16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Парламентның контроль функциясен ныгыттык”

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, узган ел гади булмады. Безнең өчен генә түгел, башка илләр өчен дә.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Парламентның контроль функциясен ныгыттык”

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, узган ел гади булмады. Безнең өчен генә түгел, башка илләр өчен дә.

–    Әмма без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә һәм республиканың тырыш һәм күп милләтле халкы белән ул  авырлыкларны җиңеп чыгабыз. Күп векторлы икътисадыбыз үсә. Аерым алганда, тулай төбәк продукты күләме, якынча бәяләүләр буенча, 4 триллион сум тәшкил итә. Бу күрсәткечләрне үстерү өчен хакимияткә дустанә булмаган илләр ясарга тырышкан зыянны киметү максатыннан бик күп превентив чаралар кабул итәргә туры килде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин узган елгы парламент эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган матбугат очрашуында. 
Аның сүзләренчә, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары парламентарийлар, депутатлар корпусының җирле советлары игътибар үзәгендә. Ул шулай ук махсус операция зонасына хезмәт итәргә китүчеләр арасында депутатлар булуын да билгеләп, үрнәк итеп күрсәтте. 
Парламент эшчәнлеге нәтиҗәләренә килгәндә, узган елгы сессия утырышларында 138 республика законы каралган һәм кабул ителгән. Болардан тыш депутатлар 70тән артык федераль закон проектын, 10нан артык закон инициативасын караганнар, 400 карар кабул иткәннәр. Төп документлар дип Фәрит Мөхәммәтшин бюджет турындагы һәм социаль әһәмияттәге законнарны атады. 

–    Зур канәгатьлек белән әйтә алам: без куелган бурычларны үти алдык. Иң беренче субъект буларак, сигез профильле комитет каршында без эксперт советларын оештырдык. Бу элек бөтенләй юк иде. Без законнарны гына кабул итеп калмыйбыз, аларның халык тарафыннан кабул ителүен һәм үтәлүен контрольдә тотабыз. Шул рәвешле парламентның контроль функциясен ныгыттык, – диде сказал Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер быел көтелә торган зур сәяси чараларны да ассызыклап үтте. Март аенда Президент сайлаулары узачак. Сентябрьдә – Дәүләт Советына сайлаулар. Киләсе елга Татарстан Рәисен сайлаячакбыз. 2026 елда – Дәүләт Думасына. 

Бу елда Казан “Киләчәк уеннары” тарихында беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдәге яңа турнирны, “Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисади форумын һәм БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading