16+

Еллык юллама: Президентыбыз дөрес бәя бирерме?

Авыр түгелме соң шулай 100 чакрым кайтып-китеп йөрүе, үзегездә хоккей командасы юкмыни?» - дип сорыйм Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән һәркөнне Лениногорскига улын йөртүче Рөстәмнән. «Узган ел Бөгелмәгә йөргән идек, бездә боз сарае юк», - ди. «Октябрьский Лениногорскидан ике тапкыр зуррак бугай, бездә авыл статусында булган күп кенә район үзәкләрендә дә боз...

Еллык юллама: Президентыбыз дөрес бәя бирерме?

Авыр түгелме соң шулай 100 чакрым кайтып-китеп йөрүе, үзегездә хоккей командасы юкмыни?» - дип сорыйм Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән һәркөнне Лениногорскига улын йөртүче Рөстәмнән. «Узган ел Бөгелмәгә йөргән идек, бездә боз сарае юк», - ди. «Октябрьский Лениногорскидан ике тапкыр зуррак бугай, бездә авыл статусында булган күп кенә район үзәкләрендә дә боз...

«Сездә бит ул, Татарстанда...» Икенче әңгәмәдәш - Саранскидан килгән яшь спортчының әтисе. «Сезнең белән ярыша алырлык дәрәҗәдә түгел без, Татарстан командалары гел көчле алар. Сездә игътибар да, мөмкинлекләр дә башка, сез өйрәнгән инде, ә безгә читтән яхшырак күренә», - диде Мордовия кунагы. Җанатарлар белән үзара шулай хәл-әхвәлләр белешеп, аралашып торабыз. Күршеңнең хәле гел кызыксындыра бит ул. Татарстанга игътибар зур, кайсысы көнләшеп, кайсысы кызыгып карыйдыр инде, кешенең эчендәгесен белеп булмый бит.

Шөкер, спорт өлкәсендә генә түгел, башкасында да үрнәк булырлык яклар аз түгел. Тик шулай да соңгы арада пессимистлар күбәеп китте, тегендә-монда акыл сатучылар байтак. Читкә чыгып, тирә-күршеләрнең тормыш-көнкүреше, яшәү дәрәҗәсе белән кызыксынып караучысы бармы икән? Ун еллар элегрәк авылга кайтып барам. Олы юлдан үзебезгә борылгач, бер җәяүлене күреп туктадым. Чит кеше йөрми инде монда, йә авылдаш, йә берәрсенең читтәге туганыдыр бу. Йөзе таныш булмагач, кем икәнен сорашам. «Сезнең совхозда эшлибез без, урып-җыю вакыты бит», - ди. «Кайдан килдегез соң?» - дип сорыйм юлдашымнан. «Пензадан», - ди теге. «Да-а», - диярләр иде күрше Чәтрәннекеләр. Пензаның кайда икәнлеген тиз генә чамаладыгызмы? Аннан безгә килеп җитү өчен Ульян өлкәсен буйдан-буйга кисеп чыгасы, Иделне кичәсе, аннан соң да әле шактый гына тәпилисе була. «Үзегездә эш юкмыни, бигрәк ерактан килгәнсез», - дип сорашам пензалыдан. «Юк шул, колхоз-совхозлар күптән таралып бетте, кырларда алабута гына үсә...» Безнең якларга килеп приискаларда алтын юмыйлар бит болар, авыл хуҗалыгында хезмәт куялар. Безнекеләрнең каядыр читкә китеп, колхозда эшләгәннәрен ишеткәнем булмады әлегә.

Дөрес, бар нәрсә дә ал да гөл булып бетә алмый, проблемалар да, эшлисе эшләр дә бар. Шуның өстенә аны тагын да катлауландырып, барган атның башына сугарга теләүчеләр дә шактый. «Федераль бюджеттан акча алып юбилейлар, дөнья чемпионатлары уздырасыз», «Бөтен ил белән төзелгән «Камаз»дан үзегез генә файда күрәсез», «Дәүләт эчендә дәүләт» һ.б. шуның ише урынсыз гаепләүләр ишетелә. Узган гасырның 40нчы елларыннан бирле Татарстан җиреннән суыртылган миллиардлаган тонна нефтьнең бөтен Европага сатылуын, союздаш республикалар чәчәк аткан чорда автономияле татарстанлыларның ничек яшәүләре турында берәүнең дә авыз ачып сүз әйткәне юк. Бүген Татарстан табышының Үзәккә киткән өлеше бәрабәренә тагын берничә регионның җан асравы берәүне дә кызыксындырмый, без бит бер дәүләттә яшибез, янәсе. Ә ул дәүләтне кем көчле итә, ул кемнәргә таянырга тиеш? Федератив дәүләтнең көчле төбәкләре белән генә көчле булганы көн кебек ачык.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы чираттагы еллык юлламасыннан без ни көтәбез, нәрсәгә өметләнәбез? Татарстанның Россия регионнары арасында әйдәп баручы булырга өйрәнгәне мәгълүм инде. Ел саен эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелә. Республиканың ел башыннан алып җиде ай эчендә социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә күз салсак, саннар мондый: авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда - 100,2, файдалы казылмалар табу - 102,5, эшкәртү производствосы 104,1 процент тәшкил иткән. Узган ел республиканың тышкы сәүдә әйләнеше күләме 11 миллиард доллар булса, быелның алты аенда бу күрсәткеч 60 процентка арткан. Агымдагы елның уртасына «Алабуга» махсус икътисади зонасында 56 резидент эшләгән, 22 заманча предприятие продукция җитештергән. Абруйлы журнал Forbes административ каршылыкларны азайту һәм инвесторларга ярдәм итү буенча Россия регионнары арасында Татарстан җитәкчелеген билгеләп үтә. FDI журналы версиясе буенча, «Алабуга» махсус икътисади зонасы Европада инвесторларны җәлеп итүче иң яхшы зона булып санала. Алар арасында Ford, 3М, Air Liquide кебек танылган компанияләр бар. Идел буе таможня идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елда АКШ белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше 436 миллион доллар тәшкил иткән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,1 тапкырга күбрәк.

Узган елгы юлламада «...милли мәгариф безнең бәхәссез өстенлекләребезнең берсе булып тора. Быел 2030 елга кадәр
Милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Мәгариф министрлыгыннан әлеге Концепцияне гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»н эшләү һәм раслау таләп ителә. Без Татарстан алар өчен туган йортка әйләнгән барлык халыклар телләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшләргә тиеш.

Тел - милләтнең төп билгесе. Туган телне саклау һәм аны үстерү - безнең уртак бурыч. Татар телен укыту һәм укытучылар әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Татар теле дәресләре балалар өчен кызыклы булуы мөһим», диелгән иде. Татар телен укытуны ирекле нигездә калдырырга, мәҗбүри укыту программасыннан алырга өндәп имзалар җыючы, коткы таратучыларга менә шушы акка кара белән язылган, халык сайлап куйган Президент тарафыннан әйтелгән сүзләр барып ирешмәгәнме? Президентыбыз бу хәлләргә дөрес бәя биреп, төгәл эшләр буенча үз фикерен әйтер дигән өметтә калыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading