16+

Фәрит Мөхәммәтшин Евгений Завойский исемендәге Халыкара премия тапшырды

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр Академиясендә, күренекле физикның туган көне алдыннан Евгений Завойский исемдәге халыкара премияне тапшыру тантанасы узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Евгений Завойский исемендәге Халыкара премия тапшырды

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр Академиясендә, күренекле физикның туган көне алдыннан Евгений Завойский исемдәге халыкара премияне тапшыру тантанасы узды.

Е.К. Завойский исемендәге премия 1991 елдан башлап, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән ел саен  Казан университетында ачылган күренешнең – электрон парамагнит резонансын куллануга яки үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелә. Евгений Завойский исемендәге халыкара премияне лауреатка Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән фәнни җәмәгатьчелекне сәламләп, бу тарихи вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте. "Казанның «исемле» башка премияләре белән беррәттән, Завойский исемендәге премия дөнья фәнен алга таба үстерүгә ярдәм итәргә, галимнәрне күренекле хезмәтләргә, ачышларга һәм уйлап табуларга омтылдырып,  дәртләндереп торырга тиеш, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – шулай ук безнең күренекле галимнәребез, танылган Казан фәнни мәктәпләре вәкилләренең истәлеген мәңгеләштерүне дә әһәмиятле дип саныйм, алар арасында, һичшиксез, совет физигы, экспериментатор, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Завойский да бар.

Парламент башлыгы РФА академигы, Казан физика-техник институтының фәнни җитәкчесе Кев Салиховка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Электр парамагнит резонансы феноменын Казан дәүләт университеты доценты Евгений Завойский 1944 елда ача. Бу фән дөньясында мөһим вакыйга була. "Күп тармаклы  икътисады һәм үсеш алган сәнәгате, ныклы авыл хуҗалыгы булган республика өчен фәнне алга җибәрү һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәрвакыт аерым, стратегик әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - бүген Татарстанда реаль сектор һәм фундаменталь фән мәнфәгатьләрен 127 фәнни учреждение, шул исәптән 38 югары уку йорты тәэмин итә. РФАның Казан фәнни үзәге актив эшли, ул 7 эре тикшеренү бүлекчәсен берләштерә, алар арасында Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техник институты да бар. 

Быел, халыкара комитет карары нигезендә Е.К. Завойский исемендәге премиягә, электромагнит резонансы өлкәсендә мөһим бүләкләрнең берсенә, аны РФА академигы, 2004 елда Е.К. Завойский премиясе лауреаты Кев Салихов игълан итте, профессор, РФА Себер бүлегенең Новосибирск органик химия институты директоры Елена Багрянская лаек булган. Кев Салихов фәнни җәмәгатьчелек аның электрон спиннар булган молекуляр макросистемаларны өйрәнү өчен ЭПРның алдынгы ысулларын куллану өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтүен белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Елена Багрянскаяга лауреат дипломын һәм медален тапшырды. "Премиягә нәтиҗәләрнең безнең республикада ясалуы мөһим. Жюриның халыкара булуы һәм күп илләрнең жюрилары үз галимнәрен тәкъдим итүенә карамастан, быел Россия галиме лауреат булды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – күп кенә илләрдән галимнәр Казан фәнни мәктәбенең, Россия галимнәренең казанышларын таный. Елена Багрянская шөгыльләнгән тикшеренүләр бер генә тармак өчен генә түгел, ә илебезнең күп өлкәләре, үсеш юнәлешләре – икътисад, медицина, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өчен мөһим.

Евгений Завойский исемендәге халыкара премияне тапшыру кичә башланган Казан фән атналыгы кысаларында уза. "Бу көннәрдә Казанга килгән галимнәр Татарстан Фәннәр академиясе эшчәнлеге, илебезнең тармак югары уку йортлары эше белән таныша алачак. Фән һәрвакыт бездән тормыш таләп иткән яңалыклардан алда барырга тиеш. Минемчә, безнең галимнәр бу бурычны уңышлы үти", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин. 
Елена Багрянскаяны лаеклы бүләк белән шулай ук ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, К(И)ФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский котладылар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading