16+

Фәрит Мөхәммәтшин РФ сенаторлары Константин Косачев һәм Андрей Денисов белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев һәм Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Денисов белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ сенаторлары Константин Косачев һәм Андрей Денисов белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев һәм Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Денисов белән очрашты.

Очрашу бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

РФ сенаторлары Казанга «РОСТКИ»  беренче Россия-Кытай форумы эшендә һәм аның кысаларында уза торган «Халыкара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше буларак сәяси партияләрнең үзара бәйләнеше» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашу өчен килделәр. 

Очрашуда Россия-Кытай стратегик партнерлыгы кысаларында Татарстан һәм Кытай хезмәттәшлеген алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Россия сенаторлары беренче Россия-Кытай форумын оештыруны югары бәяләде һәм ике дәүләтнең бизнес-даирәләре, партия структуралары һәм киң җәмәгатьчелеге арасында аралашуның мондый форматын дәвам итүгә өмет белдерде.

«Ышаныч белән шуны әйтергә була: Россия белән Кытайның үзара хезмәттәшлеге зур тизлек белән үсә, –  дип билгеләп үтте Константин Косачев, – һәм  Татарстан, үзендә беренчеләрдән булы «РОСТКИ» форумын кабул итүче төбәк буларак, вакытның йогынтысын төгәл тоя. Мондый очрашулар дәвамлы булыр дип ышанам.

Дәүләтара мөнәсәбәтләр, халыклар арасындагы үзара бәйләнешләр беренче затлар дәрәҗәсендә генә төзелә алмый, төбәкара элемтәләрнең әһәмияте бүген шактый арта, илләр һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр үсеше өчен көчле һәм төпле нигез булып тора. Бу форум Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенең мөһим факторы булачак дип ышанам. 

Форум кысаларында Россия һәм Кытайның идарә итүче партияләренең – Кытай Коммунистлар партиясе һәм "Бердәм Россия" партияләренең партияара диалогы мәйданчыгы эшли. "Партия очрашулары, идарә итүче партияләр диалогы - халыкара хезмәттәшлекне ныгытуның зур һәм җитди перспективасы, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – партиянең Татарстан төбәк бүлеге – илдә иң эреләрнең берсе. Бүген форумда шулай ук республиканың югары уку йортларында белем алучы Кытай студентлары да бар, Татарстан халыклары Ассамблеясе линиясе буенча Кытай милли-мәдәни автономиясе белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырылган. Үзара ышаныч һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен без «РОСТКИ»  форумын ел саен үткәрү инициативасы белән чыгачакбыз.
Бүген парламентарийлар «Россия – Кытай» халыкара күргәзмәсен карадылар.  

Бу көннәрдә Казанда «РОСТКИ»  беренче Россия-Кытай форумы уза. Форум программасында 50дән артык эшлекле сессия, шул исәптән КХР һәм РФ партияләре диалогы, тармак юнәлешләре буенча эшлекле сессияләр (IT, машина төзелеше, нефть химиясе, транспорт, туризм, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һәм инвестицияләр). Форумда Россия һәм Кытайдан 3 меңгә якын вәкил катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading