16+

Гражданнарны кабул итү гадәттәгечә калачак

Бүген республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән булган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов «таҗлы вирус» аркасында, гражданнарны кабул итүне туктатмаска күрсәтмә бирде.

ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Миңнеханов махсус санитар - эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, эшне йомшартырга ярамый, дип белдерде. «Безнең республикада яшәүче гражданинның дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмавына бәйле хәл булырга тиеш түгел» - диде президент. Ул муниципаль берәмлекләрдәге җитәкчеләрне продукция сату белән бәйле булган хәлне, контрольдә тоту өчен кибетләргә барырга өндәде. 

Татарстанда 16 марттан компанияләр һәм рәсми структуралар дистанцион эш режимына күчә башлады. Мәсәлән, Росреестрның төбәк идарәсе хәбәр иткәнчә, гражданнарны видеоэлемтә буенча кабул итәчәкләр.

19 мартта республикада коронавирус таралу куркынычы аркасында югары әзерлек режимын керттеләр.

Татарстанда авыруның бер очрагы теркәлгән: Франциядән килгән «Зенит» волейбол клубы уенчысы чирләп киткән. Ул хастаханәдә дәвалана.

Россиядә 21 мартка авырулар саны 250 кешедән артып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading