16+

Группировкалар “яшелләнә”

Тыныч тормышта яшибез дибез дә, хокук саклау органнары хисапларын караганда, замананың бер дә тыныч булмавына инанасың. Республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә яшүсмерләр арасында җинаятьчелек турында сөйләде.

Группировкалар “яшелләнә”

Тыныч тормышта яшибез дибез дә, хокук саклау органнары хисапларын караганда, замананың бер дә тыныч булмавына инанасың. Республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә яшүсмерләр арасында җинаятьчелек турында сөйләде.

2019 ел азагында оешкан төстә җинаять кыла торган төркемнәрнең активлашуы сизелә башлады. Бу әлбәттә инде погонлыларны да хафага сала. Мондый “группировкалар”га яшьләрне тартулары тагын да яман. Үсмерләрне җинаять төркемнәреннән саклау өчен республика хокук саклау органнары хәтта кадрлары арасында үзгәрешләр кертеп, “Лидер” төркеме булдырырга һәм 2020 ел дәвамында оешкан җинаятьчелек белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган. Бигрәк тә Чаллыда бу юнәлештә каты эшләргә туры килгән аларга. Нәтиҗәдә, акча таләп итеп, көч куллануның 15 очрагы ачыкланган. Ә ике җинаять эше буенча 21 үсмерне җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әлегә аларның эшләре судка юлланылган.

– Казан, Әлмәт, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә дә мондый проблема бар иде. Мисалга Казанда җинаять төркеменә кергән үсмерләр ачыкланды. Аларның 38 җинаять эшенә катнашы булуы мәгълүм. Актив эш алып барылса да, Кукмарадагы вакыйгалар мондый гамәлләр тагын кабатланмас дип тулы ышаныч белән әйтеп булмавын күрсәтте, – ди Артем Хохорин.

Хәтерләсәгез, Кукмарада радикаль ислам вәкиле Җамалиев 1999 елда «Уренгой-Помар-Ужгород» газүткәргечен шартлатырга әзерлек өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аның белән яшәгән хатынның 16 яшьлек улы да шушы ир тәэсирендә полиция бүлеге территориясенә янучан сыеклык белән шешә ташлый. Полиция хезмәткәрләренә корал белән каршы тора һәм ахыр чиктә үтерелә.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading