кориб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Олег Коробченко гаиләсендә төп керемне хатыны алып кайта – 79 млн сум. Олег әфәнде үзе узган ел 11 млн сум гына эшли алган. Аларның 50ләп җир кишәрлеге, 400 квадрат метрлы торак йорты да бар.

Кемдер миллионнары белән мактанганда, икенче берләрнең хәлләре бик үк яхшы дип әйтеп булмый. Мисалга, депутат Рөстәм Хәсәнов хәзер үзен банкрот дип танытырга йөри. Узган ел ул 400 мең сум гына акча эшләгән. Ә хатыны гаилә бюджетын 7,3 млн сумга арттырган.

Иң аз керемлеләр исемлегендә “ЭнергоСтройСервис” җәмгыяте җитәкчесе Халит Гарифуллин да бар. Узган ел депутат банкрот дип табылган. Декларациядә ул 405 мең сум керем күрсәткән.

Сүз уңаеннан, ил башлыгы Владимир Путин 2021 елда 10,2 млн сум акча эшләгән. 

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Якташы, тугандашы" Александр Сергеевич Филиппов 14 ел буена бер тиен акчасыз "КЕРӘШЕННӘР АНТОЛОГИЯСЕН" эшләп, оештырып, 2017 елда вафатыннан соң, үзем өстәмәләре белән төгәлләдем. Шул уңайдан Иван Михайловичка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем дә, менә - 5 ел узып китте . Әмма АНТОЛОГИЯНЕ чыгарырга АКЧА таба алмыйбыз диде. РӘХМӘТ ТӨШКЕРЕ! Клара Филиппова.

    Мөһим

    loading