16+

 Идел һәм Чулман төбендәге судноларны күтәрергә җыеналар

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы үткәрелә. Республикада узган ел экологиягә кагылышлы кагыйдәләрне бозуның 4 465 очрагы теркәлгән, гаеплеләргә 52,365 миллион сум штраф салынган.  Рөхсәтсез урыннарга чүп ташлаган өчен штраф: гражданнарга-1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, юридик затларга-100 мең сумнан башлап.

 Идел һәм Чулман төбендәге судноларны күтәрергә җыеналар

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы үткәрелә. Республикада узган ел экологиягә кагылышлы кагыйдәләрне бозуның 4 465 очрагы теркәлгән, гаеплеләргә 52,365 миллион сум штраф салынган.  Рөхсәтсез урыннарга чүп ташлаган өчен штраф: гражданнарга-1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, юридик затларга-100 мең сумнан башлап.

Нинди һава суларбыз?

 Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин теләктәшлегендә республикада экологиягә кагылышлы 5 илкүләм программа гамәлгә ашырыла. 
— Бу эшләр киләчәк буыннарга экологик иминлек калдыру максатында башкарыла. Җирләрнең, суларның һәм һаваның чиста булуы зарур,- диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстанда узган ел табигатьне саклау чараларына 11,5 миллиард сум акча тотылган. 
— Предприятиеләр, оешмалар, студентлар, мәктәпләр, җәмәгать оешмалары һәм гади кешеләр табигатьне саклау чараларында актив катнаша. Узган ел өмәләргә 1 миллион 200 мең кеше чыкты. “Будет чисто” хәрәкәтенең 9300 активисты елга-күл буйларын, паркларны ихластан җыештыра. Аларның барысына да рәхмәт!- диде Александр Шадриков.

Казанда канализация суларын чистартудан калган ләм 94,1 гектарлы кишәрлекне тутырган. Министр әйткәнчә, хәзер әлеге ләмне термик эшкәртү башланды, ләм кыры тулысынча бетереләчәк. Самосыр чүплек полигонын да томалау буенча эшләр башкарыла.
— Россиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле, заводларда һавага зарарлы матдәләр чыгуны чикләүче фильтрлар белән кытлык булмасмы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Бу мәсьәлә игътибар үзәгенә куелды, предприятиеләр белән сөйләшүләр бара. Һавага зарарлы матдәләр чыгуга юл куелмаячак,-дип җавап бирде Александр Шадриков.

Татарстан җирлегендә Идел төбендә-64, ә Чулман төбендә 11 судно ята. Иделне савыктыру проекты кысаларында, быел әлеге судноларны елга төпләреннән күтәрә башлау ниятләнелә.

 Идел быел саекмас

— Каспий диңгезендә су кими, шунлыктан Куйбышев сусаклагычыннан су җибәрелә. Узган ел балыклар уылдык чәчкән май-июнь айларында су киметелмәде. Куйбышев сусаклагычындагы су август аенда җибәрелде, ул инде маймычларга куркыныч тудырмады. Иделнең урта өлешендә су күләмен кирәкле чикләрдә тоту буенча 5 төбәк катнашында ведомствоара комиссия төзелде. Шушы комиссия федераль үзәккә үзенең мөрәҗәгатен җиткерә. Быел язгы якта Куйбышев сусаклагачындагы су кискен киметелмәс дигән өмет бар, -диде Александр Шадриков.

 Табигатьне пычрату- гөнаһ

Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министрының беренче урынбасары, төбәкнең тирә-юнь мохитне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов сөйләгәнчә, узган ел республикада 3 857 урында рөхсәтсез чүплек тупланганлыгы ачыкланган. 

 — Санитар икеайлык барышында рөхсәтсез чүплекләрнең 90 проценты чистартылды. “Россия тимер юллары” җәмгыяте санитар икеайлыкта һәрвакыт активлык күрсәтә. Узган ел 270 чакрым тимер юл буйлары карап чыгылды һәм тәртипкә китерелде. Татарстанлылар катнашында узган ел санитар икеайлык вакытында 700 мең агач һәм куак утыртылды,- диде Айрат Шиһапов.

Республикада узган ел экологиягә кагылышлы кагыйдәләрне бозуның 4 465 очрагы теркәлгән, гаеплеләргә 52,365 миллион сум штраф салынган.
 Рөхсәтсез урыннарга чүп ташлаган өчен штраф: гражданнарга-1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, юридик затларга-100 мең сумнан башлап.
 — Сингапурда урамда яки паркта тәмәке төпчеге, сагыз ташласаң да бик зур штрафлар каралган. Бәлки, бездә дә административ чараларны кырысландырырга кирәктер?- дип, чираттагы соравымны бирдем.

Сингапурда салынадыр, ләкин, Татарстан Сингапур түгел бит. Предприятиеләргә, кешеләргә штрафлар өеп, аларны бөлгенлеккә чыгару безнең үзмаксат түгел. Бездә дә миллионнарча сум штрафлар түләттерелә. Республикада табигатькә зыян салулар елдан-ел кими, тик кагыйдә бозучылар да бар әле. Без табигатьне пычратып, үзебезгә үк зур зыян салуыбызны күңелебез белән аңларга тиешбез,- диде Александр Шадриков.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading