16+

Эрдоган Путиннан гафу үтенде: алга таба ниләр булыр? (БЕЛГЕЧ ФАРАЗЫ)

Кичә Эрдоган Путиннан "Су-24" самолетын бәреп төшергән өчен гафу үтенде.

Эрдоган Путиннан гафу үтенде: алга таба ниләр булыр? (БЕЛГЕЧ ФАРАЗЫ)

Кичә Эрдоган Путиннан "Су-24" самолетын бәреп төшергән өчен гафу үтенде.

Төркияне өйрәнү үзәге директоры, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов "Татар-информ"га Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның бәреп төшерелгән "Су-24" самолеты өчен Владимир Путиннан гафу үтенүенә бәя бирде. Эксперт Төркия Президентын бу адымга этәргән берничә сәбәпне атый һәм алар Россия белән Төркия мөнәсәбәтләрендә уңай үзгәрешләргә китерәчәк дип саный.

Илшат Сәетов Эрдоганның гафу үтенүен көтелмәгән хәл дип бәяли. "Эрдоган сәясәттәге карашларын йөзләгән тапкыр үзгәртте, әмма ул бик сирәк гафу үтенә", - диде ул. Эрдоган Владимир Путинга юлламасында очучы гаиләсе алдында гафу үтенде. Моны Россия гафу үтенү буларак кабул итә ала, ә Төркия кайгы уртаклашу буларак тәкъдим итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте галим. "Терминнарның тәрҗемәсе дә сораулар тудыра. Эрдоганның матбугат секретаре "гаепләмәгез" дип әйтә, бу Төркия версиясе. Ә Кремль сайтында, русчага тәрҗемә иткәндә, бу фикерне "гафу итегез" дип бирәләр. Гомумән, бу гамәлне психологик алым дип кабул итәргә була.

Илшат Сәетов гафу үтенүнең берничә сәбәбен атады. "Берсе - икътисадый. Төркия Хөкүмәте, Россия белән Төркиянең хәзерге мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендәге югалтуларның, алга таба үсешкә комачаулавын аңлагандыр. Сәяси фактор да бар - Бөекбританиядәге референдумнан соң Европа Советы Төркия яклы булыр дип күзаллавы кыен. Мөгаен, киресенчә булыр. Шуңа бу вазгыятьтә Төркиягә кем беләндер сәүдәне үстерергә һәм мөнәсәбәтләр төзергә икәнлеген хәл итәргә кирәк булачак. Менә кичә генә рәсми рәвештә Израиль белән дуслаштылар", - диде ул.

Илшат Сәетов Россия белән Төркиянең киләчәктәге мөнәсәбәтләре турында фаразлап, элеккеге дуслыкка кадәр барып җитмәячәк, әмма мөнәсәбәтләр акрынлап яхшырачак дигән күзаллавын белдерде. Төркиягә карата мөнәсәбәтләр киеренкелеге кимиячәк, бу мәгълүмати киңлектә дә күзәтеләчәк. Икътисад өлкәсендәге кайбер санкцияләрне хәзер юкка чыгарачаклар, кайберләрен соңрак срокларда караячаклар. Туристлык мөнәсәбәтләре шулай ук җайга салыначак, әмма барысы да этаплап эшләнәчәк дип билгеләп үтте Сәетов. Быелның 1 июлендә ике илнең тышкы эшләр министрларының Сочидагы очрашуы хәлиткеч йогынты ясарга мөмкин.

"Сәясәткә килгәндә, Төркия НАТОда булганда, аның Россия белән хәрби-сәяси партнерлыгы була алмый, ә локаль мәсьәләләр буенча парнерлык мөмкин. Ачулы булмаган мөнәсәбәтләр булачак", - дип белдерде сәясәтче.



tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading