16+

Илдар Гыйльметдинов: “Россия Юстиция министрлыгына дини оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү хокукын бирергә кирәк”

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары көзге сессиядә беренче чираттагы 101 закон проектын карарга җыена. Шуларның 38е - икътисади блокка кагылышлы мәсьәләләр.

Илдар Гыйльметдинов: “Россия Юстиция министрлыгына дини оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү хокукын бирергә кирәк”

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары көзге сессиядә беренче чираттагы 101 закон проектын карарга җыена. Шуларның 38е - икътисади блокка кагылышлы мәсьәләләр.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов журналистларны шулар арасында иң мөһимнәрдән саналганнары белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, көзге сессиягә тәкъдим ителгән закон проектларының яңалары да, «сакаллы"лары да бар.

- Россия бюджеты проектын без элек алдагы өч елга билгели идек, хәзер аны киләсе бер ел өчен генә карарга кирәк дигән фикердә торабыз. Тагын бер мөһим проект - Россия субъектларына бюджет кредитларын өч елга түгел, ә биш елга кадәр бирергә кирәклеге турындагысы. Татарстан Дәүләт Советы тәкъдим иткән - "Снюс" дип аталган тәмәкене тыю турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Миңа калса, "снюс"ны тыю турындагы карарны һәр төбәк үзе хәл итәргә тиеш, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат ГМО продукцияләргә кагылышлы закон проектын да мөһимнәрдән саный. Ул шулай ук беренче укылышны узган. Закон проекты кабул ителә калса, Россиядә үсемлекчелектә һәм терлекчелектә ГМО продукцияләр җитештерү тыелачак, аның белән фәнни-тикшеренү оешмаларына гына шөгыльләнә алачак.

"Ветераннар турында"гы федераль законга да төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Аңа кагылышлы закон проектында 1992 елның сентябреннән ноябренә һәм 1993 елның февраленнән 1997 елның декабренә кадәр Таҗикстан Республикасы территориясендәге кораллы бәрелешләрдә катнашкан гражданнарга сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын бирү турында сүз бара.
Россия Дәүләт Думасы депутатлары дини оешмалар эшчәнлеген дә контрольдә тоту ягында. Алар Россия Юстиция министрлыгына дини оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү хокукын бирергә кирәк дигән фикердә тора.
Фото: http://www.tatar-inform.ru



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading